Логотип
Архив Материалов

Кариев театры бәйрәмгә әзерләнә

Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә Мәдәният министрлыгының сәнгать һәм авторларны яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, директоры Роберт Морт...

Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә Мәдәният министрлыгының сәнгать һәм авторларны яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, директоры Роберт Мортазин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артистлары Рәмзия Закирҗанова, Илфат Камалиев, Энҗе Камалиевалар катнашты.

Режиссер Ренат Әюпов журналистларга театр өчен бирелгән Офицерлар йорты сәхнәсенең яңа проектын тәкъдим итте. Бинаны Кариев театры карамагына тапшыру хакындагы Указга Татарстан Республикасы премьер- министры Илдар Халиков инде кул куйды һәм реконструкция эшләре башланырга санаулы вакыт кына калып бара. Проект нигезенә театрның баш режиссеры Ренат Әюпов идеяләре салынган, алар «Татинвестгражданпроект» белән берлектә камилләштерелгән.

Театр әлегә ике арада – Гладилов урамында урнашкан бина белән Петербург урамында урнашкан бина арасында «яши». Репетицияләр яңа бинада уза. Әлегә кадәр кинотеатр һәм хәрбиләр йорты рухы белән яшәгән бинага кариевлылар театр рухы сеңдерәләр.

Җитәкчелекнең яңа бинада оркестр булдыру уе да бар. Бу дөрес фикер: Кариев театрында җырлаучы артистлар күп, димәк, сыйфатлы музыкаль спектакльләр куюга этәргеч бар.

Театрның 25 еллык бәйрәменә багышланган кичә 2012 елның 26 ноябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узачак. Тантанада «Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры» китабын тәкъдим итү дә булачак. Китапны төзүче авторлар – Нуриәхмәт Сафин һәм Фәрдия Сәфәргалиева. Кичәнең икенче бүлегендә кариевлылар иң соңгы премьераларын –Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Нигез ташлары» спектаклен уйныйлар.

Яңа сезонга театрда дүрт премьера тәгаенләнгән: «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Рәзил Вәлиев), «Казан ятиме» (Ркаил Зәйдулла), «Бөке» (Илгиз Зәйниев), «Ак Барс маҗаралары» (Хәбир Ибраһим).

Быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Ренат Әюпов Кариев театры өчен курс җыйды. Курста алты егет, өч кыз укый. Студентлар беренче көннән үк репетицияләрдә катнашалар, спектакльләрдә күмәк күренешләрдә «тәҗрибә туплыйлар». Тантаналы кичәдә дә чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк