Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2024, №5 (май)

04 июня 2024 «Сәхнә», 2024, №5 (май)

2 бит

ХАЛКЫБЫЗ МОҢЫН САКЛАП ЯШИМ

Динара Әхмәт

Кояш белән Ай тирәсендә балкыган Чулпан йолдыз турында күпме әкиятхикәятләр язылган, җырлар җырланган. Татар халкының да үз Чулпан йолдызы бар. Татар җыр сәнгатенең Кояш һәм Ае белән бер сәхнәдә балкыган йолдыз ул. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова исеме бөтен татар дөньясына билгеле.

 

6 бит

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ‒ ХАЛЫКАРА МӘЙДАНДА

Алинә Минневәлиева

Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Авыл хуҗалыгында уңыш җыю өчен, яздан яхшылап чәчәргә кирәк булса, театрларда хәл башкача: көздән үк җир җимертеп эшләргә кирәк. Шулай булганда гына сезон ахырына куанычлы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Әле моңа өстәп, фестивальләрдә катнашу да булса, бу ‒ икеләтә уңыш. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында быелгы сезонда нәкъ шулай булды да! Чөнки театр өч (!) халыкара фестивальгә бара! Бу ‒ 90 еллык тарихында театрның тәүге тапкыр берьюлы берничә фестивальдә катнашуы.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

ТЕАТРАЛЬ ДӘРЕСЛӘР: МУСА ҖӘЛИЛ ҺӘМ АННА АХМАТОВА

Нурфия Йосыпова

Соңгы вакытта Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «театраль дәресләр» кебек матур һәм әһәмиятле проектны башлап җибәрде. Бу проектның үзенчәлеге шунда: ул мәктәп программадәреслекләрендә өйрәнелә торган әдипләрнең тормыш һәм иҗат биографиясенә кагылышлы театр дәресе форматындагы спектакльләр тәкъдим итә. Бүгенге шартларда ‒ мәктәптә әдәбият дәресләренең саны кыскарган һәм укучыларда әдипнең тормыш юлы, иҗаты хакында бөтенлекле күзаллау тудыру мөмкинлеге шактый чикләнгән вакытта ‒ ул аеруча актуаль кабул ителә. Ә бит асылда теләсә кайсы әдипнең иҗаты аның шәхесенә, ул кичергән тормыш вакыйгаларына шактый бәйле. Мондый форматтагы, 45 минутка көйләнгән «спектакль-дәрес»ләр укучыларга әдипләрне яңа яктан ачарга, башка күзлектән карарга, аларның шәхес буларак формалашу юлларын күзалларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, куелыш барышында яки аны карап кайтканнан соң укытучы катнашында фикер алышу да отышлы. Ул укучыларда әдәби әсәргә, язучы-шагыйрь шәхесенә карата кызыксыну уятачак, аның иҗатын өйрәнү юлында өстәмә мотивация, этәргеч булачак. Бу үзе үк мондый проектның актуальлеген, методик һәм әдәби яктан әһәмиятен, «көн кадагына суккан» чара булуын дәлилли.

 

16 бит

ИДЕЛДӘГЕ «УКМАШТЫРУЧЫ КАЗАН»

Суфия Бәдретдинова

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсенә мәшhүр драматург Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» әсәре кабат кайтты. Яшь буын тамашачыларны бу 20 нче гасырда язылган пьеса кызыксындыра, дулкынландыра. Ул актуальлеген hаман югалтмаган, җуймаган. Бүген, татар сәнгатенең күтәрелеш чорында, республика җитәкчелегенең, халыкның татар теле турында җитди кайгыртуы чорында, үткән заманнарда яшәп иҗат иткән шәхесләр, мәдәният әhелләренең тормышларына күз салу, экскурс ясау урынлы булыр. Композитор Фасил Әхмәтов hәм драматург Туфан Миңнуллин турында Суфия Бәдретдинова белән Әлфия Юнысова-Миңңуллина әңгәмәсе.

 

20 бит

ДРАМАТУРГИЯ. ТЕАТР ҺӘМ ТАМАШАЧЫ...

Аяз Гыйләҗев

А. Гыйләҗевнең «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Аяз Гыйләҗев: фәнни-популяр җыентык» китабында басылып чыккан тәнкыйди-публицистик мәкаләсеннән өзек. Китапның төзүчесе ‒ филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова.

 

24 бит

ТЕАТР ‒ БАЛАЛАРГА МӘХӘББӘТ

Рәфидә Галимҗанова

Ул шундый ачык күңелле, сөйләшергә рәхәт кеше. Сүзем Татар дәүләт «Әкият» курчак театры артисты Илсур Минкеев турында. Ул театрда ун елдан артык хезмәт куя, шул еллар эчендә нәни тамашачыларга әкиятләр уйнап, үзе дә балаларны ныграк яратырга өйрәнгән. Хәер, курчак театрында шундый бала җанлы кешеләр генә эшли аладыр ул…

 

28 бит

«САЛАВАTIK» ‒ УЛ БРЕНД

Таңсылу Мостафина

Бүген интернет киңлекләрендә балалар өчен төрледән-төрле контент бар, башың әйләнерлек! Чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килүгә карамастан, үз аудиториясен җыйган, ышанычлы адымнар белән алга атлаган «СалаваTik» төркеме, аларның киләчәккә планнары турында «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина белән сөйләштек.

 

32 бит

«СӨЯСЕҢМЕ, СӨЙМИСЕҢМЕ?»

Гөлүсә Батталова

Бу айда «Бер спектакль тарихы» сәхифәсе 2011 елның 24 декабрендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә дөнья күргән «Сөясеңме, сөймисеңме?» (Ф. Бүләков) спектакленә багышлана.

 

34 бит

ТАТАРНЫҢ РУХИ ТАЯНЫЧЫ

Гөлинә Шәйхи

Татар милли мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән педагог-галим, тарихчы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның (1876-1938) чирек гасырга якын гомере Бөгелмә белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә, Бөгелмәлеләр ел саен бу олуг затка багышлап төрле чаралар уздырып торалар, аның тормышын, күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү, пропагандалау юнәлешендә игелекле гамәлләр кылалар. 21 нче февраль ‒ халыкара туган тел көнендә, мәсәлән, Бөгелмәдә Һади Атласиның якты истәлегенә багышлап зур чара үткәрелде. Шул уңайдан, тарих фәннәре кандидаты, Һ. Атласи исемендәге иҗтимагый фонд җитәкчесе Алсу Мөхәммәтдинова белән кыска гына интервью эшләргә дә җитештек.

 

38 бит

КЫСКА БУЙЛЫ АРТИСТ

Алмаз Хәмзин

Журналыбыз сәхифәләрендә Яраткан артистларыбызның балачак хатирәләрен барлауны дәвам итәбез. Бу санда Татарстанның халык артисты, сәхнәдә йөздән артык геройны җанландырган легендар щепкинчы Хәлим Бәдри улы Җәләловның балачак шуклыклары, иҗатка беренче адымнары, исән чагында үзе сагынып сөйләгән хатирәләрен яңартабыз.

 

42 бит

ШАГЫЙРЬ ҖАНЛЫ ГАЛИМ-АКТЁР

Нәсим Акмал

Халкыбызның күренекле улы, СССРның халык артисты, Габдулла Рухулла улы Шамуковның (1909-1981) тууына шушы елның декабрендә 115 ел тула. Әлбәттә, бу вакыйга сәнгать оешмаларының, матбугатның игътибарыннан читтә кала алмый, чөнки сүз үз вакытында татар театры, мәдәнияте үсешенә, милләтнең иҗтимагый аңына гаять дәрәҗәдә көчле йогынты ясаган олы шәхес турында бара.

 

45 бит

ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛГАН БАБАМА

Зиннур Хөснияр

Ишегалдына җылы май ае керүгә күңелне суык хисләр били. Шомырт чәчәк аткан чактагы салкынлык түгел бу. Әти-әни тигез булуга карамастан, күңелнең бер чите барыбер китек. Дәү әтине күргәнем булмады минем. Сугыш башланыр алдыннан май аенда кырык көнлек уенга алынган булган да беренче итеп сугышка керткәннәр һәм шунда хәбәрсез югалган... Әйтергә генә ансат: хәбәрсез югалган, имеш. Ике кечкенә кызын ятимә итеп, хатынын, туганнарын калдырып. Туачак оныкларын «дәү әтисез» итеп...

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

49 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Ләйсән Мәхмүтова башкаруындагы «Сагынам» җырының минусовкасын куллана аласыз.