Логотип
Архив Материалов

Халыкара фестиваль кунаклары

  Россия театрларыннан тыш, «Шомбай-fest»та чит илләрдән дә кунаклар бар. Шуларның икесе – Дүшәмбе дәүләт курчак театры (Таҗикстан) һәм Брест дәүләт курчак театры (Беларусь) бүген, 26 сентябр...

 

Россия театрларыннан тыш, «Шомбай-fest»та чит илләрдән дә кунаклар бар. Шуларның икесе – Дүшәмбе дәүләт курчак театры (Таҗикстан) һәм Брест дәүләт курчак театры (Беларусь) бүген, 26 сентябрьдә Казан тамашачысы каршында чыгыш ясады.

Фестивальнең дүртенче көнен «Теремок» өлкә курчак театры (Вологда) башлап җибәрде. Ганс-Христиан Андерсенның «Гадкий утенок» әкияте буенча Владимир Синакевичның «Птица по имени Карл» спектакленең Казанда премьерасы узды. Вологда тамашачысы бу спектакльне яңа сезонда гына тамаша кылачак. Кем белә, бәлки бу спектакль, репертуарга кергәнче үк, фестиваль лауреаты булып куяр.

Дүшәмбе курчак театры тамашачыларны милли драматургия үрнәге – Шәмси Кыямов буенча «Солнышко, Месяц и Петушок» спектаклен тәкъдим итте. Таҗик теленнән тәрҗемә булмауны актёрларның җан биреп уйнаулары, спектакльнең музыкаль бизәлеше каплап китте дисәк тә була. Спектакльнең режиссёры – Зәфәр Җәвадов. Рәссам – Александр Гейвандов.

Беларусьтан кунаклар Лев Толстойның «Холстомер» әсәренең инсценировка авторы Руслан Кудашёв үзе сәхнәләштергән зурлар өчен спектакль уйнады. Спектакль 2005 елда ук куела. Һәм Л.Толстойның бу, укучыларга яхшы таныш, әсәренең курчак театрына беренче куелышы була. Шул вакыттан бирел спектакль бик күп фестивальләрдә катнаша һәм төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә, шул исәптән Гран-приларга ия була. Кем белә, бәлки сәхнә гомере тиздән ун елга тулачак бу спектакль Казан фестиваленең дә лауреатлары арасында булыр.

Ә I «Шомбай-fest»ның җиңүчеләре исемнәре бик тиздән, ике көннән соң билгеле булачак. Аңынчы әле иртәгә, 27 сентябрьдә Чаллы курчак театры, Чуаш дәүләт курчак театры (Чабаксар) һәм Афанасьев исемендәге Киров дәүләт курчак театры спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук тамашачыларны тагын ике чит ил кунагы – Франция һәм Төркия театрлары чыгышлары көтә.

 

P.S. Вологда, Дүшәмбе һәм Брест курчак театрлары спектакльләреннән Рәмис Нәҗмиев фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк