Логотип
Архив Материалов

Бар иде безнең яшь чаклар...

Бөтен гомерен Әлмәт театрына багышлаган искиткеч татар артисты Камил Вәлиевкә 70 яшь тулуын ишеткәч, күңелемне шул җырдагыдай хисләр биләп алды. Барысы да кичә генә булган сыман. Еллар, истәлеклә...

Бөтен гомерен Әлмәт театрына багышлаган искиткеч татар артисты Камил Вәлиевкә 70 яшь тулуын ишеткәч, күңелемне шул җырдагыдай хисләр биләп алды. Барысы да кичә генә булган сыман. Еллар, истәлекләр, хисләр хәтердә сакланган. Әмма инде 50 (!) еллап вакыт узган. Чыннан да, бик күптәннән...

Күз алдыгызга китерегез әле – 1964 елның көзе. Мин, яшь театр белгече, театр җитәкчелеге – директор Мөнирә Шәйхетдинова, баш режиссер Габдулла Йосыпов чакыруы буенча коллективның яшь студиячеләре өчен дөнья театры тарихы фәненнән күзәтү лекцияләре уку максаты белән беренче тапкыр Әлмәткә килдем. Алар унау иде. Араларында Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Камил Сәетгәрәев, Рафаил Сабиров, Дамира Кузаева, Җәүдәт Исмәгыйлев, Раушания Габдрахманова, Әлфия Мусина һ.б. бар иде. Бүген бу төркемнән Камил Вәлиев белән Луиза Солтанова гына театрда эшли. Калганнарын язмыш дөньяның төрле почмакларына таратты, кайсылары фани дөньядан бакыйлыкка күчтеләр, актер тормышының авырлыгына түзә алмыйча, сәхнә белән хушлашканнары да булды.

Яшь Камил Вәлиев Әлмәт театрында эшли башлаганда, театр, нигездә, күчмә була. Димәк, эссегә-суыкка, кар­яңгырга карамыйча, һәрвакыт авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә күченеп йөрергә кирәк. Мондый шартларда эшләү, яңа рольләр тудырганда игътибарыңны туплау бик авыр. Сәхнәгә чын­чынлап гашыйклар, үз­үзләрен аямыйча сәнгатькә хезмәт итүчеләр, театр пәрвәрләре генә бөтен гомерен коллективка багышлый.

Тәгәрмәч өстендәге тормышның бөтен авырлыклары, көн саен дистәләгән­йөзләгән чакрымлык юллардан йөрүләрне спектакльдән алган көч, актерның тамашачы белән аралашуыннан чиксез канәгатьлек хисе каплап китә. Бу шатлык актерның үз халкына кирәклеген һәм тамашачы мәхәббәтен тоюыннан бермә­бер арта. Андый чакларда җимерек юллар да, очраклы урыннарда кунып калулар да, режим булмау да куркыныч түгел.

Артист язмышына язган авырлыклардан курыкмаган шундый шәхесләр арасында 1942 елның 20 сентябрендә Башкортстанның Кандра районы Түбән Сәрдек авылында туган Камил Вәлиев тә була.

Хезмәт юлының башында Вәлиевнең тормышында театр бөтенләй юк әле. Аның урынына – Төньяк Казахстан, геология­тикшеренү экспедициясе. Аннары – Туймазы шәһәре һәм медицина заводы. Нәкъ биредә яшь егет тормышында драмтүгәрәк формасында театр барлыкка килә. Берникадәр соңрак – Уфада драма коллективлары җитәкчеләрен әзерләү буенча курслар була. Ә аннары, тормышта еш очрый торган хәл – очраклы очрашу һәм Минзәлә театрына, ә бер елдан – Әлмәткә чакыру алу.

Театрларны егеттә нәрсә җәлеп иткән? Мөгаен, беренче чиратта, аның искиткеч тышкы кыяфәтедер – бик матур, аристократик йөз, озын, төз буй, күкрәктән үк чыга торган, баритон тембрлы тавыш. Бу бит театрларга һәрвакыт кирәк булган әзер «герой». Һәм, мөгаен, башта бик үк күренмәгән эчке актерлык мөмкинлекләре дә үз ролен уйнагандыр.

Вәлиев Әлмәткә килгәндә театр дип йөртелүче коллективның ни үз сәхнәсе, ни хуҗалыгын – декорацияләрен, костюмнарын, реквизитларын сакларлык урыннары да булмый (алар барысы да чит кешеләр сарайларының төрле почмакларында өелеп тора). Аена берничә тапкыр уйнарга кирәк, премьера алдыннан репетиция үткәрү өчен шәһәр үзәгендә урнашкан Техника йортын биреп торалар. Ул вакытта берничә дистә елдан шул бинаны театрга бирерләр, соңрак ул, «Татнефть» тарафыннан төзекләндерелеп, матур, җылы театр бинасына әйләнер, дип кем уйлаган. Әмма бу әле соңрак булачак.

Әлегә исә яшь актер профессиональ осталык туплый. Әлбәттә, бар да шома бармый. Кайвакыт хәтта гадәти ару, тормышның оешмаганлыгы, кайбер иҗади уңышсызлыклар театрдан китү уена да этәрә. Әмма ул китми. Димәк, сәнгать аны үз кармагына ныклап эләктергән. Берникадәр вакыттан соң Вәлиев тә профессиядә кинәт үсә башлый. Ул бик хисләнеп яшь романтик геройларны уйный – Акъегет (М.Кәрим «Ай тотылган төндә»), Козы (Г.Мусрепов «Козы­көрпеш һәм Баян­сылу»), Гафур (Х.Х.Ниязи «Бай һәм хезмәтче»).

Тәҗрибә җитмәгән вакытта тәҗрибәсез күзаллаудан, кайвакыт үз­үзен күрсәтергә омтылудан, характерның мәгънәсенә үтеп керә белмәүдән ул әкренләп сәхнә дөреслегенең мәгънәсен аңлауга таба бара. Актер тудырган рольләрдә беренче план гына түгел, икенче, күпкә яшеренрәге дә ачыла. Аның геройларын күзәтү инде гаять кызык була башлый.

Вәлиевка һәм бөтен коллективка 1960 – 1970 елларда иҗади, туктатып булмаслык тынгысыз кешеләр, башта Габдулла Йосыпов, соңрак – Гали Хөсәеновның җитәкчелек итүе, кайвакыт Зәкия Туешева спектакльләр куюы кебек бәхет елмая. Бу репертуар формалаштыруга (ә анда замана татар драматурглары әсәрләреннән тыш, тугандаш республикалар авторлары, татар һәм дөнья классикасы әсәрләре дә урын ала) зур йогынты ясый.

Актер өчен репертуар төрлелеге никадәр мөһим булуы турында әйтеп тә торасы түгел.

Шуңа да 60нчы еллар ахырында ук актерның хәзер 80нән артык роль белән исәп  ләнгән багажында оста акылы һәм сизгер йөрәге аша узган бөтенләй капма­каршы образларны күреп була. Алар арасында алдан аталган шагыйранә романтик геройлар да, тупас, дорфа Рипафратте да (К.Гольдони «Тылсымлы кыз»), шук, хулиган Шәкүр дә (Т.Миңнуллин «Диләфрүзгә дүрт кияү»), батыр, трагик Федор да (Л.Леонов «Фаҗига»), яраланган, көчкә хәрәкәтләнүче, әмма дәртле, гаделлек хисен югалтмаган фронтовик Инсаф та (Ш.Хөсәенов «Әни килде») бар.

Шулай да беренче ун елда Вәлиев ешрак уңай яшь геройларны тудыра. Бу спектакльләрдә еш кына яшь героинялар ролендә аның партнеры матур, сөйкемле, зур якты күзле Луиза Солтанова була. Сәхнәдә еш кына гашыйкларны уйнап, алар тормышта да бер­берсенә гашыйк булалар, өйләнешәләр, ике ул үстерәләр...

70нче елларда актер репертуарында, яшьләр рольләре белән беррәттән, социаль драматик геройлар да барлыкка килә. Әйтик, бер­берсенә бөтенләй дә охшамаган Мирзанур (Т.Миңнуллин «Ай булмаса, йолдыз бар») белән Юныс (М.Әблиев «Шәмсекамәр»). Беренче очракта артист бик тормышчан итеп, хәтта бернинди көч куймыйча, осталарча кешенең рухи юкка чыгуын ача. Матур, якты кеше ничек итеп түбәнгә төшкән, мескен, ташландык исереккә әйләнә – шуны күрсәтә.

Танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың «Хезмәт байрагы» газетасының 1978 елның 2 июль санында «Вәлиев Мирзанур ролендә камиллеккә ирешкән», – дип язуы очраклы түгел. Бу эшнең тагын бер мөһим ягы – актерны Мирзанурның нигә шундый хәлгә калуы, аның тормыш юлына йогынты ясаган вакыйгалар кызыксындыра. Вәлиев, сәхнә героеның психологиясе тирәнлегенә кереп, аның мәгънәсен аңлатырга тырыша.

Актерның осталыгы артуын, сәхнәдә фикерли, пауза тота белүен «Шәмсекамәр» спектаклендә бер күренеш күрсәтә. Карт Юныс, тамашачыга аркасы белән утырып, әкрен генә ниндидер гади көй көйләп, нәрсәдер ясый. Ул әле бернинди сүз дә әйтмәде, ә аның арыган, эшчән куллары, гәүдә тотышы, утыруы сүзсез дә аның карт крестьянның авыр, җитешсез тормыш кичерүен күрсәтә. Островский сүзе белән әйткәндә, мондый табышлар «бик кыйммәт тора». Кешенең рухи дөньясына шулкадәр кереп китү – актерның бөек шатлыгы мизгелләре.

Вәлиевнең татар әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә дистәләгән роле бар. Ул гомумән күп уйный. Әмма 1980 ел актерга һәм тамашачыга бөтенләй көтелмәгән Креон образын бүләк итә. Танылган француз драматургы Жан Ануйның «Антигона» трагедиясе буенча Гали Хөсәенов сәхнәләштергән спектакль дә шулай ук көтелмәгән була. Спектакльдә бөтен хәрәкәтне тотып торучы ике хәлиткеч актер эше бар иде. Антигона – Дамира Кузаева башкаруында яшь, кечкенә, ябык персонаж һәм аның көндәше – көчле, гайрәтле Креон хан. Вәлиев герое – иллюзияләрдән азат аек акыл символы. Ул шыксыз дөньяны яшәү өчен яраклы итәргә тырышучы практик, сәясәтче. Актерларның беренче тапкыр интеллектуаль трагедия жанрында чыгыш ясап, гадәти, бары тик психологик башкарудан ваз кичеп, төгәл, эре трагик образлар тудыруы бу ике эшне югары баскычка куя.

Вәлиев геройлары бик төрле, беркатлы гына түгел, актерның иҗади диапазонын күрсәтүче геройлар. Аның янып торучы романтик егетләрен төрле персонажлар алыштыра – әрсез, җитез, җилбәзәк, үзләренең драматик язмышы, бушка узган гомерләре турында уйланучылар, җирдә ныклап басып торучылар. Ниһаять, соңгы еллар безне кырыс, бер сүз дә дәшмәс Зариф белән (Т.Миңнуллин «Монда тудык, монда үстек») таныштырды. Ул «җирнең тозы» – тырыш, ару­талуны белмәүче, үзен тулаем эшкә багышлаучы нефтьче. Бу образны тудырганда актер тышкы сурәтләү чараларын кулланмый да, бары саран эчке мәгънәне генә калдыра.

Ә аның янәшәсендә – бөтенләй капма­каршы картлар Әхмәди (Ф.Бүләков «Их, Әхмәди, Әхмәди», «Әбиләргә ни җитми») һәм Нури (Т.Миңнуллин «Исәнмесез»). Шулкадәр нурлы, якты образлар (аеруча Әхмәди), алар гадилекләре, таң калдыручы дөреслекләре, күңел җылылыгы, йомшаклыклары белән Шәүкәт Биктимеровның мәшһүр Әлмәндәрен хәтерләтә һәм тамашачының ихлас мәхәббәтен яулый.

Актерның төрле геройларында ниндидер уртаклыклар бар – җылылык, интеллигент кеше индивидуальлеге. Аның назлы, елмаючан, шул ук вакытта берникадәр моңсу күзләре каударланмас, тупаслыкка бармас кеше икәнлеген сөйли. Ул тискәре персонажларны уйнаганда исә йомшаклык мәкерле маскага әйләнә. Осталыгы арту белән Вәлиев бик табигый уйный башлады (ә сәхнәдә табигый булу – осталык, профессиональлек күрсәткече). Ул, кем әйтмешли, уйнамый, ә образга кереп героеның тормышына чума.

Камил Вәлиев тормышта да йомшак, сабыр кеше. Шуңа да карамастан, бу йомшак холыклы кеше 1997 елдан 2003 елга кадәр театрның баш режиссеры була һәм коллективны үз кулларында бик нык тота. Бу елларда ул берничә кызыклы, истә кала торган спектакльләр куя: «Айсылуның айлы кичләре» (И.Абдуллин), «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин), «Гүргә керер сер иде» (Р.Кинҗәбаев), «Мәхәббәт кошлары» (И.Юмаголов). Спектакль сәхнәләштерү өчен режиссерларны читтән дә күп чакыра.

Вәлиев өчен театр – тормышының мәгънәсе, кешеләргә хезмәт итү, дөньялык турында уйлану урыны. Ул үзен театрдан башка күз алдына да китерми. Коллективка да һәм, мөгаен, шәһәргә дә театрны үзләренең искиткеч коллегаларыннан – Татарстанның халык артисты (1979), Россиянең атказанган артисты (1984), төрки халыкларның «Нәүрүз» фестиваленең «Иң яхшы ир­ат роле» номинациясендә (М.Гыйләҗевнең «Сафиулла» спектаклендә Сафиулла роле өчен, 1998) лауреаты, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (2002) Камил Вәлиевтән башка күзаллау кыендыр.

 

Әвеш Тәвешевич (З.Хәким «Утрау»)

 

 

 

Нури (Т.Миңнуллин «Исәнмесез»)

 

 

Фарук (Д.Салихов «Баязит»)

 

«Сәхнә», 2012, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк