Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры
Конкурс 2014 елның 12 ноябреннән 2015 елның 26 маена кадәр үткәрелә. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге проектта катнаша. 24 декабрьдән 6 гыйнварга кад...
Конкурс 2014 елның 12 ноябреннән 2015 елның 26 маена кадәр үткәрелә.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге проектта катнаша. 24 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр театрда балалар өчен Яңа ел әкиятләре күрсәтеләчәк! Спектакль барышында театр фойесында балалар почмагы эшләячәк. Нәни тамашачыларга үзләренең яраткан әкият каһарманнары белән фотога төшү мөмкинлеге бар. Алар Шрек, Үрмәкүч- малай, Ясмин, Чиполлино әкияте каһарманнары… Шушы көннәрдә спектакльләргә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” белән килгән беренче сыйныф укучыларына атаклы драматург һәм режиссер, актер, татар театрына нигез салучыларның берсе булган Кәрим Гали улы Тинчуринга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышланган музейда экскурсия һәм кызыклы викториналар оешытыру да күздә тотыла. Викторина җиңүчеләренә исә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Хәзерге вакытта Тинчурин театры беренче сыйныф укучыларын үзенең спектакльләрендә көн саен диярлек кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк