Курчак театрлары фестиваленең яртысы узды
Оренбург өлкә курчак театры тамашачылар игътибарына Евгений Шварцның барыбызга да балачактан таныш «Снежная королева» әкиятен тәкъдим итте. Спектакль курчаклар төрлелеге белән сөендерде. Монда ке...
Оренбург өлкә курчак театры тамашачылар игътибарына Евгений Шварцның барыбызга да балачактан таныш «Снежная королева» әкиятен тәкъдим итте. Спектакль курчаклар төрлелеге белән сөендерде. Монда кечкенә генә каргалар да булды, кеше буендагы курчаклар да. Ә инде Кар патшабикәсе Снежная королева башы белән сәхнә түшәменә чак кына тимәде.
Белгород курчак театры исә режиссёр Сергей Балыков фронтовик истәлекләренә нигезләнеп язган әсәр буенча «История солдата» спектаклен уйнады. Туган ил, ана, дуслык-туганлык темалары яшь тамашачыларга һәр батырлык кылган саен буйга үсүче солдат язмышы аша күрсәтелде.
Кострома өлкә курчак театрының «Медведь» спектакле исә беренче «Шомбай-fest»ның бизәге булды. «Алтын битлек» премиясенә, Загреб (Хорватия) фестивале гран-приена ия спектакльнең Казан курчак фестиваленең дә бүләкләренә лаек булуы бик ихтимал. Камера спектаклендә актёрларның марионетка курчакларны хәрәкәтләндерүен таң калып карап утырасың. Кайвакыт хәтта бу курчакларны кеше хәрәкәткә китергәненә шикләнә дә башлыйсың... Мондый спектакльләр турында кешедән мең ишеткәнче, бер күрергә кирәк.
P.S. Спектакльләрдән Рәмис Нәҗмиев фоторепортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк