ӘЙДӘ, ЭШЛӘП КҮРСӘТ!
Коллективка яңа җитәкче килү ул зур стресс инде. Бигрәк тә иҗади состав өчен. Бүгенге көндә мин Кариев театрының 7 нче директоры булып саналам. Гадәттә директорлар кимендә 10-12 ел эшлиләр, ә монда соңгы 4 ел эчендә өченче директор. Әле менә күптән түгел генә җыелыш җыйган идем, күбесенең күзендә билгесезлек катыш нидер өмет итү диимме соң?
– Илнур Зөфәрович, белемегез буенча профессиональ биюче икәнегезне беләм. Сез биегән видеолар интернет челтәрләрендә дә шактый зур популярлык казанды. Әйдәгез шуннан башлыйк әле?
– Әйе, беренче белемем буенча мин биюче, балетмейстер, хореограф, укытучы. Халык биюләре буенча 5 ел укыдым. Укыган дәвердә үк «Сәйдәш» бию театрында биедем. Ул чакта әлеге театрның бик популяр чагы иде. Франция, Чехия кебек чит илләрдә күп тапкыр булырга туры килде.
– Ә нигә ул юлны сайламадыгыз?
– Укыган дәвердә өстәмә керем чыганагы буларак уңайлы юл иде ул миңа. Аннан барыбер төплерәк эш эзли башладым.
– Лаеш белән Яшел Үзән районының мәдәният бүлеген җитәкләү күпкә төплерәк эш инде, әйе.
– Юк, ул болайрак булды. Укып бетергән елны, миңа 22 яшь чакта, мин «Татэнерго»ның санаториендә мәдәни чараларны оештыручы булып эшкә урнаштым. Ә ул Лаеш җирлегендә иде. Шунда эшләгәндә район башлыгы 3 егетне Лаешка алып китеп, беребезне спорт бүлеге җитәкчесе, икенчебезне үзенең ярдәмчесе, өченчебезне мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләде. Шул көннән башланды инде безнең җитәкчелек тормышы. Аннан район башлыгын Яшел Үзәнгә күчергәч, ул безне дә үзе артыннан ияртте.
– Бернинди тәҗрибәсез эшли башлау кыенлык тудырмадымы? Курку барыбер булгандыр бит инде?
– Кара урманга килеп кергән кебек инде. Беренчедән, анда бит мәдәниятне генә аңларга түгел, ә универсаль солдат та булырга кирәк. Аның бит әле админстратив ягы да бар. Ләкин безгә район башлыгының көчле, күпкырлы шәхес булуы бик булышты дип уйлыйм. Без аннан күп әйбергә өйрәндек. Кешелеклелек ягыннан да. Эшли башлаганда кайда да җиңел түгел инде ул.
– Гадәттә, биюче бию көе ишетсә, барыбер «мин җитәкче» дип, тик кенә утыра алмый инде ул. Мәдәни чараларда биюче буларак катнаша идегезме соң?
– Булгалый иде инде. 9 нчы май бәйрәмнәрендә солист буларак солдат образында чыгыш ясый идем, мәсәлән. Ниндидер конкурслар һәрвакыт үткәрелеп тора бит инде ул. Менә анда иҗади белемнең ярдәме нык тия иде, чөнки ул чакта җитәкче буларак түгел, ә иҗади ягын карыйсың.
– Иҗади яктан көчлерәк булу җитәкчелек эшенә зыян китерми идеме?
– Юк. Кул астында 600, 900 хезмәткәр булгач, һәркайда баланс сакларга ияләшәсең.
– Димәк, театр тормышына сез шактый саллы тәҗрибә белән килеп кердегез?
– Җитәкчелек өлкәсендә тәҗрибәм азмы-күпме тупланылган иде, әйе.
– Шулай да, сезнең өчен иң көчле мәктәп ул – ...? Минзәлә, хәзер инде Кариев театрын җитәкләвегезне дә исәпкә алсак.
– Җитәкчелек, эш оештыру системасын аңлауга килсәк, шушы мәдәният бүлеген җитәкләвем булгандыр дип уйлыйм, чөнки төп нигезне ул бирде. Минзәлә театрында мин бик күпкә кечкенәрәк коллектив белән эшләдем, шуңа җиңелрәк булды. Әмма тагын бер кат таныш түгел кара урманга килеп эләккәнемне аңладым һәм бу минем өчен яңа бер «квест» иде. Миндә «спортивный интерес» уянды. Инде хәзер Кариев театрына килгәч, минем алда тагын яңа максатлар...
– Минзәлә театрына җитәкче итеп билгеләнгәндә, сез театр дөньясы өчен барыбер яңа кеше идегез. Коллектив ничек кабул итте?
– Моны алардан сорарга кирәк инде, Гөлинә. (Көлә.) Мин, мәсәлән, үз эшем белән канәгать. Һәр кеше бит инде үзенә барыбер бәя бирә. Нормаль кеше алай үзен мактарга тиеш тә түгел инде, беләм. Әмма күңелдә канәгатьлек хисе калды. Минзәлә театры белән бәйле булган 4 иҗади сезонда без бик күп спектакльләр, шактый проектлар чыгардык. Коллектив белән уртак тел тапмаган булсак, бу кадәр эш эшләнелмәс иде, миңа калса.
– Сез, гомумән, бу «кара урман»га килеп кергәнче, театрларга йөри идегезме?
– Җай килгәндә, кызыксына идем. Елга бер Тинчурин театрына Минзәләләр килә иде. Бер-ике тапкыр аларның спектакльләренә эләккән булды, ләкин анда да тулысынча каралмады бугай ул.
– Үзегез эшләгән дәвердә заманча театр тенденциясенә туры китерә алдыгызмы ул театрны? Андагы коллективның өметләрен акладыгызмы?
– Башта миңа да, аларга да җиңел булмагандыр дип уйлыйм, чөнки мин кайнап торган башкаладан үзенең ниндидер бер тыныч ритмында яшәүче театрга кайттым да, иҗат коллективын кызу ритмга күчердем. «Яңа себерке яңача себерә» бит инде ул. Шулай тиеш тә. Кайтканда ук инде мин башка театрлар эшчәнлегенә анализ ясап, һәр театрның үзенең «фишка»сы булырга тиеш дигән фикергә килгән идем. Безнең Минзәләдә урыслар һәм башка милләт халыклары күп. Мәсәлән, 15000 халыкның якынча 7 меңе урыс телле. Шуны исәпкә алып, без «беби-театр» фестивале булдырдык. Мәскәүдән, Бурятиядән хәтле иҗат коллективлары килде. Россиядә мондый фестивальләр өчәү генә. Һәм без Татарстанның дәрәҗәсен шушы фестиваль ярдәмендә күрсәтә алдык дип уйлыйм. Казаннан читтә урнашкан театрларда да бик күп яңа проектлар, кызыклы спектакльләр эшләнелә, әмма күңелне тырнап торган бер әйбер бар. Ара ераклыгыннанмы икән инде ул, бөтен тормыш барыбер шәһәр тирәсендә генә кайный. Бездә дә шундый ук 60 ел эшли торган халык артистлары, шундый ук шагыйрьләр, журналистлар бар. Ләкин аларны ачу, күрсәтү ягыннан игътибар җитеп бетми. Бу бераз прессага шелтә.
– Гафу итегез, ә аларны прессага сезнең пиар бүлеге күрсәтергә тиеш түгелмени?
– Эшләвен без эшлибез, ләкин мөмкинлекләр аерыла. Шул ук smm-белгечләр буенча.
– Килешеп бетмим. Һәр артистның диярлек интернет челтәрендә үз аккаунты бар һәм ул күпмедер дәрәҗәдә үзен-үзе үстерергә тиеш. Минем дә пиар-менеджерларым юк, әмма мин Гөлинә Шәйхи исемен социаль челтәрләр аша үземә-үзем ясадым. Хәзер инде эшем белән дәлилли алам.
– Синең мөмкинлекләр башка. Менә үземнән генә чыгып та әйтә алам, Минзәләдән Казанга күчкәч миңа барыбер игътибар артты, чөнки мин хәзер гел күз уңында. Журналистлар үзләре шалтыратып спектакльләр белән кызыксынып тора, элек алай түгел иде. Күрсәтерлек, мактанырлык проектлар эшләгәндә дә, кайбер журналистлар ара ерак диеп килми иде.
– ... Креатив яшьләр белән шыплап тулган Кариев театрына җитәкче итеп билгеләнгәч, күңелегездә нинди дә булса курку булмадымы? Ярты ел билгесезлектә яшәгән артистларның өметен дә акларга кирәк бит әле.
– Юк, куркытмады. Минем тизрәк бу мөхиткә кереп китеп, аларның ритмына үземнең тәҗрибәне дә өстәп, бер тактта эшлисе килү максаты гына туды.
– Коллективка үзгәрешләр кертмәдегезме соң әле? Кадрлар бүлегендә кеше калмаганлыгын ишетеп белдем инде...
– Коллективка яңа җитәкче килү ул зур стресс инде. Бигрәк тә иҗади состав өчен. Бүгенге көндә мин Кариев театрының 7 нче директоры булып саналам. Гадәттә директорлар кимендә 10-12 ел эшлиләр, ә монда соңгы 4 ел эчендә өченче директор. Әле менә күптән түгел генә җыелыш җыйган идем, күбесенең күзендә билгесезлек катыш нидер өмет итү диимме соң? Бәлки, әле мин аңлап бетерми торганмындыр. «Йә, килдең инде авылдан. Әйдә, эшләп күрсәт хәзер!» диеп уйлап утыручылары да бардыр, бәлки, кем белә. Әмма минем әлеге коллектив белән рәхәт һәм нәтиҗәле итеп эшлисем килә.
– Кадрлар бүлегенә килсәк... әдәби бүлек мөдире таптыгызмы соң?
– Әйе, туплап бетердем. Хәзер безнең пиар-менеджер да, әдәби бүлек мөдире дә бар. Үз эшләрен яхшы башкарып чыгарлар дигән өметтә.
– Башка театр җитәкчеләре белән дуслыгыгыз бармы? Сез бит әле барыбер иң яшь җитәкче булып саналасыз. Киңәш сорап кемгә шалтыратасыз?
– Бар, әйе. Беләсеңме, Гөлинә, коллективның өметен аклармынмы икән, театрны җитәкләп бара алырмынмы икән дигән курку бар иде Минзәләгә кайтканда. 28 ел җитәкче булып эшләгән Роберт Шайхелович урынына килеп утыру да мораль яктан авыр булды башта, аннан аның киңәшләре белән җайлап кына кереп киттем мин театр дөньясына. Хәер, минем башка чарам да юк иде инде ул чакта, чөнки мине директор итеп билгеләгән елны көтмәгәндә әти китеп барды... Аллаһы Тәгалә кушуы булгандыр инде бу. Тәкъдим килү белән тормыш иптәшем белән сөйләштек тә, берни уйламый кубарылып Минзәләгә әни янына кайтып киттек. Әти китеп баргач, әни берүзе ничек яшәр инде диеп борчылып йөргән көннәр иде җитмәсә. Шулай тиеш булган, димәк. Язмыш.
Ә дуслыкка килсәк... Авыл җирлегендә урнашкан дәүләт театры җитәкчеләре белән без, мәсәлән, бик дус яшибез. Әтнә театры директоры Ленур Ильфирович, Буа театры директоры Раил Садриев һ.б. Казан театрлары арасындагы дуслыкны әлегә белмим. Эшли башлагач күренер дип уйлыйм, Алла бирса.
– Минзәлә тамашачысы спектакльләргә еш йөри идеме? Анда барыбер менталитет башка.
– Заллар һәрчак диярлек тулы иде. Минзәләнең тамашачысы бик әйбәт аның, моны инде безгә килгән башка театр артистлары да әйтеп тора. Ләкин, мин үзем Минзәлә егете булсам да, (Минзәләлеләр гафу итсеннәр!) әзрәк телгә әшәкерәк халык яши дип әйтәсем килә. Берәү дә ачуланмасын да, ничек бар – шулай. Ниндидер көнләшүме икән инде ул, белмим. Кеше кеше кырыенда басып торса ниндидер бер тарих уйлап чыгару, я булмаса, берәрсе яңа машина алса, димәк урлашып яши диеп сөйләү дисеңме... Әнә шундый сүзләрдән күңелдә ниндидер бер төер калды. Ә тамашачысы әйбәт аның. Чын.
– Казан тамашачысы бик күпкә аерыладыр дип уйлыйм.
– Репертуар сәясәте дөрес булса, килә ул тамашачы. Хәзер инде күзаллаулар бар минем. Кариев театрында айдан артык эшлим һәм көн саен репертуар белән танышыр өчен эштән калып, спектакльләр карыйм. Ниндидер бер фикер йөртер өчен миңа репертуарны яхшылап белү кирәк. Килеп, кырт кисеп, берни эшләп булмый.
– Репертуары нинди соң?
– Бик матур әсәрләр бар, ләкин бераз үзгәртергә кирәк булачак. Бәлки, ул бөтен кешегә ошап та бетмәс, ошамаячак та ул, шулай тиеш тә. Артистларның үзләре һәм баш режиссёр белән уртак бер нәтиҗәгә килеп, хәл итеп бетерербез дип уйлыйм.
– Әдәби бүлек мөдире тәкъдим иткән әсәрне сезнең расламаган чаклар булдымы, гомумән?
– Булды, чөнки һәр пьесаны үзем укый идем.
– Соңгы фикерне режиссёр әйтергә тиешме, әллә директормы?
– Син хәзер ниндидер бер театрны күз уңында тотып әйтәсең шикелле.
– Юк, гомумән алганда дим.
– Театрның бит инде аның күптән корылган системасы, сәясәте булырга тиеш. Әлбәттә монда өстәл сугып «моны куеп булмый» диеп директор да, режиссёр да әйтә ала. Ләкин бу бернинди дә җүнле нәтиҗәгә китерми. Монда бергә хәл итәргә кирәк. Каршылык тумый калмый инде ул, дискуссия булырга тиеш. Тик ахыры матур нәтиҗә бирерлек булса гына.
– Һәр театрның диярлек үз примасы бар. Әллә сездә дә Әтнә театрында кебек тигезлек хөкем сөрә идеме?
– Бар, ничек булмасын инде. Район җирлегендә урнашкан театрның артистлары алар икеләтә бәхетле, чөнки рольләре күп. Һәр роль артистны ача бит инде ул. Шуннан кемгәдер төп рольләр эләгә башлый. Миңа калса, аларның барысы да прима. Район җирлегендә урнашкан театрга эшкә кайту үзе бер батырчылык инде ул. Бездә Минзәләлеләр бик әз, ә менә Кукмара, Теләче, Мамадыш, Зәйдән кайткан артистлар шактый иде. Аларны монда кайтырга җәлеп итү җиңел әйбер түгел. Прима булыр өчен универсальный булырга кирәк. Хәзер мин исемләп әйтсәм, калганнар үпкәләячәк. «Кара, бездән китте дә, кеше аерып утыра» дияргә мөмкиннәр. Берсенең дә күңелен калдырмыйк инде, әйдә.
– Җитәкче кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш сезнеңчә?
– Иң беренче чиратта – кешелеклелек. Театр дөньясы ул «методом кнута и пряника» эшли торган сәнгать төре түгел. Монда һәрвакыт алтын урталыкны табарга кирәк. Ә аны табу өчен кешелеклелек сыйфаты булырга тиеш. Шунсыз булмый. Иҗат кешесенең күңеле болай да нечкә аның. Ул ягын да уйларга кирәк. Икенчесе – ачыклык. «Мин җитәкче» дип ябык ишек артында гына эшләп булмый. Коллективны аңларга, ишетергә, һичьюгы хәленә керергә тырышырга кирәк.
– Кариев театрының яңа планнары белән дә таныштырып үтсәгез...
– Әкренләп туып кына килә әле алар. Мин килгәнче график, репертуар берничә айга расланган иде инде.
– Чакырылган режиссёрлар белән спектакль чыгару нияте бармы соң?
– Бар.
– Кем белән?
– Айдар Җаббаров һәм Илгиз Зәйниев белән.
– Шәп! Яңа эшегездә зур уңышлар сезгә.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Комментарий юк