Логотип
Архив Материалов

IX мөселман кинофестивале

5 – 11 сентябрьдә IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Шул уңайдан бүген фестиваль программасына фильмнар сайлап алу комиссиясе әгъзалары журналистлар белән очрашты. Быел фести...

5 – 11 сентябрьдә IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Шул уңайдан бүген фестиваль программасына фильмнар сайлап алу комиссиясе әгъзалары журналистлар белән очрашты.

Быел фестивальдә катнашырга теләк белдереп 54 илдән 450 фильм гариза бирә. Шулар арасыннан конкурс программасына 49 картинаны сайлап алалар: 20се – уен, 20се – документаль, 9ы – анимацион фильм. Конкурс программасыннан тыш төрле секцияләргә бүленеп 60ка якын фильм күрсәтеләчәк. Шул исәптән кинофестивальнең жюри рәисе булачак режиссер, «Мосфильм» җитәкчесе Карен Шахназаров фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль географиясе тагын да киңәйгән. Яңа катнашучылар арасында – Македония, Сенегал, Мальдив республикалары. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары үзләре дә сыйфатыннан тыш фильмның кайсы илдән булуына да игътибар итүләрен әйтте.

Комиссия рәисе – Россиянең танылган кино белгече Сергей Лаврентьев фестиваль өчен сайлап алынган фильмнарның тематикасына тукталып китте. Аның фикеренчә, Казан кинофестиваленең төп миссиясе аның дивизында ук яңгырый – милләтара, мәдәниятара диалог алып бара белүгә ирешү. Шуңа күрә фестивальдә тәкъдим ителгән фильмнар арасында ислам, мөселманнар тормышы турындагы гына түгел, мәдәниятара мөнәсәбәтләргә кагылган картиналар да урын алган.

Быелгы кинофестивальнең ачышлары дип Лаврентьев «Хайтарма» (Төркия) һәм «Тающий остров» (Әзәрбайҗан) фильмнарын атады. Беренчесе темасы ягыннан кызыклы. Фильм кырым татарларын туган җирләреннән депортацияләү вакыйгасына алып кайта. «Мәгънәви басымы буенча әлеге фильм хәтта Спилбергның «Список Шиндлера» картинасына якын», дип ассызыклый Лаврентьев. «Тающий остров» исә – «эчтәлеген сөйләп биреп булмый торган фильмнардан». Сайлап алу комиссиясе рәисе фикеренчә, фильмда режиссер эше югары дәрәҗәдә башкарылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк