Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2024, №8 (август)

09 августа 2024 «Сәхнә», 2024, №8 (август)

2 бит

АСЫЛ БИЗӘКЛӘРЕМ КЕРӘШЕН КӨЙЛӘРЕ АША ТУА

Зилә Мөбәрәкшина

Күп тапкырлар Халыкара һәм Бөтенроссия конкурсфестивальләрендә лауреат исеменә лаек булган, керәшен мәдәнияте өчен җан аткан, тырыш, чибәр, сөйкемле һәм кул эшенә оста кем ул, дисезме? Каршы алыгыз, Сезнең алда ‒ Лариса Басырова!

 

6 бит

«ШОМБАЙ-FEST – 2024»: КУРЧАКЛАР ГАЛӘМЕ

Елена Шевченко

5 июньнән 2 июльгә кадәр Казанда, «Әкият» татар дәүләт курчак театрында, инде бишенче тапкыр курчак театрларының «ШОМБАЙ FEST» халыкара фестивале узды. Быел бу вакыйга икеләтә шатлыклы шартларда уза: фестиваль башланыр алдыннан гына «Әкият» берьюлы өч «Алтын битлек»кә ия булды. Евгений Водолазкин романы буенча куелган «Авиатор» спектакле «Иң яхшы спектакль. Курчак театры» категориясендә җиңү яулады, Дилүс Хуҗәхмәтов белән Илгиз Зәйниев «Курчак театрында иң яхшы актёрлык эше» һәм «Курчак театрында иң яхшы режиссёр эше» номинацияләрендә лауреат булдылар. Бу иң югары театраль бүләк Казандагы курчак театры коллективының осталыгын һәм талантын югары дәрәҗәдә тану булды.

 

10 бит

МИН ТЕАТРГА РӘХМӘТЛЕ

Таңсылу Мостафина

Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актёры Фәнис Сафин үзенең үтә дә тыйнак булуы, шау-шулы компанияләрдән бераз читтә торуы белән киресенчә үзенең шәхесенә тагын да күбрәк кызыксыну уята. Әңгәмә барышында аның тыйнаклыгы образ гына түгел, ә үзенең дә гади, ихлас, Эчкерсез кеше икәнлегенә инандым.

 

14 бит

ОНЫТЫЛЫП КАЛГАН ТӘКӘ

Альбина Хөсәенова

Балачакта түземсезлек белән көтеп алынган, иң кадерле бәйрәм – Сабантуйдыр мөгаен... Кайчан җитә инде дип көнләп саный идек бит. Ә әзерлек инде күптән башланган. Кар эрегәч кенә түгел, ә озын кышкы көннәрдә кызларның сөлге, яулык чигүләреннән, әбиләрнең хәер-фатыйхасыннан, малайларның бер-берсе белән көчләрен сынашудан... Язга чыгуга кеше алдында оятка калмаскамы, әллә матуррак күренергә теләгәнгәме кызлар берсеннәнберсе матур күлмәкләр алып куя. Апалар бәйрәм яулыкларын барлый. Җир ачылуга ир-егетләр көрәштә сынатмас өчен беләкәрен яза башлый. Сабантуйга атна-ун көн калгач бабайлар ат җигеп, аны төрле төсле чүпрәкләр белән бизәп, баянчыны арбага утыртып, өйдән-өйгә җырлый-җырлый бирнә җыю башлана. Кызлар чиккән яулык, сөлгеләрен озын таяк башларына бәйлиләр, бүләкләрне арбага төиләр. Тик чыктың да бүләкне биреп кереп китү юк. Бии-бии, җырлый-җырлый бирергә кирәк. Ә балаларга кызык. Алар чырык-чырык көләләр. «Элек шулай иде шул», дип уфтанырга ашыкмагыз. Бүгенге көндә сакланып калган ул гореф гадәтләр. Ягы-ягы белән бик матур үтә ул йолабыз. Тик бөтен җирдә дә түгел...

 

18 бит

ҖЫРЛАРЫНДА ЯШИ...

Бүгенге көндә татар эстрадасында яңгыраган иксезчиксез җырларның күпмесе генә еллар узгач халык күңелендә кадерле истәлек булып сакланырлык дәрәҗәдә икән? Мөгаен, андый җырлар күп булмас. Көе дә, сүзләре дә уңышлы тәңгәл килгән хит җырларны иҗат итүче авторлар да инде күбесе арабызда юк. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның илаһи тылсымлы сүзләренә иҗат ителгән җырлар нәкъ менә шундыйлар рәтендә. Шагыйрьнең туган көне аенда шул җырларның тарихын бергәләп искә алыйк әле...

 

22 бит

ҖЫРГА ГАШЫЙК БУЛЫП...

Филүсә Арслан

Татар халкының йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең барлыкка килүенә 87 ел. Зөләйха Әхмәтова һәм Александр Ключарёв нигез салган, Россиянең күркәм коллективлары арасында беренче бишлеккә кергән легендар ансамбльнең һәр чыгышын үзебездә генә түгел, ә татарлар яшәгән ерак төбәкләрдә һәм бик күп чит илләрдә дә көтеп алалар. Җыр, бию һәм музыка ансамблебез ни хәлдә, аның иң беренче җитәкчеләреннән алып, беренче җыр-бию, музыка осталарына һәм бүгенге осталарына кадер-хөрмәт күрсәтәбезме? Аларның дәвамчылары кемнәр? Менә шундый һ.б. сорауларны белгечләр, журналистлар, фольклорчылар, язучылар... халык белән ел буена (декабрь аена кадәр) яктыртып барырга бурычлы. Шушы ансамбльдә хор солистыбашлап җырлаучы булып эшләүче, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миңнегалиевнең профессиональ сәхнә эшчәнлегенә дә 27 ел тулды...

 

26 бит

ХАТАЛАРНЫ КАБАТЛАМАСКА ИДЕ...

Рәфидә Галимҗанова

Аның исемен ишетүгә, сәхнәдәге һәм кинодагы образлары килә дә баса! Бик күпләребезгә таныш, яраткан Нәфисә Хәйруллина ул! Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фирдәвес Хәйруллина кызының бүгенге иҗатын, тормышын күрсә бик сөенер иде мәрхүмкәй. Үз теләгеннән, талантыннан тайпылмыйча, театр һәм кино сәнгате күгендә балкыган йолдызын күреп, горурлык хисләре кичерер иде. Нәфисә Хәйруллина белән әңгәмәбездә бу темага аерым тукталдык…

 

30 бит

«САК-СОК»

Бу айда «Бер спектакль тарихы» сәхифәсе 2003 елда Казан Татар Дәүләт яшь тамашачылар театры (2007 елның 16 февраленнән ‒ Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры) сәхнәсенең 15 нче театр сезонында дөнья күргән «Сак-Сок» спектакленә багышлана

 

32 бит

КҮПЛӘР ӨЧЕН ҮРНӘК ШӘХЕС ИДЕ

Лирон Хәмидуллин

Ахыры. Башы алдагы саннарда.

 

35 бит

НӘСЕЛ. НИГЕЗ. ЙОЛА

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция гаилә, нәсел темаларына һәм XIX гасыр ахыры ‒ XX гасыр башындагы татарларның туй йолаларына багышлана. Экспозиция хәзерге заман кешесенә гаилә кыйммәтләренең асылын һәм гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеген искәртә. Ник дигәндә, татарларда өйләнү изге бурыч кына түгел, ә хак, мул, бәхетле тормышның нигезе булып саналган.

 

38 бит

ШӘРЫК КЛУБЫ ТӘКЪДИМ ИТӘ

Эльвира Рафикова

Җәй ‒ ул ял айлары. Шәрык клубы сезнең ялларыгызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә менә дигән мөмкинлекләр ача, чөнки биредә чаралар дәвам итә!

 

40 бит

МӘХӘББӘТ СЫНАВЫ

Нәҗибә Ихсанова

Юк, без аларга охшамадык. Билгеле, «Таһир+Зөһрә» диюгә, мәхәббәт турында сөйли башлыйсың. Мәңгелек мәхәббәт турында. Бу исемнәр безнең халыкның мәхәббәт символы буларак кабул ителгәннәр. Гомумән, нәрсә соң ул мәхәббәт? Минемчә, ул ‒ карлы-яңгырлы, буранлы, җилле-давыллы бер хистер. Шушы көчле хискә чорналган адәм балалары күп вакыт югалып, адашып та калалар, һәлак тә булалар.

 

44 бит

ФЕДЕРАЛЬ САБАНТУЙ

«Сабантуй бәйрәме ‒ беренче чиратта дуслык бәйрәме». Бу хакта 6 июль көнне федераль Сабантуй ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде. XXIV милли бәйрәм Марий Эл Республикасы Медведев районы Руэм бистәсе территориясендә узды.

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

49 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Лариса Басырова башкаруындагы «Сине генә...» җырының минусовкасын куллана аласыз.