«Сәхнә», 2021, №4 (апрель)
2 бит
БЕРЕНЧЕ УРЫНДА ‒ ГАИЛӘ!
Әдилә Борһанова
Бүгенге көндә танылган җырчы булыр өчен беләсезме нәрсә кирәк?
Дөрес ‒ кабатланмау, беркемгә дә охшамау! Шул максатка тугры булып, эстрада вәкилләренең күбесе нинди генә алымга, нинди генә адымга бармый. Ертык күлмәк, тузган чәч, җыртык җыр белән кем дә шаккатыра белә ул! Ә менә зәвык, тыйнаклык, мәгънәле җырлар белән тамашачы күңелен әсир итү һәр җырчының да хәленнән килми. Яраткан җырчыбыз, автор-башкаручы Фирүзә ‒ бу максатка ирешкән сирәкләрнең берсе. Шул исәптән, гаилә учагын дөрләтүче уңган-булган хуҗабикә, өч бала әнисе, тынгысыз, җитез замана татар хатын-кызы ул.
6 бит
ӘДИП КОМПОЗИТОР
Нәсим Акмал
Быел август аенда танылган композитор һәм җырчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Рәшит Абдуллинның тууына 70 ел тула. Үзенең кыска гына гомере эчендә татар музыкасында тулы бер чор ‒ Рәшит Абдуллин чоры тудыра алган, аңа яңа сулыш биргән, яңа аһәңнәр алып килгән иҗатчы, әдип композитор иде ул. 1970–1980 елларда Рәшит Абдуллин яшьләрне үзенә тартып торучы кумирга әверелде. Ул татар дөньясына иң әүвәлдә үзе оештырган «Сәйяр» вокальинструменталь ансамбле белән танылды. Аннары композитор, эстрада жанры белән беррәттән, җитди музыка өлкәсендә актив эшләде, классик әсәрләр башкаручы буларак тамашачы күңелен яулады. Журналда урын алган язмалар аның юбилеен билгеләп үтәргә әзерлекнең башы, шушы вакыйгага укучыларыбызның игътибарын җәлеп итү өчен бер форсат булсын.
10 бит
КЫРЫК ДҮРТ ЕЛДАН СОҢ ОЧРАШУ
Нәсим Акмал
«Сәйяр»не беренче тапкыр сәхнәдә күрүем 1977 елда мәдәният институтында булган иде, аннан соң, йә, Хода, 44 ел вакыт үтеп тә киткән икән. Һәм менә хәзер, шушы язмаларны әзерләп йөргәндә, ансамбль егетләре белән тагын бер очрашу. Читтән карап торышка бераз олыгаеп киткәннәр кебек үзләре, әмма аралаша башлагач аңлашылды: күңелләрендә яшьлек, иҗат дәрте әле дә кайнап тора икән, шаккаткыч!
13 бит
АНЫҢ ГОМЕРЕ ТОТАШ ИҖАТ ИДЕ
Нәсим Акмал
«СӘХНӘ» журналында кунакта ‒ Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев.
16 бит
АНЫҢ ҖЫРЛАРЫН КӨТЕП АЛА ИДЕМ
Нәсим Акмал
Күренекле милләттәшебез, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Ибраһимовның зур иҗат дөньясына тәүге адымнары нәкъ менә Рәшит Абдуллин исеме белән бәйләнгән. Төгәлрәге, алар 1970 еллар башында шушы шаулы мәйданга бергәләп, иңгә-иң торып килеп керделәр һәм гомерлек дуслар, фикердәшләр булып иҗат итәләр. Ренат Ибраһимов ‒ Рәшит Абдуллинның күп кенә җырларын беренче булып дөньяга чыгарган җырчы. Аларның байтагы нәкъ менә аның башкаруында халык тарафыннан яратып кабул ителде, тиз арада популярлашып китте. Соңрак Ренат Ибраһимов әлеге җырларны «Мелодия» Бөтенсоюз фирмасында граммафон тәлинкәсенә яздырды. Шул рәвешчә, композиторның әсәрләре, Татарстанның, хәтта Советлар Берлегенең чикләрен узып, дөньяның ерак почмакларында яшәүче милләттәшләребезгә барып җитте. Җурналыбызның Рәшит Абдуллинга багышлаган әлеге махсус санын әзерләгәндә музыка белгече Гөлнара Сәлмәнова Мәскәүгә шалтыратып, Ренат Ибраһимовка телефон аша берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
18 бит
САГЫНЫП СӨЙЛӘРГӘ ГЕНӘ КАЛДЫ
Рәшит Абдуллин турында истәлекләр.
20 бит
ИРАДА ӘЮПОВА ‒ МӘДӘНИ ЯРДӘМЧЕ
Мәдәният министрлыгында
21 бит
СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)
Равил Фәйзуллин
24 бит
КУРКАКНЫ ЯРАТЫП БУЛАМЫ
Әлфәт Закирҗанов
К. Тинчурин исемендәге театрда яңа премьера ‒ сәхнәдә Н. Гыйматдинова әсәренә нигезләнеп Т. Хәләф язган инсценировка буенча куелган «Утка очкан күбәләктәй…» спектакле. Һәр театрның үз йөзе булган кебек, Тинчурин театрының бер үзенчәлеге булып, мелодраматик сюжетларга нигезләнгән әсәрләргә теләп мөрәҗәгать итүе тора. Бу, күрәсең, күчмә театр булып эшләгәндә барлыкка килеп, матур традиция буларак дәвам итә. Татар тамашачысы серле-сагышлы мәхәббәт тарихларына нигезләнеп, җыр-музыка белән үрелеп барган һәм романтик сурәтлелеккә, хыял дөньясына бай спектакльләрне аеруча яратып кабул итә. Шуңа да тинчуринлыларның күпьеллык репертуарында мелодрамалар зур урын алып тора. Мисал буларак, озак еллар театрда баш режиссёр булып эшләгән Равил Тумашев тарафыннан драматург Илдар Юзеевнең күпсанлы романтик пьесалары сәхнәләштерелүен һәм киң танылу алуын билгеләп үтәргә мөмкин.
28 бит
ҖЫР ДӘВАМ ИТӘ
Фәйрүзә Мөслимова
Зөһрә Сәхәбиева дип әйтүгә, иң элек аның «Җидегән чишмә» җыры искә төшә. Күптән ятлап алынган сүзләренәкөенә ияреп, күңелең белән үзең дә җырга кушылып китәсең. Әйе, хәзерге вакытта җырчылар күп, ай-һай күп, әмма арадан кайсыларының гына үзенең «визит карточкасы» булырдай шундый ук тирән мәгънәле, үзәкләргә үтеп истә калырдай шундый җыры бар икән?
32 бит
ТЕАТР БӘЙРӘМЕ
27 март ‒ Халыкара театр көне буларак билгеле. Казан дәүләт мәдәният институтында аны быел зурлап бәйрәм иттеләр.
34 бит
ҺӘР ЙӨРӘКТӘ ҖӘЛИЛ ИСЕМЕ ЯҢГЫРЫЙ
Ярослав Гришин
15 февраль бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Шушы көннәрдә «Яңа исемнәр» хәйрия фонды Татарстан Мәдәният министрлыгы, Нәҗип Гаяз улы Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Президент грантлары фонды һәм «Зенит» банкы белән берлектә шагыйрьнең юбилеена багышланган фестиваль оештырды.
36 бит
ГӨЛШАҺИДӘ ЮГАЛМАГАН
Илүсә Зәйнетдинова
Кариев театрына халык агыла. Бүген анда кабат премьера ‒ Россиянең атказанган табибы Равия Мухина иҗат иткән «Ак чәчәкләр кебек…» пьесасы сәхнәләштереләчәк. Премьерага инде билетлар күптән сатылып беткән. Тамашачы түземсезләнеп спектакль башлануын көтә…
39 бит
ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ
Нәсим Акмал
40 бит
АЛЫШТЫРГЫСЫЗ КЕШЕЛӘР ЮК
Гөлшат Хәлиуллина
Шомырт кара күзле Нәфисәне кемнәр генә белми икән. Камал театры сәхнәсенең әйдәп баручы артисткасы иде ул. Хәзер Мәскәү каласында яши. Тамашачысы аны сагына, кабат сәхнәгә кайтуын зарыгып көтә. Нәфисә Хәйруллина белән шушы һәм башка сораулар хакында серләшеп алдык.
42 бит
КЫСКАЛЫКТА ‒ ОСТАЛЫК
Гөлназ Вәлиева, Алсу Габдуллина
А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Физәлия Габидуллина, автор-башкаручы Рәсим Фасихов белән әңгәмә.
44 бит
БҮГЕНГЕ КӨНЕМ ТӨШ КЕНӘ БУЛМАСЫН ИДЕ...
Алинә Айдарова
Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова күптән түгел әни булды. Фидан белән Чулпанның Вәгыйз исемле уллары туды. Бәхетле әни «Сәхнә» журналының бүгенге кунагы.
47 бит
АПРЕЛЬ АЕНДА КАЙДА БАРЫРГА?
ҮТКӘННӘРГӘ КҮЗ САЛЫП...
Гөлназ Вәлиева
48 бит
СКАНВОРД
49 бит
ЙОЛДЫЗХАНӘ (Вилнур Шәйхетдинов)
Гөлшат Хәлиуллина