Логотип
Архив Материалов

Мур кыргыры гламур!

Бу язманың сәхнә өлкәсенә нинди катнашы бар диярсез. Эш шунда ки, гламур культураны бүген сәхнә тарата. Эстрада, шоу-бизнес, кино, музыкаль радиолар – барында да гламурга урын түрдән. Дөрес, хакы...

Бу язманың сәхнә өлкәсенә нинди катнашы бар диярсез. Эш шунда ки, гламур культураны бүген сәхнә тарата. Эстрада, шоу-бизнес, кино, музыкаль радиолар – барында да гламурга урын түрдән. Дөрес, хакыйкатькә хилафлык килмәсен өчен шуны да әйтергә кирәк, «гламур» дигән француз сүзе шарм (шрам белән бутамаска), зәвык, матурлык дигәнне аңлата һәм үзенең гыйффәтле мәгънәсендә бернинди начар төсмергә дә ия түгел. Әмма безнең яшьләрне беләсез бит инде (бабайларча сөйләшим әле), алар бу сүзне шулхәтле зәгыйфьләндерде ки, хәтта көлкегә калдырды. Хәзер бу сүздән азгынлык, мәгънәсезлек, хәтта бераз гомосексуальлек исе килә. Хәер, бездә чит ил сүзләрен астын өскә китерү бик киң таралган. Әйтик, французларга Михаил Круг, Иван Кучин һәм Зиннур җырларын куеп «менә, шансон тыңлагыз, җегетләр!» дисәң, алар бик нык гаҗәпләнәчәк. Чөнки алар өчен шансон ул Аристид Брюан, Эдит Пиаф, Шарль Азнавур.

Гламур яшьләрне ничек танырга соң? Хәер, алар үзләре үк кычкырып тора. Киемнәре чуар булыр, чәчләре буялган, тәннең чыгып торган өлешләрендә күпсанлы йөзек, беләзек һәм чүп-чар. Күрешкәндә, егетләре бер-берсе белән кочаклаша, кызлары чапыр-чупыр үбешә, илнең баш санитар табибы кая карыйдыр. Гламур егетләр хәзер маникюр ясаудан тартынмый, солярийга барып тәннәрен кыздыра, хәтта йөрешләре хатын-кызныкын хәтерләтә башлады. Бруталь ирләрне тиздән кызыл китапка кертәсе булмагае. Брутальлек һәм гламурлык бер казанга сыймый! Кызларның исә бер кулында тәмәке, икенчесендә машина ачкычы, авызында сүгенү. Ирләр хатынлашкан, хатыннар ирләшкән заманда яшибез. Һәм бу хәл сәхнә тормышы белән үрелеп бара. «Игътибар итегез, сәхнәдә егетләр хатын-кыз биюе бии бит, бөтен хәрәкәтләре хатын-кызныкы!», – дигән иде «Кара-каршы» тапшыруында мәрхүм Туфан Миңнуллин. Туфан абыйның әле бер-берсенә назлы карашлар ташлап, дуслык турында җырлаучы егетләрне күргәне булмагандыр.

Төнге клублар элек хулиган белән тулы иде. Хәзер гламур яшьләр белән. Һәм, игътибар итсәң, андагы бөтен нәрсә «гламуризм» белән сугарыла бара, сәхнәдәге чыгышлардан алып көнкүреш җиһазларына кадәр. Элек төнге клубларда сыра стаканнары төз һәм бруталь була иде. Хәзер исә хатын-кыз биле сыман сыгылмалы. Аеруча нечкә күңелле гламурщиклар кич буе лимон кыстырылган коктейль фужеры тотып тора. Телефоннар кешечә генә түгел, стразалар белән бизәлгән. Ярый әле һәрберсендә камера бар. Юкса, минут саен фото һәм видеога төшеп тормасалар, «чуваклар»ның депрессия башланырга мөмкин бит.

«ВКонтакте»га ул очракта нәрсә элергә? Аларның бүген төнге клубта коктейль эчкәнен дуслары белми калса? Катастрофа! «ВКонтакте» дигәннән, социаль челтәрләр – гламур культураны алга этәрүче тагын бер зур көч. Монда һәр кеше йолдыз! Зур кара күзлек киеп, чебен сыман күзләрең белән көзгегә карыйсың да, бишенче айфоның белән үз-үзеңне фотога төшерәсең. Иренеңне сузарга онытма (әгәр инде моңарчы силикон белән суздырмаган булсаң). Мода шуны таләп итә. Китә шунда лайклар, мактаулар! «Син супер!», «матурымка», «няшка», «соска»! Абау, әстәгъфирулла... Гламурщиклар телен cүзлексез аңлармын димә. Һәр социаль төркемнең үз сленгы булган кебек, боларныкы да бар. Хәтта артыгы белән. Әдәби телдә сөйләшкән кеше болар өчен – «динозавр», ягъни искелек калдыгы. Сленгның артуына онлайн аралашулар да йогынты ясый: кайбер сүзләр кыскартыла, кайберләре бозылып үзгәртелә.

Шунысы куркыта, шушы гламурщикларга, cәхнәдән гламур культураны пропагандалаучы җырчыларга яшүсмерләр иярә. Киемнәре, сөйләмнәре, яшәү рәвешләре белән. Алар тормышларын шушы татар клипларында сурәтләнгәнчә булыр дип күзаллый: затлы кафелар, «Мерседес», яхта, озын аяклы кызлар... Завод-фабрика, эш кешесе, укытучы, табиб турында ник бер клип булсын! Хәер, бу татар клипларына гына карамый. Кино индустриясен алыйк – анда да шул ук хәл. Тик шунысын тәгаен беләм, халык моннан бер туячак. Тамашачының ялтыравык һәм стразалардан гайрәте чигәчәк. Чөнки һәр буынның, һәр чорның үз сәерлекләре. «Стиляги» фильмын хәтерлисезме? Андагы яшьләр соры совет идеологиясенә протест рәвешендә яңа тормыш башлый. Көнбатыш аларга үрнәк була. Әмма берсе Американы күреп кайткач, чып-чын шок кичерә. Баксаң, анда алай киенмиләр икән бит, стилягалар заманы күптән узган... Безнең яшьләргә дә шундый бер шок җитми. Әлегә башларында бер генә әйбер – гламур. Мур кыргыры гламур.

 

«Сәхнә», 2013, №5 (май)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк