Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2020, №4 (апрель)

09 апреля 2020 «Сәхнә», 2020, №4 (апрель)

2 бит
КЫЙБЛАҢНЫ БАРЛАУ ЮЛЫНДА… «КАРУРМАН» СПЕКТАКЛЕНӘ РЕЦЕНЗИЯ
Миләүшә Хәбетдинова
Л.Янсуар һәм Р.Гарипова «Карурман» пьесасының жанрын «язылмаган дастан» дип билгеләгән. Асылда бу – фэнтези жанрындагы пьеса. Драматурглар, эскапизм вазифасын үти торган әлеге жанр таләпләре буенча, Хаос белән Космос көрәше турында яңа миф модельләштерә. Даян би (Рөстәм Гайзуллин) һәм Ялчын (Зөлфәт Закиров) каһарманнары Карурман территориясендә Космосны саклап калырга тырыша, анда үтеп керергә теләгән Хаосны туктатыр өчен көрәшә, бу – аларның максаты һәм яшәү мәгънәсе, дисәк тә була.

8 бит
МИН ТЕАТРЫМНЫҢ ҖАНАТАРЫ
Әдилә Борһанова
Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың үз хезмәте белән җыйган рольләр бәйләмендәге образларның берничәсе генә бу. Сәнгать «аланында» аларның ниндие генә юк, ә исәбе кочагыңа сыймас. Янып, ялкынланып торганнары да, җанны иркәләп әкрен көйгә тирбәлүче нечкә күңеллеләре дә бар бу «аланда». Нәкъ Гөлнара ханымның үзе кебек – зәвыклы, романтик, ялкынлы, тынгысыз рольләр. Юбилее илә «Сәхнә» түрендә күрәсе килү теләге белән театрга эзләп килгәндә дә актрисаның кызган эш вакытына – рептициягә туры килдек.


12 бит 
ҖЫРНЫҢ ҖЫРТЫГЫ БАР
Колмөхәммәт
Җырның җыртыгы юк диләр. Дөрес, элек юк иде ул, борын борыннан булмаган җырларның җыртык урыннары. Хәзер бар.

15 бит
СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)
Равил Фәйзуллин

18 бит
«СӨЕМБИКӘ ВАРИСЛАРЫ»
Гөлзадә Сафиуллина
«Сөембикә варислары» төрки-татар балаларының халыкара фестивале башка урында үткәрелсә, бу кадәр тәэсирле, милли һәм халыкчан булыр идеме икән? Фестивальнең күркәм тарихы нәкъ менә Кырым, Ялта җирлегендә оештырылуы белән дә истәлекле. «Сөембикә варислары»н тудыручы, яшәтүче, фестивальнең әнисе Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина да һәр очрашуны сагынып искә ала. 20 еллык тарихы булган фестиваль эзләренә бергәләп күз салыйк әле.

 

24 бит
ЯҢА ТОРМЫШ, ЯҢА СУЛЫШ
    Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасы төзекләндерүдән соң янәдән тамашачылар өчен ишекләрен ачты. Шул уңайдан театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев белән әңгәмә кордык.

 

26 бит
НИНДИ ЧИШМӘЛӘРДӘН СУЛАР ЭЧТЕҢ?
Фәйрүзә Мөслимова
Бер популяр эстрада җырында шундый юллар бар: «Нинди чишмәләрдән сулар эчтең, кайсы елгаларда коендың?» Күренекле артистыбыз Хәлим абый Җәләй турында язарга утыруга, ни өчендер әнә шул җыр колагымда чыңлап куйгандай булды. Юкка түгел. Чөнки татар әдәбиятында, мәдәниятендә лаеклы урын алачак күренекле шәхесләрне үстереп биргән данлыклы Олы Солтан авылыннан бит ул! (Балык Бистәсе районы.) Кайчандыр район үзәге булып торган Олы Солтан авылында районның бердәнбер татар урта мәктәбе булып, тирә-юньдәге авыллардан күпме егетләр-кызлар шунда укыган, белем алып чыккан. Роберт Әхмәтҗанов, Вакыйф Нуруллин, Кадыйр Сибгатуллин, Әхәт Гаффар, Рауза Хәйретдинова... Чишмә башы – әнә шунда.

23 бит
БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ ТАЯНЫП
Гөлназ Вәлиева
Театр училищесына керү белән тирә яктагы тынлыкка игътибарым юнәлде, димәк, дәресләр әле бетмәгән. Кирәкле аудиторияне эзләп табып, ишеккә шакыдым – җавап бирүче юк. Кыюлыкны җыеп, аудиториягә керергә булдым, карасам, Низамиевлар икесе дә шәкертләр белән шөгельләнә икән. Берникадәр уйлап тормыйча, түргә уздым да, шыпырт кына укыту процессын күзәтергә керештем. Миңа нинди бәхет тигәнен шунда ук аңладым: күз алдымда сәхнәдә ролен башкаручы Татарстанның атказанган артистлары түгел, ә гади, үз эшләрен яратучы укытучылар иде.

31 бит
ТАТАР КЕРӘШЕННӘРЕ…
Гөргөри
Күптән түгел Әлмәт татар дәүләт театры яңа премьера белән сөендерде. М.Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Микулай» спектаклен хакас режиссёры Марас Чеббур сәхнәләштергән.

 

34 бит
МИКУЛАЙ
Әлфәт Закирҗанов
Мансур Гыйләҗевнең «Микулай» пьесасын бер үк вакытта диярлек Әлмәт һәм Г.Кариев исемендәге театрлар сәхнәләштерде. Миңа Татар яшь тамашачы театры спектаклен карарга насыйп булды. Пьеса монодрама жанрына карый, ягъни анда бер генә герой катнаша. Татар драматурглары мондый әсәрләргә сирәк мөрәҗәгать итә, чөнки бу жанрдагы пьесаның сәхнәгә куелу ихтималы зур түгел. Тамашачы сәхнәдәге уенны аның каршында бара торган тормыш күренеше дип кабул итсен өчен хәрәкәт булырга тиеш. Ә бер кеше катнашкан пьесада моны эшләү бермә-бер кыенлаша. Моңа кадәр әлеге жанрда Р.Хәмиднең «Олы юлның тузаны» пьесасы булып, анда авылда ялгызы калган Нәүхәбәр әби тормышы сурәтләнә.

37 бит
МӘДӘНИЯТНЕҢ ӨСТЕНЛЕКЛЕ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ
Мәдәният министрлыгында


38 бит
ТЕАТР ‒ ТИҢДӘШ ДУСТЫМ
Гөлназ Вәлиева
Әңгәмә алдыннан һәрчак бераз дулкынланып аласың, алдан ук шәхесенә туры китереп сорауларын әзерлисең. Кыскасы, һәрбер күрешү алдыннан үз-үзеңә билгеле бер бурыч һәм максатлар куясың. Әмма кайвакыт интервьюга килеп, шәхес белән аралаша башлагач, әзерләнгән сорауларның кирәге чыкмый. Начармы бу? Юк, әлбәттә. Хәер, башта булган идеяләреңнән баш тартып, артистның башка сыйфатларын ачу күпкә яхшырак. Бөтен дөньяңны онытып, вакытыңны бары тик әңгәмәдәшеңә багышлыйсың. Башкарылган эшеңнән ләззәт алу – зур бәхетләрнең берсе. Ләкин алда минем хис-тойгыларым хакында сүз бармаячак. Бөтен игътибарыгызны минем әңгәмәдәшем, әлеге хисләрне тудырган кеше – Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының яшь һәм талантлы актрисасы Айсылу Мөсәлләмовага җәлеп итәм. Ул аңа, һичшиксез, лаек.

42 бит
ФӘННҮР МӨХӘММӘТҖАНОВ, АЙДАР РӘКЫЙПОВ БЕЛӘ ӘҢГӘМӘ
Гөлназ Вәлиева

46 бит
АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ


48 бит
СКАНВОРД