«Сәхнә», 2024, №7 (июль)
2 бит
ХЫЯЛ ДӨНЬЯСЫНДА ЯШИМ
Динара Әхмәт
Актёр, киноактёр, радио һәм телевидение алып баручысы, күп бәйрәмконцертларның идея һәм сценарий авторы, режиссёр буларак та таныш, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизовка, чын егетләрчә итеп әйтсәк, 70 төрле һөнәр дә аз. Иҗатын күзәтеп барган кеше буларак, шулай әйтә алам. Ләкин бу сөйләшүдән соң, мин аны үзем өчен тагын башка яклардан да ачтым. Өч балалы гаиләдә, укытучы әни, ветеринар әти тәрбиясе алып, кечкенәдән эшләп, ике энесе өчен җаваплы абый булып үскән Илфак балачагын сагынып искә ала.
6 бит
БӘРӘСКӘДӘ БУЛЫРМЫН
Таңсылу Мостафина
2024 Ел Россиядә Гаилә елы дип игьлан ителде һәм шул уңайдан без җөмһуриятебезнең күренекле гаиләләрен барларга булдык. Ә «Затлы нәсел, затлы гаилә» дигәндә иң беренче минем күз алдына килгән фамилия ‒ Бикчәнтәевләр. Эшне озакка сузмыйча, Камал театры бинасына юл тоттым. Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты, Халыкара К. Станиславский ис. премия лауреаты Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев белән аның балачак хәтирәләрен барладык, гаиләсе турында сөйләштек, фәлсәфи сораулар да читтә калмады. Чын, югары сәнгатьне аңларга теләүчеләр өчен кечкенә генә исемлек тә булдырдык ‒ ул караган фильмнар, укыган китаплар аерым бер мәктәп кебек. Әңгәмәне «Безнең гаилә турында болай да күп язылды бит инде» дип көлеп башлаган иде Фәрит абый, ахырда ничек сәгать ярымнан артык вакыт узганы сизелми дә калган...
12 бит
ЯЗМЫШЫМА РӘХМӘТЛЕМЕН
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина юбилеен билгеләп үтә. Зилә Даян кызы белән опера сәнгатенә беренче адымнары, аңа канатлар куйган остазлары, опера һәм балет театрындагы соңгы роле турында әңгәмә кордык.
17 бит
СИН КАЯ КИТТЕҢ, ЭСТРАДА?..
Алмаз Хәмзин
Күңелгә тия торган берәр борчу төшсә, нишләргә белмичә йөри башлыйсың, пошынасың, үзеңне кая куярга белмисең, башыңа бер юньле уй килми, йөрәк дерелдәп тибә, чыгырдан чыгасың... Ә бу халәтең озакка сузылса нишләрсең?.. Безнең яшәештә мондый хәлдә калу мизгел белән генә үлчәнми, араланмый, кабатланмый ‒ ул хроник рәвеш алган. Милли мәсьәләне әйтәм: телебез, җырларыбыз, мәдәниятебез, мәгърифәтебез нишли? Хыялыбыз, максатыбыз нидән гыйбарәт? Шуларны ачык белә торып, сезнең белән дә, хөрмәтле укучыларыбыз, сөйләшепаңлашып алыйк әле. Әмма минем бу тәкъдимем, каберәүләр кебек, сорау бирелгән, ләкин җавапсыз калган кебек булмасын. Сәхнә һәм җыр турында гына сүз кузгатуым (калган темалар-категорияләр дә шул халәттә). Иң нык борчылуым шул минем. Әлбәттә, күпләргә хас мондый тойгы.
20 бит
МӘХӘББӘТКӘ КИРТӘ ЮК
Рәфидә Галимҗанова
Гомер дигәннәрең кызык инде: яшисең-яшисең дә, көннәрдән бер көнне үлеп гашыйк буласың. Тормышың тагын да ямьләнеп, матурланып киткәндәй тоела. Юк, тоелмый, ул чыннан да күркәмләнә. Нәкъ менә аларның тормышы кебек. Алар дигәнем ‒ Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов һәм аның хәләле Ләйсән ханым. Үзләре белән күрешеп сөйләшергә насыйп булды бит әле...
24 бит
ҖИТӘКЧЕСЕ НИНДИ ‒ ТӨРКЕМЕ ШУНДЫЙ
Гөлинә Шәйхи
Ул ‒ артист. Һәм моның шулай икәнен аның сәхнәдә янып эшләгәнен күргән һәр тамашачы яхшы белә. Әлеге интервью барышында мин аның тормышка шултиклем кыю карашлы булуына шаккаттым. Эчкерсез. Үзгә. Гади һәм шултиклем талантлы. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән халык мәкале дә аның турындадыр кебек. Янәшәсендә булган һәркемгә хөрмәт белән каравы һәм рәхмәтле була белүе үзенә карата икеләтә хөрмәт уятты. Таныш булыгыз ‒ Фәнзил Шәрифуллин!
28 бит
КҮПЛӘР ӨЧЕН ҮРНӘК ШӘХЕС ИДЕ
Лирон Хәмидуллин
Чын артистны ничек танырга була? Аның янып торган күзләреннән, эше турында дәртләнеп сөйләвеннән. Бүгенге әңгәмәдәшем, һичшиксез, ЧЫН артист! Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисткасы Чулпан Арсланова бу очрашуга 100% әзер булып, күтәренке рухта килеп керде. Һөнәре, аның үзенчәлекләре турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер бугай ул...
32 бит
«КИЛӘ ЯВА, КИЛӘ ЯВА!»
Сәхифәнең киләсе чыгарылышы Буа татар дәүләт драма театрының театрының Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасы буенча куелган «Кызлар кызык итәләр» музыкаль комедиясенә багышлана.
34 бит
ЛӘЛӘ АПА ТАВЫКЛАРЫ
Рөстәм Гали
Зәкәрия абый Гыйлемов дигән искиткеч күркәм артист бар иде. Бар әйберне матур итеп, тәмләп сөйли белә. Балык тотуларын, тоткан балыкларының зурлыгын, ул ялгыш ычкынып киткәч, бик жәл булуын аның кебек тасвирлы һәм тәмле итеп сөйләп бирә алган балыкчы бар микән!? Зәкәрия абый, аның хатыны Ләлә апа һәм сеңлесе Әминә апа Әлмәт театрында бергәләшеп эшләделәр.
37 бит
«ҖИР УЛЛАРЫ» ТРАГЕДИЯСЕНЕҢ ТЫНМАС АҺӘҢЕ...
Миләүшә Хәбетдинова
13 нче май көнне Казан (Идел буе) федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Мизгел» яшьләр театры тарафыннан «Җир уллары трагедиясе»нең премьерасы узды (режиссёры: Илфак Хафизов). Һади Такташның 1923 нче елда, гомум кешелек өчен борчылып язган әсәре XXI гасырда, тагын да кискенрәк яңгыраш алды!
37 бит
ҖЫРДАН АЕРЫЛМЫЙ ЯШӘДЕ
Филүсә Арслан
Халкыбызның яраткан җырчысы Галия Гафиатуллина (1915 ‒ 2016) исеме Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Ансамбльне оештырган олы шәхес Зөләйха Әхмәтова белән бергә аның беренче солистлары Разия Тимерханова, Галия Гафиатуллина, Сөләйман Йосыпов, Габдулла Рәхимкулов, Габделхак Шаһиев, биючеләрдән ‒ Мансур Гатиатуллин, Рәхим Сабиров, Ильяс Якупов, Фәйтүнә Абдуллина һ.б. исемнәрен атарга кирәк. Бу шәхесләр халык сәнгатенә тугрылыклы иҗатлары белән яңа традицияләрне күтәрделәр.
40 бит
ГРЕК ЗОРБА ПОСЕТИЛ КАЗАНЬ
Людмила Лаврова
В Татарском академическом государственном театре оперы и балета имени Мусы Джалиля (Казань) завершился XXXVII Международный фестиваль классического балета имени Рудольфа Нуриева, старейший в России. Он был создан в 1987 году, а с 1993 года носит имя великого танцовщика, причём, Рудольф Нуриев лично дал согласие директору театра Рауфалю Сабировичу Мухаметзянову на то, чтобы фестиваль носил его имя. «В свое время фестиваль стал своего рода «первой ступенью», благодаря которой театр получил мощный импульс движения, ‒ продолжает Рауфаль Мухаметзянов. ‒ Фестивальные спектакли стали для нас образцами, на которые мы ориентировались в дальнейшем, совершенствуя свою деятельность. Проведение фестивалей, усиление международных связей, сотрудничество с выдающимися мастерами искусств ‒ всё это стало драйвером внутренних изменений, продолжающихся по сей день. Результатом этих изменений стало кардинальное повышение уровня исполнительского мастерства наших артистов, изменения постановочной эстетики, отношения к репертуару. Сегодня наш театр ‒ один из ведущих театров России, коллектив европейского класса».
45 бит
ЕГЕРМЕНЧЕ ГАСЫР БУЛАТЫ
Нәсим Акмал
Бу юлы без Татарстан радиосы фондында сакланучы бер хәзинә белән бүлешергә булдык. Бу – Татарстнның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Әюпов истәлегенә багышланган тапшыру. Бүгенге көн спектакльләрен карап кайткан чакларда еш кына юксындырып та, уфтандырып та искә төшә торган бөек артист, татар сәхнәсенең кабатланмас романтигы!
48 бит
АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ
49 бит
СКАНВОРД
ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ
Гүзәлия башкаруындагы «Рәхмәт, Ходай!» җырының минусовкасын куллана аласыз.