Логотип
Архив Материалов

«Идел-йорт»

Елдан-ел əлеге чараның географиясе киңəя бара. Фестивальнең йомгаклау этабына яңа коллективлар өстəлə тора, элек катнашканнарының спектакльлəре тагын да камиллəшə. Арча, Актаныш, Азнакай, Кукмара...

Елдан-ел əлеге чараның географиясе киңəя бара. Фестивальнең йомгаклау этабына яңа коллективлар өстəлə тора, элек катнашканнарының спектакльлəре тагын да камиллəшə. Арча, Актаныш, Азнакай, Кукмара, Мамадыш кебек районнарның халык театрларыннан башка «Идел-йорт»ның финалын күз алдына да китерү кыен. Тамашачы һəвəскəр артистларның чыгышларын бик җылы кабул итə. Заллар – тулы. Əлбəттə, мондый фестивальне үткəрү өчен үзəктəрəк урнашкан мəйдан комачауламас иде. Əлегə Социалистик шəһəр микрорайоны белəн Дəрвишлəр бистəсендəге мəдəният сарайлары белəн чиклəнергə туры килə. Мəдəният-сəнгать базар шартларына яраклашып яшəргə мəҗбүр булганда шуңа риза булып торасың инде.

Фестивальнең йомгаклау этабында Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасы, Пермь крае һəм Владимир өлкəсеннəн дə миллəттəшлəребез катнашуы сөендерə. Аннан гайре үзешчəн коллективларның күпчелеге зəвыгы түбəн заманның сəлəтсез авторлар əсəрлəренə түгел, җитди драматургиягə алынулары күңелле.

Инде нəтиҗəлəргə килгəндə, Гранприга быел, уналты коллективтан иң яхшысы дип табылып, Азнакай шəһəр-район мəдəният йорты халык театры лаек булды. Режиссер Гата Ялалов куелышында «Казан сөлгесе» (Кəрим Тинчурин) спектакле өчен алар автобус һəм Г.Камал исемендəге Татар дəүлəт академия театры сəхнəсендə чыгыш ясау хокукын алды.

Беренче дəрəҗə лауреат: Фəнəвил Галиев əсəре буенча куелган «Корт» спектакле өчен Əлмəт районы Яңа Кəшер авылы мəдəният йорты халык театры (режиссер Гөлнара Нигъмәтуллина).

Кукмара район мәдәният йорты халык театры (Шәриф Хөсәенов «Әни килде», режиссер Рамил Сәләхетдинов) һәм Арча район мәдәният йорты халык театры (Туфан Миңнуллин «Саташу», режиссер Рафис Сәләхетдинов) Икенче дәрәҗә лауреат булды. Мәртәбәле жюри Өченче дәрәҗә лауреат исеменә шулай ук ике коллектив лаек дип тапты. Алар: Кәләй Мәргән әсәре буенча режиссер Салават Хәмзин куелышында «Шомбай» спектакле белән чыгыш ясаган Башкортстан Республикасы Яңавыл район мәдәният йортының «Хәят» халык театры һәм Кәрим Тинчурин әсәре буенча режиссер Рәмзидә Мөсәгыйтова сәхнәләштергән «Казан сөлгесе» спектакле өчен Пермь крае Барда район мәдәният йорты халык театры.

Халык театрларының XII «Идел-йорт» төбәкара фестивале дипломантлары:

• Бөгелмә шәһәре Татар мәдәни үзәге халык театры (Әсхәт Закиров «Глюк түгел, чынбарлык», режиссер Флюра Шәрипова);

• Башкортстан Республикасы Дүртөйле район мәдәният йорты халык театры (Аяз Гыйләҗев «Яра», режиссер Расим Ямалетдинов);

• Мамадыш район мәдәният йорты халык театры (Рабит Батулла «Кичер мине, әнкәй», режиссер Марат Баязитов);

• Владимир шәһәренең татар театры коллективы (Галиәсгар Камал «Беренче театр», режиссер Р.Шәрипов);

• Баулы район мәдәният йорты халык театры (Зөләйха Минһаҗева «Шайтан бутады», режиссер Миргалиян Фәхриев);

• Мөслим район мәдәният йорты халык театры (Аманулла «Моңлы ядкарь», режиссер Зөлфия Фәхретдинова);

• Актаныш районы Иске Кормаш авылы мәдәният йорты халык театры (Рафаэль Сафин «Тилекәй», режиссер Ринат Бәдретдинов);

• Казан шәһәре Сәед Галиев исемендәге мәдәният сарае халык театры (Данил Салихов «Кызлар капкыны», режиссер Рафис Фазылҗан);

• Балык бистәсе район мәдәният йорты халык театры (Данил Салихов «Коткарыгыз, каравыл!!!», режиссер Рифкать Галиев).

«Идел-йорт»ны үткәрү тарихында беренче тапкыр номинацияләр буенча шәхси бүләкләр дә тапшырылды.

• «Иң яхшы хатын-кыз роле»: Мөслим район мәдәният йорты халык театры артисткасы Г.Шакирова.

• «Иң яхшы ир-ат роле»: Казан шәһәре Сәед Галиев исемендәге мәдәният сарае халык театры артисты һәм режиссеры Р.Фазылҗан.

• «Иң яхшы сценография»: Башкортстан Республикасы Дүртөйле район мәдәният йорты халык театры.

• «Дебют»: Мамадыш район мәдәният йорты халык театры артисты И.Шәрифуллин.

• «Яңа алым»: Баулы район мәдәният йорты халык театры режиссеры М.Фәхриев.

 

Фестиваль тәмам. Әмма киләсе елның язында халык театрлары янәдән «Идел-йорт»ның беренче сайлап алу этапларында очрашачак...

 

«Сәхнә», 2012, №11 (ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк