Логотип
Архив Материалов

Милли бизәкләргә сокланып

Чара 2014 елның 21 – 23 апрелендә Казанда узачак. Фестивальнең төп вакыйгасы – Яшь модельерларның «ЭтноДар» конкурсының иң яхшы кием коллекцияләрен тәкъдим итү 22 апрельдә «Корстон-Казан» сәүдә-күң...

Чара 2014 елның 21 – 23 апрелендә Казанда узачак. Фестивальнең төп вакыйгасы – Яшь модельерларның «ЭтноДар» конкурсының иң яхшы кием коллекцияләрен тәкъдим итү

22 апрельдә «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу кунакханә комплексының «Пушкин» залында үтәчәк.

Конкурс коллекцияләрендә Россия халыкларының милли традицияләрен һәм мотивларын кулланучы яшь модельерлардан (18 яшьтән 35кә кадәр) гаризалар кабул 2014 елның 10 мартына кадәр кабул ителә. Иң яхшы коллекция авторлары конкурсның финалында катнашу өчен Казанга чакырылачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Фестивальнең оештыру комитеты рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, «ЭтноДар» фестиваленең милли кием дизайны белән шөгыльләнүче яшь осталар өчен үзенә күрә бер матур традициягә әверелә баруы быел аеруча сизелә. «Әле Фестиваль турында рәсми игълан ителгәнче үк чарага карата кызыксыну зур иде. Хәзер менә Россиянең төрле почмакларында иҗат итүче модельерлардан гаризалар кабул итәбез. Шулай ук милли сәнгать белән шөгыльләнүче коллективлар, милли юнәлештәге декоратив-гамәли сәнгать осталары да Фестиваль белән кызыксыналар. Шуңа күрә быел Фестивальнең программасы бик бай һәм кызыклы булырга охшап тора», – ди Илдар Гыйльметдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк