ҮЗ-ҮЗЕМӘ ЫШАНАМ
24 ноябрьдә тамашачыларымны көтеп калам. Бергәләп ял итеп, җырлап-биеп уздырырбыз. Алып баручы буларак та, килгән кунаклар белән аралашачакмын. Ә 25 ноябрьдә Лилия Муллагалиеваның юбилей-концертында да чыгыш ясыйм. Шулай ук Санкт-Петербургка барып, клип төшереп кайттым. Үзем сценарист, режиссёр. Зәвыклы гына клип чыкты. Яңа иҗат җимешебез инде экраннарда. Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аңа каршы бер адым ясау җитә, ул сиңа каршы мең адым ясый. Яңа көчләр белән бары тик алга!
Тормыш сиңа чиксез мөмкинлекләр бирә, ә син аларны йә күрмисең, йә аңлап та файдаланмыйсың, хәтта аларга каршы чыгасың. Бүгенге язмам герое – талантлы җырчы Рифат Хөснияров тормышка, аның мөмкинлекләренә бөтен җаны-тәне белән гашыйк. Азнакай районы Әгерҗе авылы егетен язмыш гомеренең беренче мизгелләреннән сыный. Ләкин ул сабый чактан ук тормышның кадерен белеп, аннан тәм табып яши.
– Рифат, тышкы кыяфәтең буенча татар егетенә бик үк охшмагансың да. Тамырлар Азнакайдан гынамы?
– Әйе, әби-бабаларым шушы якта туып-үскәннәр. Ләкин заманында, башкалар кебек үк, Урта Азиягә күчеп киткәннәр. Шунда әнием туган. Гөрләтеп яшәгәннәр. Әби-бабам – искиткеч талантлы, җыр-моңга, биюгә гашыйк шәхесләр. Үзбәкстанга күчеп килгән милләттәшләребезне җыеп, фольклор ансамбль булдырганнар. Әбием бик матур җырлый иде. Үз вакытында, консерваториягә Нәҗип Җиһановка «прослушивание» узып, зур шәһәрдә яши алмам дип куркып, кире авылга кайтып киткән. Бабай да өздереп гармунда уйный торган булган. Аларны да җыр-моң кавыштырган. Музыкага мәхәббәтләре балаларына да күчкән. Өч баласы да иҗатка гашыйк. Икетуганнарым да – сәнгать дөньясына гашыйк кешеләр. Әниемнең музыкаль белеме бар. Ул – хореограф, пианист. Аны бар яклап иҗади шәхес итеп үстергәннәр. Нинди генә авыр вакытлар булса да, музыка уен кораллары да алганнар.
– Сез дә Үзбәкстанда тугансызмы?
– Әйе, мин дә шунда тудым. Ләкин миңа 4 яшь тулгач, без Азнакайга күченеп кайттык. Шуннан бирле Әгерҗе авылында үстем. Кызганыч, әтием Үзбәкстанда калган һәм минем тәрбиядә ул бөтенләй катнашмады. Үскәч табып язгаладым, үзе өчен генә яши торган кеше булып чыкты. Хәзерге көндә мәрхүм, минем аңа бер үпкәм дә юк. Чөнки әби белән бабай миңа ятимлек ачысын сиздермәде. Алар – минем геройларым. Кечкенә генә ике яклы авыл өенә кайтып урнаштык. Әнигә мөмкинлекләре күп булган, гөрләп торган тормыштан мондый шартларга ияләшү психологик яктан авыр булган, күрәсең, ул яңадан күчеп китте. Мин әби-бабай белән калдым. Ләкин күпмедер вакыт узгач, мине сагынуга түзә алмыйча, кире кайтып төпләнде. Мәктәптә бию дәресләре алып бара башлады. Азнакайда да укытты. Авыл балалары өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Мәктәпнең иске шторларыннан, әбиләрнең сандык төбендә яткан ситсыларыннан әбием матур костюмнар текте. Мондый үзгәрешләрне авыл халкы да яратып кабул итте. Әнием – бик яхшы продюсер, укытучыларыбызның да талантларын күреп, аларга да ачылырга ярдәм итте. Мәктәбебезнең шул вакыттагы директоры Сирень Әбүзарович Салихов – иҗатка гашыйк кеше, юморист. Мәдәни тәрбиянең дә кирәклеген аңлап, балаларга төрле яклап үсү мөмкинлеге тудырды. Мәдәни тәрбия булганда, милләт үлми, аның киләчәге ышанычлы.
– Ни өчен иҗат юлын сайлавыгыз да аңлашыла. Башка балалар кебек, космонавт булам дип, бер дә хыялланмадыгызмы?
– Карале, космонавт булам дип уйлаган булды бит. Мин космос темасын бик яратам. Әгәр башка һөнәр сайлаган булсам, пластик хирург булыр идем. Мин матурлыкка гашыйк. Әбине дә яшәртәм дип уйлый идем. Бразилия сериаллары караганда, аны бизәндереп куя, чәченә причёскалар ясый идем. Кызганыч, шул мизгелләрне истәлеккә фото-видеога төшерү мөмкинлеге булмаган. Киендерү, дизайнер булу теләге дә бар иде. Зәвык, стиль ярату әнидән күчкән. Мин үземә дә киемне үзем сайлыйм. Ямьсез кеше булмый, үзеңне дөрес тәкъдим итә белергә кирәк. Матур кием, затлы стиль акчага гына бәйле түгел. Ләкин шушы мохиттә тәрбияләнгәч, ниндидер башка һөнәр сайлау турында ныклап уйламадым да. Яраткан уенчыкларым – магнитофон һәм кассеталар иде. Тормышның күңелсез мизгелләреннән бераз онытылу өчен, миңа музыка ярдәм итте. Авылда үссәм дә, башка илдә яшәгән әниемнең апасы аркасында, Джастин Тимберлейк, Кристина Агилера, Бритни Спирс, Энрике Иглесиас кебек чит ил җырчыларының иҗатын белеп үстем. Аларның видеокассеталарын алып, шулардан хәрәкәтләрне, җырларны өйрәнә идем. Бабай: «Бөтен пенсия шушы кассеталарга бетә, улым», – дип көлә иде. Ләкин үзе үк минем музыка белән шөгыльләнүемне, гармунда уйнавымны теләде. Хәтта армиягә китсәң дә, музыкант булып хезмәт итәрсең, дия иде.
– Музыка мәктәбендә дә укыдыгызмы?
– Юк, ноталарны укырга, музыканың башка серләренә төшенергә әнием өйрәтте. Башта ул биюгә зур басым ясады. Бераз үскәч, үзем дә кечкенә балалар белән биюләр куя идем.
– Ә кайчан җырлый башладыгыз?
– «Безнеңчә» дип аталган кассеталарны хәтерлисездер. Рус җырларын артистлар татарча җырлый иде. Анда Наталиның «Ветер с моря дул» җыры бар иде. Менә шул җырның башкаручысы да, җыры да күңелемә хуш килде бит. Өйрәнеп, көйләп йөргәнне әни ишетеп алган. «Синең слух бар бит, әйдә, мин сине җырлатам» дип, ниндидер концертта җырлатты. Шул көннән башлап, бер концерт, фестиваль калмады. Үзбәкстанда яшәгәндә, ансамбльдә үк җырлап йөргән бала өчен, бернинди авырлыгы булмады. Мин концерт башланганчы ук чыгып, әбием теккән матур костюмнарны киеп, җырлый, бии тора идем.
– Иҗат дөньясында кайнап торган егетнең гадәти мәктәптә укырга вакыты кала идеме?
– Авылыбызның беренче медалисты мин, мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Ул вакытларны бик сагынып, яратып искә алам. Башлангыч мәктәптә дә яхшы укыдым. Ләкин 5 сыйныфтан бик актив укый башладым, укудан рәхәтлек ала идем. «Бишле»ләр зур мотивация булды. Бар яктан да беренче булуым белән горурландым. Миңа беркайчан да мондый бул, тегеләй эшлә, дип өйрәтмәделәр, мин аны күреп үстем. Минем дәфтәрләр күргәзмәгә куярлык иде. Шуңа күрә стенгазетеларга рәсем ясаучы, матур итеп язучы да мин идем. Ләкин шул вакытта ук хейтерларым бар иде. Минем бер көнләшерлек тормышым, язмышым юк. Һәр кеше булдыра алырлык итеп, тормыштан тәм табып яшим.
– Спорт белән дуслык ничегрәк, Рифат?
– Хәзер яхшы, үземне яхшы формада тоту өчен, спортзалга йөрим, дөрес тукланам, гомумән, дөрес яшәү рәвеше алып барам. Элек спортны яратмый идем. Ә физкультура укытучысы миннән көрәшче ясамакчы булды. Руслан Гәрәев дигән данлыклы көрәшче көрәш түгәрәге алып бара иде. Ул вакытта Данир Сабиров бик яхшы көрәшә иде. Бергә ярышларда катнашып йөргән чаклар булды. Сезгә генә бер серне ачам. Мин мәктәптә укыганда, бик тазардым. Таза булсам да, биюне дәвам иттем. Әби һаман камырлы ризык пешерә, бала ашасын дип тырыша, ә мин ашыйм. 7 сыйныфта укыганда, таза булгач, мине 10-11 сыйныф укучылары белән көрәштерделәр. Ә мин «вкусный пирожок» – көрәшергә бик авыр. Чираттагы көрәш ярышында үземнән олырак егеткә каршы көрәштем. Берзаман күз алдыннан нидер очкан кебек булды. Кадр артыннан кадр узганын аңламый да калдым. Күзләремне ачсам, ап-ак түшәм! Мине «чистага» атканнар, шуннан соң мин көрәштән баш тарттым һәм үземне кулга алдым. Авырлыгымны ташларга кирәк дигән карарга килдем. 10 сыйныфка мин төз егет булырга тиеш дип, максат куйдым һәм шуңа ирештем. Дөрес тукланып, физик күнегүләр ясап, бик нык ябыктым. Әбигә авыр булды, чөнки аның тәмле камыр ашларыннан баш тарттым. Кулга алмаган булсам, хәзер таза җырчы булыр идем.
– Рус, чит ил җырчыларын искә алдык, татар эстрадасыннан кемнәрне тыңлап үстегез?
– Минем иң беренче яраткан артистым, кумирым ул – әни. Илһамландыручым – әни. Сүз дә юк, һәр балага да үз әнисе якын. Ләкин мин әниемнең матур итеп биегәнен карарга, үз-үзен тотышын, үзен карап, матурлап торуын ярата идем, киемнәре затлы, зәвыклы. Эшкә барамы, башка җиргәме, кеше арасына һәрвакыт матур киенеп, ясанып чыга иде. Ул гадәт миңа да күчте. Бабай да шундый иде. Концертмы, Җиңү парадымы, башка чарамы, яхшылап әзерләнә иде. Стрелкалы чалбар киеп, үзен матурлап, чистарынып чыга иде. Каядыр чыгу – ул үзеңне презентацияләү. Чүп түгәргә дә матур итеп киенеп чыгам. Кем өчендер түгел, ә үзем өчен. Татар эстрадасына килгәндә, күпләр кебек, Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Алсу Хисамиеваны бик ярата идем. Мәликә дә бик илһамландырды. Татар эстрадасында да шундый стильдә җырлап булганын аңладым. Яңалыкка омтылган кеше һәрчак уңышка ирешә.
– Ә Лилия Муллагалиева?
– Ул тормышымда аерым урын алып тора. Мин Лилия Муллагалиева белән мәктәп елларыннан «таныш». Алдарак искә алган «Җил исә диңгездән» җырын Лилия Муллагалиева җырлый иде. Иҗат юлыбызда уртак яклар да бик күп. 15 еллап инде бергә эшлибез. Ә ныклы хезмәттәшлек соңгы 4-5 елда башланды. «Илһам» дигән ансамбль дә оештырдык. Дуэтлар яздырып, бик матур клиплар да төшердек.
– Сезнең турында төрле имеш-мимешләр дә ишетелде...
– Татар апаларының менә шуның ише гайбәт таратуына аптырыйм мин. Бер дә килешми бит инде. Илсур абый (Лилия Муллагалиеваның ире – авт.) белән дә аралашып яшибез. Иҗат һәм реаль тормышны аерып карый белми торган тамашачылар булуы кызганыч. Җырчыларны порошок сата дип тәнкыйтьләделәр. Ә нишләсеннәр соң? Сәнгать, талант аска китте. Ә ротация өчен акча кирәк. Җырларны шул ук тамашачыга чыгарасы килә бит. Мәсәлән, мин бер төрле хезмәттән дә курыкмыйм. Аниматор булып та йөрдем, ди-джей булып та эшләдем. Яшәргә кирәк бит.
– Заманында «Туган авылым» ресторанында эшләгән булгансыз?
– Рәфинә һәм Резидә Ганиуллиналарга рәхмәт. Без башта өчебез «Ширбәт» ансамбле буларак чыгыш ясадык. Безне «Туган авылым» филармониясе дип тә йөртәләр иде. Аннары Рәфинә иҗат юлын үзе генә дәвам итәргә теләде, ә без дуэт булып калдык. Безне Рөстәм абый Сәрвәров күреп алган һәм аның ярдәмен күп күрдек, танылган артистлар белән гастрольләргә йөрдек. Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов белән «Татар җыры»нда чыгыш ясадык. Ул вакыттагы образым күпләрне таң калдыра иде. Без бит әле студентлар, укытучылар дәрес калдырасыз дип ачулана иде. Укытучыбыз Винера Ганеевага рәхмәт, һәрвакыт безне яклап, сез үз-үзегезгә юл ярасыз, тәҗрибә җыясыз, дип үсендереп торды. Бер 3 еллап матур гына эшләдек. Һәр нәрсәнең башы, ахыры була. Юлларыбыз аерылды. Мин үзем генә җырлый башладым.
– Күп җырчылар мәдәният, сәнгать өлкәсенә игътибар бетте, дип зарлана. Сез ничек уйлыйсыз?
– Бик кызыклы яңалык ишеттем: трассаларда машина йөртүчеләр йоклап китмәсен өчен, музыкаль полоса кертәләр икән. Музыка кеше гомерен саклап калачак! Җитәкчеләребез, җәмгыять сәнгатькә күбрәк игътибар бирсен иде. Без күп юнәлешләр буенча алда барабыз, мәдәният ягыннан да үсешкә ирешәсе килә. Әлбәттә, дөньялар бик үзгәрде. Элек радиога җырларны бушка бирә идек. Хәзер һәр адым өчен акча түлисе. Шуны кабул итәсе килми, күңел төшә, финанс мөмкинлекләр чикле вакытлар да була. Яздырылган җырлар, төшерелгән клиплар ята. Хәтта үзеңне түбәнсетә башлыйсың. Мин булдыра алмыйм кебек уйлар да керә. Заманында бергә укыган җырчылар кайберләре «күтәрелеп китте», кемнәрдер «төшеп калды». Мин дә үземне сәләтсез дип уйлый башладым хәтта. Ләкин тормыш сценарие инде төзелгән, безгә аңа ышанып, комачауламыйча яшәргә кирәк. Шуңа күрә, үземне тагын кулга алып, яраткан тамашачыларымны иҗатым белән сөендерергә телим. Хәзер мин үз-үземә, мөмкинлекләремә ышанам. Әйе, авыр, чөнки мин җырчы да, үземнең продюсерым да, стилистым да, инвесторым да.
– Иҗат кешесе өчен бу бик зур адым, Рифат. Чынлап та, әби-бабайның төпле тәрбиясендә үскән кешеләр көчле рухлы була.
– Мин пауза алгач, тормышымда күп кенә кызыклы хәлләр дә булды. Аларны күреп, аңлап, дөрес нәтиҗәгә килдем. Авырлык килсә, киресенчә, көчле була башлыйм. Башымдагы начар уйлардан арындым. Әйтик, дус егетем сөйгән кызына тәкъдим ясарга җыенды һәм миннән бераз җырларга өйрәтүемне сорады. «Җырлый белмәгән килеш, мине өйрәтә алдың, син – шундый яхшы укытучы», – дип, мине канатландырып җибәрде. Шул көннән башлап, вокал дәресләре укыта башладым. Хәтта миңа профессиональ җырчылар килә. Җырчы буларак формалашмаган җырчы гына укытучы булып эшли дигән ялгыш фикерләремнән дә арындым. Бу эшемне бик яратып башкарам. Күңелләрендә шундый талант орлыгы булган кешеләрдән бик матур җырчылар үстереп булганына көннән-көн инанам.
– Рифат, чит илгә яки тагын да зуррак шәһәргә күчү теләге юкмы соң?
– Андый мөмкинлек булганда да, мин яңадан Казаныма кайттым. 2012 елда Лилиана Газизова Мәскәүдә Лина Арифуллинаның татар әкиятләреннән эшләнгән мюзиклында катнашырга чакырды. Мин актёр түгел, вокалист буларак катнашып, кастинг узып, зур тәҗрибә алып кайттым.
– Киләчәккә булган матур планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде. Тиздән концертыгыз да булачак. Тамашачыларны нинди сюрпризлар көтә?
– Әлбәттә, яңа җырлар! Концерт, дискотека буларак, «Максимильянс» клубында узачак. 24 ноябрьдә тамашачыларымны көтеп калам. Бергәләп ял итеп, җырлап-биеп уздырырбыз. Алып баручы буларак та, килгән кунаклар белән аралашачакмын. Ә 25 ноябрьдә Лилия Муллагалиеваның юбилей-концертында да чыгыш ясыйм. Шулай ук Санкт-Петербургка барып, клип төшереп кайттым. Үзем сценарист, режиссёр. Зәвыклы гына клип чыкты. Яңа иҗат җимешебез инде экраннарда. Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аңа каршы бер адым ясау җитә, ул сиңа каршы мең адым ясый. Яңа көчләр белән бары тик алга!
– Уйларыгыз да, үзегез дә матур. Уңышлар телим сезгә, Рифат!
– Мин – әниемнең исән-сау дөньяга килгән бишенче баласы. Миңа кадәр булган балаларга туып, үсү бәхете бирелмәгән. Табиблар да каршы килгән килеш, ул мине 9 ай күтәргән, бик авырлыклар белән тапкан. Биш туганымның бәхете дә миндә, үземдә алар өчен җаваплылык тоеп яшим.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Комментарий юк