Камаллылар Финляндидә
Камал театрының Финляндиягә гастрольләре – күптәнге традиция. 90нчы еллардан башлап камаллылар Хельсинкида 4 мәртәбә булдылар. Соңгы тапкыр театр Финляндия башкаласына 2008 елны З.Хәкимнең “Телсе...
Камал театрының Финляндиягә гастрольләре – күптәнге традиция. 90нчы еллардан башлап камаллылар Хельсинкида 4 мәртәбә булдылар. Соңгы тапкыр театр Финляндия башкаласына 2008 елны З.Хәкимнең “Телсез күке” спектакле белән барды. Бу юлы гастрольләр өчен И.Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” спектакле сайланды. Әлеге лирик комедиядә, чын мәгънәсендә, татар театры “йолдызлары” катнаша.: Наилә Гәрәева, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Ирек Баһманов, Әзһәр Шакиров, Венера Шакирова, Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина... Спектакль 5 декабрьдә, Хельсинки шәһәрендә Татар-төрек диаспорасы үзәгендә уйнала. Икенче көнне, 6 декабрьдә шул ук бинада камаллылар татар диаспорасы белән очраша. Артистлар әлеге очрашу өчен татар милли биюләре һәм җырларыннан торган махсус концерт программасы әзерләделәр. Труппа 9 декабрьдә Казанга әйләнеп кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк