Логотип
Архив Материалов

79нче сезон ябылу уңаеннан К.Тинчурин театрының иҗади хисабы

79 нчы сезон Тинчурин театры өчен уңышлы булды. Сезон җитди драмаларга, көлкеле комедияләргә бай булып, театрыбызның иҗат коллективы югары профессиналь дәрәҗәдә икәнлеген тагын бер кат дәлилләде....

79 нчы сезон Тинчурин театры өчен уңышлы булды. Сезон җитди драмаларга, көлкеле комедияләргә бай булып, театрыбызның иҗат коллективы югары профессиналь дәрәҗәдә икәнлеген тагын бер кат дәлилләде. Искә төшерерлек эшләребез, киләчәктә ирешәсе хыял- уйларыбыз бар.

Сезон 14 сентябрьдә классик драматургыбыз Туфан ага Миңнуллинның «Төш» әсәре белән башланып китте. Сезонны әлеге спектакль белән ачып җибәрү очраклы гына түгел. 78 нче театраль сезонның иң истә калган премьераларының берсе булган «Төш» драмасы Т.Миңнуллинның иң ахыргы әсәре булып санала. Газета-журнал битләрендә дә, гади тамашачының спектакльне тын алмый каравыннан, премьерадан соң, пьесаның авторы Т.Миңнуллинның уңай фикере дә спектакльнең уңышлы килеп чыкканы хакында сөйли.

Тагын шунысын да әйтү мөһим, 6-13 сентябрь көннәрендә Башкортстан Республикасы, Уфа каласында узган V төрки телле театрларның халыкара фестивалендә катнашып, «Иң яхшы хатын- кыз роле» номинациясенә «Төш» спектаклендә Елена образын тудырган Гөлназ Нәүмәтова җиңүгә лаек булды.

15-21 сентябрь көннәрендә Милли классик драматургиянең К.Тинчурин исемендәге VI Республика театр фестивале башлангыч алды. Театр сөючеләр атна дәвамында Туймазы, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Уфа, шулай ук С.Өметбаев, Г.Камал, М.Фәйзи, Г.Кариев исемендәге татар театрларның иҗат җимешләре белән таныша алды. Фестивальнең дәвамы булган балалар арасындагы К.Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган конкурсның йомгаклау чарасы 8 декабрьдә узды.

Театрыбыз июньдә узган Төрки халыкларның XI «Нәүрүз» халыкара театр фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясады. «Казан- 2013» халыкара студент уеннары белән бергә уздырылучы «Мәдәни Уиверсиада» кысаларында да татар милли театрының йөзек кашы булган спектакльләрен тәкъдим итте: «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), «Төш» (Т.Миңнуллин), «Кияүләр» (Х.Вахит), «Йосыф-Зөләйха» (Н.Хисамов), «Гөлшаян» (М.Әмир), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал), «Сакла, шартламасын!» (К.Тинчурин).

Сезонның иң истә кала торганы, әлбәттә, премьералар!

22 декабрьдә татар тамашачысына якын һәм кадерле булган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре буенча Нурмөхәммәт Хисамов иҗат иткән, «Йосыф- Зөләйха» спектакленең премьерасы узды. Режиссеры Рәшит Заһидуллин. Cабырлык, яхшылык һәм мәңгелек мәхәббәт темасын данлаучы әлеге тарихи әсәрне сәхнәгә меңгерү театр сөючеләр өчен зур бүләк булды. Сүз уңаеннан, спектакльдәге Йагъкуб роле өчен Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, «Икенче план ир- ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.

28 декабрьдә, шагыйрь, танылган драматург, күренекле прозаик, әдәби, иҗтимагый тормышыбызда актив эшләүче милләтпәрвәр җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Язмышым юллары» спектакленең премьерасы булды. Режиссеры Рәшит Заһидуллин. Әлеге премьера театрның, әдәби спектакль жанрындагы чираттагы иҗат җимеше. Спектакль кешенең эчке дөнья пәрдәсенең бер читен күтәреп, аның күңелендә ниләр булуын, безнең Яхшылык һәм Яманлык сорауларына ничек җавап бирүебезне, ничек бәхеткә ирешүебезне күрсәтә. «Язмышым юллары» шигъри-музыкаль спектакле быел «Тантана» фестивалендә «Иң яхшы ансамбль» буларак танылды.

Яшь режиссер Резедә Гарипова К.Тинчурин пьесасы буенча «Сүнгән йолдызлар» спектаклен сәхнәләштерде. Премьера 12 апрельгә туры килде. «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә тамашачы чын, әмма гадәти булмаган мәхәббәтне күрә алды.

21 май көнне театрыбызның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин В.Шекспирбуенча куелган «Гамлет. Күренешләр» спектаклен халыкка тәкъдим итте. Тамашачы өчен гадәти булмаган «сәхнә»дә – театр фоейсында узган спектакль күпләр өчен яңалык булса да, татарча яңгыраган Гамлет хакындагы кыйсса бик җылы кабул ителде. Дөнья мәдәнияте хәзинәсеннән берсе булган әлеге әсәр узып баручы елның ноябрендә 80 еллыгын бәйрәм итәчәк Тинчурин театры өчен бик мөһим вакыйга. Моның шулай икәнлегенә дәлил булып, зал тутырып килгән тамашачы һәм спектакльдән соң киң җәмәгатьчелектә туган кызыксыну тора.

Сезон ахырында, 2 июльдә, Х.Вахитның «Туй алдыннан» мелодрамасының премьера алды куелышы булды. Спектакльнең режиссеры – Резедә Гарипова. Режиссер узган гасырда язылган әсәргә яңа сулыш өрде. Спектакль, һәрберебезгә таныш вакыйгаларга яңа яктан, хәзергә заман күзлегеннән карарга тәкъдим итә. Спектакльнең рәсми премьерасы 80 нче юбилей сезоны башында булачак.

79 театраль сезонда театр ветераны Земфира Досаеваның 75 яшьлек юбилей кичәсе, Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнованың 60 яшьлек юбилее, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1956-1963 елларда театрда баш режиссер булып эшләгән Кәшифә Тумашеваның 110 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, 1963-1985 елларда баш режиссер булып эшләгән Равил Тумашевның туган көне – 90 яшьлек юбилее үткәрелде.

Театр үзенең чираттагы сезонын япса да, үзенең иҗат эшчәнлеген туктатмый. 27, 28, 29  август көннәрендә, Республика көне уңаеннан, театрыбыз «Туй алдыннан», «Гөлшаян», «Күрәсем килгән иде...» спектакльләрен күрсәтәчәк.

79 сезон киләсе, 80 нче юбилей сезонына зур әзерләнү этабы булды. Яңа юбилей сезоны да сюрпризларга бай булачак. Комедия, мелодрама яратучылар да, театраль экспериментларны үз итүчеләр дә канәгать калырлар, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк