Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2024, №9 (сентябрь)

18 сентября 2024 «Сәхнә», 2024, №9 (сентябрь)

2 бит

ЙӨЗДӘН АРТЫК ҖЫРЫБЫЗ БАР

Динара Әхмәт

Халыкта никтер хатын-кыз арасында дуслык булмый, иҗатчылар бер-берсеннән көнләшә, эстарада артистлары йолдыз чире белән авырый кебек ялгыш фикерләр яши. Бүгенге әңгәмәдәшләрем бу сүзләрнең киресен тагын бер кат раслады. Иҗади гына түгел, ә рухи бәйләнештә булган тандем — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары, шагыйрә Эльвира Әхмәтова һәм композитор, җырчы Гүзәлиянең уртак яклары бик күп. Кайберләрен әле алар үзләре дә әңгәмә барышында гына ачыклады.

 

6 бит

«ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ!» КИЛ – БЕЗДӘ РӘХӘТ!

Таңсылу Мостафина

Казан Мэриясе тарафыннан оештырылучы төрле юнәлештәге проектлар артканнан-арта. Арада киң җәмәгатьчелекнең күңелен аеруча яулаганы, мөгаен, «Хәрәкәттә — бәрәкәт»тер. Җәйнең буеннан-буена, һәр атнаның пәнҗешәмбесе халык Кабан күле ярына, Камал театры астындагы мәйданчыкка җыела. Бии, аралаша, яңа дуслар таба. Үзенчәлекле, әлегә бердәнбер шундый проект бу. Оештыручылар, катнашучы биючеләр, музыкантларның кайберләре белән аралашканнан соң, аның чыннан да уникаль булуына инандым. Проектның чишмә башы кайчан һәм кайда бәреп чыгу тарихына башлап йөрүчеләрнең һәрберсе төгәллек кертте. Күбесенә «Хәрәкәттә — бәрәкәт — ул...» дигән сорау бирдем. Җаваплар төрле һәм кызыклы булды.

 

10 бит

РӘХМӘТЕМНЕҢ ИҢ ОЛЫСЫ

Зөһрә Сәхәбиева

Аллаһ шулай насыйп итте: без Хәйдәр белән гаилә корып, мәхәббәт белән, бер-беребезгә карата тирән ихтирам саклап егерме биш елга якын яшәдек, тормышның ачысын-төчесен, авырлыкларын, шатлыкларын тигезләп күтәрдек, балалар үстердек, бергә иҗат иттек. Бер-беребез өчен яндык-көйдек, сөендек-шатландык. Бер-беребез өчен алыштыргысыз тәнкыйтьче һәм ярдәмче булдык. Гаиләбез тынычлык һәм мәхәббәт оясы иде. Гаиләдә Хәйдәр тугры ир, үрнәк ата булды.

 

14 бит

ЙӨРӘК ТЕАТРНЫ САЙЛАДЫ

Рәфидә Галимҗанова

Аның белән беренче сөйләшүдә үк үзеңне күптәнге танышы кебек хис итә башлыйсың. Үзенә хас җор теллеге, гадилеге һәм эчкерсезлеге белән җәлеп итә ул. Менә инде 26 елын К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышлый ул. Быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кем турында әйткәнемне бәлки аңлагансыздыр, сүзем – Татарстан Республикасының атказанган артисты Харис Хөснетдинов турында.

 

18 бит

МИЛЛӘТЕМ ЧЫН СӘНГАТЬКӘ ЛАЕК...

Филүсә Арслан

Ярты гасырдан артык музыка өлкәсендә эшләгән ирләрдән беренче музыка белгече, соңрак теоретик, музыка буенча беренче профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов — татар халык музыкасы хәзинәләрен җыючы һәм өйрәнүче күренекле галимебез. Ул 1930 елның 10 маенда Саба районының Зур Арташ авылында туган. Казан дәүләт консерваториясен музыка белгече буларак тәмамлаган. Күп еллар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли, музыка училищесында, педагогия институтында һәм консерваториядә укыта. Күпсанлы музыкаль-этнографик экспедицияләрдә халык музыкасының 3 меңнән артык фоноязмасын туплап, татар халык музыкасының өч томлыгын чыгарды. 1985 елда этномузыкология өлкәсендәге хезмәтләре өчен галим Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

 

22 бит

РАЙСКИЙ САД, ГДЕ БУШУЕТ ПЛАМЯ АДА

Людмила Лаврова

В завершившемся сезоне в Татарском академическом государственном театре оперы и балета имени Мусы Джалиля (Казань) состоялась премьера, успех или неуспех которой никто не брался предсказать, но спектакль превзошёл все ожидания — полюбился публике с первого раза, получил высшую театральную премию Республики Татарстан «Тантана» («Триумф») в двух номинациях («Лучший музыкальный спектакль» и «Лучшая роль в музыкальном спектакле» — награжден премьер балетной труппы Ильнур Гайфуллин за роль Иакинфа) и даже удостоился настоящей поэмы, которую сочинила и издала в виде книги постоянная зрительница театра, жительница Казани Елена Мулекова. Поэма называется «Когда танец становится стихами», а спектакль, о котором идёт речь, — балет «Иакинф» (композитор Резеда Ахиярова, либретто Рената Хариса (оба казанцы), хореограф-постановщик Александр Полубенцев (Петербург).

 

28 бит

МИН ГАДИ АРТИСТ

Гөлнар Мәхәмәдҗанова

Тормышта бар яктан да килгән, сәләтле, талантлы, әйтәсе сүзен курыкмый әйтә ала торган һәм аны дәлилли белгән кешеләр сирәк була. Коллегам, «Әтнә таңы» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән, остазым, бүген дә язудан туктамаган сәнгать һәм каләм әһеле, тәрҗемәче, сценарист һәм берничә китаплар авторы, Татарстанның атказанган артисты, 30 елдан артык гомерен Әтнә театрына багышлаган Марат Хәбибуллин 27 август көнне 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 

32 бит

«БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР. МӨҺАҖИРЛӘР»

Татарстан театрларының йөзек кашы булган спектакльләрен барлауны дәвам итәбез. Чираттагы чыгарылыш Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә зур уңыш казанган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленә багышлана. Спектакльнең премьерасы 2022 елның 4 ноябрендә булды.

 

34 бит

САГЫНУ ХИСЛӘРЕ...

Зиннур Хөснияр

Рафаэль абый Ильясов турындагы истәлекләр үз чиратында хәтер төпкелендә балачакның матур хатирәләрен калкытты. Үземнең әти искә төште. Моңайган чакларында ул вакытта радиодан еш яңгырый торган «Арча кичләре»н көйли торган тимерче һәм атаклы балта остасы булган нибары дүрт сыйныф белемле үз әтием. Әйе, ул моны радиодан отып алган, ул ошбу көйне Рафаэль Ильясовтан «эләктергән»иде. Сүземне юкка гына әлеге хатирәдән башламадым: ул хакта сүз соңрак булыр.

 

38 бит

ҺАЙ, ҖАНЫЙ!

Дания Гыймранова

«Шәрәфи» дигән исем ишетелүгә, күз алдыбызга «Артист» дигән сүзнең асыл мәгънәсенә туры килгән асыл зат сурәте килә. Ни хикмәттәндер, аның исеме чыгуга татар тамашачысының авызы ук ерыла, күзләрендә очкын уйный башлый. Ул безнең данлыклы комик артистыбыз. Дөресен генә әйткәндә, башка милләт халкында мондый маска-битлек кидерелгән артистлар аз түгел, ә менә татарда, аның театр тарихында мондый — легендага әверелгән, ярылып яткан комиклар юк дәрәҗәсендә дияр идем. Равил Шәрәфи үзенең бер әңгәмәсендә: «Мин театрга чыннан да комедияләр уйнау нияте белән килдем. Теләгем комик образлар тудыру иде, теләгемә ирештем дип уйлыйм», — дигән иде. «Шәрәфи» сүзенең чын асылы исә безнең аңлатмалы сүзлектә мактаулы, абруйлы, хөрмәтле, данлыклы, шәрәфле, дәрәҗәле, кадерле дигән төшенчәләргә тәңгәл. Килсә дә, исеме җисеменә туры килер икән! Ләкин бу юлы язмабыз аның уйнаган, сәхнәдә гәүдәләндергән образлары хакында түгел. Бу очракта — гади бер кеше буларак, аның шәхси тормышта — гаиләдә, хатыны, балалары белән булган мөнәсәбәттә ниндирәк шәхес икәнлегенә игътибарны юнәлтәсем килә. Безнең «Хикмәтле Шәрәфи»ебез сәхнәдән тыш та шундый ук хикмәтле микән?

 

43 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

46 бит

БУА ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА

Алсу Габдуллина

Буа дәүләт театрында Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде...» хикәясе буенча куелган спектакль журналистларга тәкъдим ителде. Спектакльне сәхнәгә Г. Кариев театры артисты, режиссёр Булат Гатауллин куйды. Премьера октябрь аенда, Буа театрының сезон ачылышында көтелә. Спектакльнең темасына мөнәсәбәте, әсәр сайлану һәм спектакльнең сәхнәгә менү тарихын режиссёр үзе сөйләде.

 

48 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Чәчкә башкаруындагы «Иң яхшы көн» җырының минусовкасын куллана аласыз.