Логотип
Хәбәрләр

«Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының ярымфиналына сигез команда узды

16 октябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының чирекфиналы узды. Чара Алия Нур чыгышы белән башланды.

2024-2025 ел сезоны ачылышында барлыгы сигез команда катнашты: «Сабалета» (Саба районы), «Изи» (Мамадыш районы), «Нәмәкәй» (Актаныш районы), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Мәзәк» (Азнакай районы), «Теге ни» (Казан, Һади Такташ исемендәге 27 нче татар гимназиясе), «Дилүс улы» (КФУ), «Керәшеннәр» (Казан).

Татар КВНының чирекфиналын Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев тамаша кылды.

Чара дәвамында Рамил Агдеевка Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкне Камил Ногаев тапшырды.

Искәртеп узыйк, чирекфинал этабында командалар ярымфиналга чыгу өчен ярышты. Нәтиҗәдә, чирекфиналның җиңүчесе исеменә бер кешелек «Дилүс улы» командасы лаек булды. Ул 100 мең сум отты. Шуңа да карамастан, жюри әгъзалары бертавыштан барлык сигез команданы да ярымфинал этабына чыгарды.

Фото:КВН лигасы матбугат хезмәте. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021