Логотип
Архив Материалов

Елның иң яхшы артистлары бүләкләнде

Иҗади тормышларының яңа битен ачып җибәрү белән труппаны мәдәният идарәсе җитәкчесе Рушания Кулакова тәбрик итте. Ул артистларны шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мә...

Иҗади тормышларының яңа битен ачып җибәрү белән труппаны мәдәният идарәсе җитәкчесе Рушания Кулакова тәбрик итте. Ул артистларны шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләре җиткереп, аның бүләген, — зур, матур чәчәк букетын — тапшырды. Тантанада шулай ук театрның даими һәм тугъры тамашачылары да катнашты. Алар арасында предприятие һәм оешма, банк җитәкчеләре, югары уку йортларының ректорлары һ.б. бар иде.

Матур гадәт буенча, театрның директоры Рашат Фәйзерахманов һәм баш режиссер Фаил Ибраһимов елның иң яхшы артистларына дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. «Хатын кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңүне татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» драмасында Шәмсегаян образын тудырган Лилия Минһаҗева яулады. «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә шул ук спектакльдәге Мирвәли роле өчен ТР атказанган артисты Рәфыйк Каюмов бүләкләнде. Мирвәлинең яшь чагын уйнап тамашачыларның күңелен яулап алган Рәсим Хамзин «Ел дебюты» призын алды. «Икенче пландагы хатын кыз ролен иң яхшы башкаручы» дип шул ук драмада Таифә ролен уйнаган ТР атказанган артисткасы Гөлфия Фәйзерахманова танылды.

Ниһаять, «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә бүләккә РФның атказанган, ТР халык артисты Инсаф Фәхретдинов, ТР халык артисты Булат Сәлахов, ТР атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин һәм ТР атказанган артисткасы Рушания Таһирова лаек булдылар. Бу бүләк аларга «Тирәкләр шаулый җилдә» спектаклендә башкарган рольләре өчен бирелде. Спектакльне сәхнәгә режиссер Туфан Имаметдинов куйган иде. Француз драматургы Жеральд Сиблейрасның пьесасын татарчага Равил Сабыр тәрҗемә итте. Исегезгә төшереп узабыз, бу артистлар әлеге спектакльдәге рольләре өчен 2014 елның мартында ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясенә лаек булганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк