«Сәхнә», 2024, №1 (январь)
4 бит
КЫЮ АДЫМНАР БЕЛӘН АЛГА
Нурисә Гыйлметдинова
Алинә Давыдова кыю адымнар белән сәхнәгә күтәрелгән, үткәненә дөрес бәя биреп, тиешле тәҗрибә туплаган, үзен төрле форматларда инде сынап өлгергән, киләчәктә нинди булырга, ничек булырга тиешлеген ачык күзаллаган җырчы. Бүгенге көндә аны халык «Ямьле» төркеме солисткасы буларак һәм «Сабакташлар», «Керәшен кызлары», «Өзмә», «Хыял» һ.б. җырлары аша белә. Бүгенге язмабыз җырчының иҗаты, терәге-гаиләсе, керәшен-татар мөнәсәбәтләре, тормышындагы күптән көтелгән яңа этапны башлавы һәм шушы ыгы-зыгы эчендә бөтерелгән тынгысыз Алинә турында
6 бит
КӨЧЛЕ ШӘХЕС ФАҖИГАСЕ
Ризәлә Гыйләҗева
ХХ гасыр башында башка татар зыялылары белән беррәттән, йоклаган милләтебезне уятып җибәрүче, шушы милләт хакына ачлыгына-ялангычлыгына түзеп, ничәмә меңнәрчә чакрымнар гизеп, театр нуры таратып йөрүче, татар хатын-кызларыннан беренче булып профессиональ сәхнәгә аяк атларга җөрьәт итүче, үзе янәшәсендә тагын бик күп башка талантлар үстерүче олуг шәхес, кабатланмас һәм мәртәбәле өлге булып Сәхибҗамал ГыйззәтуллинаВолжская исәпләнелә. Театр һәм сәхнә аның өчен беркайчан да эш урыны булмый, алар ‒ Волжскаяның тормышы, сулар һавасы. Ә Казан исә Туташның җан бишеге, җан дәвасы, җан ярасына әверелә. Сәхибҗамалга сокланучылар, аңа мәхәббәт аңлатучылар шактый күп була, әмма ул шәхси бәхетне түгел, сәхнәне сайлый: «Аның тормышы ‒ сәхнә, сәхнә, сәхнә...»
9 бит
СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)
12 бит
ҖЫРЛАУДАН ТУКТАГАНЫМ ЮК!
Рәфидә Галимҗанова
Аның белән сөйләшеп утырулары шундый җиңел һәм рәхәт. Ул беркайчан да масаймый, үзен тыйнак һәм тиешле тота. Моңлы иҗаты, хит җырлары белән дә тамашачысына якын ул. Сүз Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов турында барганын аңлагансыздыр. Үзенә быел 50 яшь тулса, Рәсим Низамов буларак чын-чынлап танылып иҗат итүенә 25 ел булган икән инде.
17 бит
ҮЗ БИЕКЛЕГЕҢӘ КАЙТУ
Дания Гыймранова
Гадәттә без озак еллар дәвамында сәхнә түрен тоткан күренекле шәхесләрнең иҗатына сокланабыз, аларның кабланмас талантына мәдхия укыйбыз, сәхнәдәге матурлыкларына һәм җитезлекләренә сокланабыз, хәтта көнләшәбез дә. Артист тормышы һәрвакыт тамашачының күзалдында булганлыктан, без аларны бер дә кайгы-борчу күрмичә, гел сәхнәдәгедәй шаярып, уйнап-көлеп кенә йөриләр дип уйлыйбыз... Тик без ялгышабыз! Күп вакыт артистның күңел түрендәгесе, эчке кичерешләре пәрдә артында кала. РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәеваның күпләргә үрнәк булырдай сәхнә тормышы, йөзләгән рольләре һәм иҗат юлы турында матбугатта күп язылды. Ә шулай да театр примасының күңел кичерешләрен, йөрәк әрнүләрен һәм чын ихлас хисләрен ачып биргән мәкаләләр сирәк. Шундыйларның берсен укучыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
20 бит
«УНИКАЛЬ ТОРМЫШ ЯШӘРГӘ...»
Гөлинә шәйхи
Кыю фикерле, әмма үтә гади һәм ихлас. Аның җырларындагы тормыш фәлсәфәсе 20 ел узуына карамастан, бүген дә актуаль. Аларда, бүген күпләребез әйтергә курыккан, йә булмаса эндәшми калган ачы хакыйкать ярылып ята. 2000 нче еллар башында татар сәхнәсенә оригиналь жанр белән бәреп керүче беренче татар рэперы Шәкур белән бу безнең беренче интервью.
24 бит
СИННӘН БӘХЕТЛЕ КЕШЕ БУЛМАС
Илһам Шакиров
Алмаз Хәмзин редакциябезгә үзенең «Бәләкәйләр» дип исемләнгән истәлекләр тупланмасын бүләк итте. Бу китапта күренекле шәхесләрнең автор тарафыннан язып алынган балачак хатирәләре, куаныч-шатлыклары, шуклыклары, гыйбрәтле гамәлләре кертелгән. Биредә безгә якын, кадерле мәшһүрләребез бөтенләй икенче яктан ачыла. Бу истәлекләр укучыбызга да кызыклы булыр дигән теләк белән аларны аерым сәхифә буларак журналыбыз битләрендә тәкъдим итәргә булдык. Сүзебезне татар халкының легендасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның балачак елларыннан башлыйк.
28 бит
ҮТКӘН КӨННӘР ТАВЫШЫ
Алсу Габдуллина
1981 нче елда төзелеш эшләре кайнап торган Түбән Камада бер төркем татар зыялылары «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмә оештырып җибәрә. 13 декабрьдә зур тантана белән шагыйрь Сибгат Хәкимнең җитмеш яшьлек юбилей кичәсе үтә. Олуг шагыйрьнең җырлары, шигырьләре белән әсәрләнгән зал кичә ахырында, шәһәр тарихында беренче мәртәбә аягүрә басып «Туган тел»не җырлый. Бу көн «Җидегән чишмә» туган көн булып тарихка кереп кала.
30 бит
«ҺӨНӘР – 2023»
Елена Шевченко
1-7 декабрьдә Казанда 15 нче тапкыр яшь режиссёрларның «Һөнәр» бөтенроссия фестивале уздырылды. Фестиваль өчен 15 ел аз вакыт түгел. Бу еллар арасында ул Россия фестиваль хәрәкәтенә кушылып китте һәм илебезнең театраль картасында үзенең урынын яулады. Бу фестиваль 2009 нчы елда Камал театры инициативасы белән оештырылып, баштарак аның базасында уза иде. Ә инде 2019 елдан алып, инде бишенче мәртәбә, фестиваль кунакларын Г. Кариев исемендәге Казан яш тамашачы театры кабул итә.
34 бит
ДӨНЬЯ ГИЗӘ ТАТАР МОҢЫ
Филүсә Арслан
Күптән түгел Габдулла Тукай исемендәге филармония залында 50-70 нче еллар татар милли эстрадасының бик тә үзенчәлекле җырчыларыбызның берсе Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкуловның тууына 85 ел тулу уңаеннан кичә булып узды. Кичәне аның оныгы Айрат Рәхимкулов оештырып, җырчының исән булган бөтен туганнары да килгән, шулай ук аның җырлавын яраткан тамашачысы алдында ул буын артистлары белән урта буын җырчылары да сәхнә тотты.
37 бит
В БОЙ ЗА КУЛЬТУРУ
Татьяна Федорова
Министр культуры Российской Федерации Ольга Любимова вручила 30 наград за вклад в развитие отечественной культуры. Среди награждаемых ‒ литераторы, режиссёры, художественные руководители творческих коллективов, артисты, преподаватели и другие выдающиеся деятели. «Одна из самых почётных миссий Министерства культуры, и моя лично ‒ приветствовать и чествовать заслуженных мастеров своего дела, посвятивших своему делу, искусству жизнь», ‒ сказала Ольга Любимова.
40 бит
КИЛӘЧӘГЕБЕЗ ӨМЕТЛЕ
Алсу Габдуллина
Узган елның декабрь аенда «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары Республика фестиваленең йомгаклау тантанасы булып узды. «Сәйяр» фестивале Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Сәхнә» журналы белән берлектә үткәрелә. Фестивальне оештыручы һәм нигез салучыларның берсе, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Сәхнә» журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр.
42 бит
БАЙ РУХЛЫ ТАЛАНТ
Гөлназ Йосыпованы мин шундый үтә дә серле, үтә дә мөлаем ханым дип беләм. Искиткеч гади, бик тә тыйнак бу шәхес мөслимлеләр өчен күз өстендә каш кебек. Бу чагыштыруны мин аның тышкы матурлыгын күздә тотып әйтмим. Ул үзенең һәм укучыларының инде ничәмә ничә еллар буе дәвам итүче чыгышлары белән күңелләребезне нурлап яши. Районның мәдәни тормышы, аның үсешен Г. Йосыповадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Хәер, аның иҗади эшчәнлеге район белән генә чикләнми. Талантлы остазның шәкертләре дә талантлы. Ялгыз җырчы буларак та, төрле ансамбльләрдә Татарстан һәм Россия төбәкләрендә чыгыш ясап, татар милләтенә хезмәт итүче укучылары безнең халыкны инде чит илләрдә дә таныталар. Аны җыр-музыка дөньясына дистәләрчә моңлы бала биргән рухи Ана, дип атыйсым килә минем.
45 бит
АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ
48 бит
СКАНВОРД