Театр – ул кеше турында сөйләү
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Аюпов киңкырлы, тирән фикерле, алдынгы карашлы шәхес. Ул театрның кабатланмас һәм шул ук вакытта традицияләргә тугры калган үз йөзен булдырды. Бүгенге көндә театрның уңышлы эшләве – режиссёр һәм артистларның бердәмлеген, бер максатка тугры булуын күрсәтә. Ә аларның максаты – изге. Кешеләрне яхшылыкка, яктылыкка чакыру һәм бу дөньяның тылсымына ышандыру.
– Кечкенә чагымда үземнең тормыш юлын театр сәнгате белән бәйләрмен дигән уй юк иде миндә. Питрәч районының Шәле авылында туып үстем. Күп кенә туганнарым, әтием дә туган җиргә хезмәттә булды, техника белән дә дус кешеләр иде. Шуңа мин дә киләчәгемне туган җир белән бәйле күрдем. Ләкин җиденче сыйныфта укыган вакытта безнең клубка Кәрим Тинчурин театрының «Чәчәк ата көнбагыш» дигән спектаклен алып килделәр. Шул көнне беренче тапкыр тере артистларны күрдем. Алар сәхнәдә аерым бер магия һәм шул ук вакытта яшәешкә бик якын чынбарлык тудырдылар. Шул вакытта мин шаккаттым. Алар бит үз-үзләрендәге хисләрне, аеруча да кеше алдында чыгыш ясаудан оялу хисен җиңеп сәхнәгә чыкканнар. Бу көн дөньяга булган күзаллавымны үзгәртте. Үзем тыйнак кына егет идем. Һәм минем дә артистлар кебек каушамый торган кеше буласым килде. Шушы спектакльнең тәэсире миңа көчле этәргеч булды. Театр сәхнәсеннән артист фикер әйтә, геройның эчке дөньясын сурәтли алуын аңлап алгач та сәнгать юлын сайлаячагым ачыкланды. Шул көннән башлап артистларны иң көчле кешеләр буларак кабул иттем.
Аннары безнең нәсел руханилар нәселе булган. Минем ике туган абыем Равил Гайнетдин да кешеләргә рухи юлны күрсәтер өчен дин өлкәсен сайлады. Ә мин, кешеләргә тормыш асылын аңлатыр өчен нәкъ менә сәхнә мөнбәрен якын күрдем. Авторның тирән фикерен, идеясен сәхнә аша кешеләргә тапшыру, сөйләшү – ул догага тиң, – дип башлады сүзен Ренат Аюпов. Шуннан әңгәмәбез ялганып китте.
– Театр училищесын тәмамлаганнан соң Сез хезмәт юлыгызны Галиәсгар Камал театрында актёр буларак башлап җибәргәнсез. Ләкин режиссёрлык эше сезне күбрәк җәлеп иткән. Бу һөнәргә беренче адымнарыгыз ничек ясалды. Остазыгыз Марсель Сәлимҗанов белән беренче тапкыр әлеге уй-ниятегез хакында ничек сөйләшкән идегез?
– Без 19 кеше Мәскәүнең Кече театры каршындагы М.С. Щепкин исемендәге театр училищесының актёрлык факультетын тәмамлап кайткач, легендар Марсель абый янына эшкә килдек. Театр тормышында кайнап яшәү башланды. Һәм шулчакта Марсель абыйның эшен карар өчен өстәмә репетицияләргә кереп күзәтә идем. Ул артистлар белән ничек эшли, авторның идеясен тормышка ашыру өчен нинди алымнар куллана? Мине шушы сораулар борчый иде. Һәм мин аның эшен күреп сокландым. Бу иң көчле һөнәр дип кабул иттем. Марсель абыйның шәхес һәм режиссёр буларак тәэсир итүе миндә режессура белән кызыксынуны арттырды. Һәм мин кече сәхнәдә балалар өчен спектакльләр куя башладым. Беренче спектаклем – Нәкый Исәнбәтнең «Былтыр кысты» дигән фольклор әкияте булды. Марсель абый бу эшем белән бик кызыксынып, үз киңәш-тәкъдимнәрен дә әйтте. Аннары ул вакытта Фәрит Бикчәнтәев ГИТИСны тәмамлап кайткан иде, аның белән дә киңәшләшә башладым. Бераздан тагын да үз спектакльләремне куярга юл ачылды. Гафур Каюмовның «Һинд кызы» һәм Аманулланың «Әлепле артистлары» исемле комедияләре зур сәхнәгә менде. Шуннан инде мин һөнәрле булу өчен Мәскәүнең Е.Б. Вахтангов исемендәге академик театры каршындагы Б. Щукин исемендәге югары театр училищесының режиссёрлык факультетына укырга кердем. Укып һөнәр алу – ул эш коралына ия булу дигән сүз. Югары театраль белемле режиссёр булгач, минем кулда бу корал барлыкка килде.
– Нинди зур һәм җаваплы эшкә алынгансыз. Режиссёрлык эшенә нинди билгеләмә бирер идегез?
– Режиссёр һөнәре ул һәрвакытта өйрәнү, кызыксыну һәм бераз гына тамашачылардан алдарак бару дигән сүз. Һәр спектакль алдыннан дулкынлану, борчылу була. Бу автор актуаль булырмы, юкмы. Артистларның уйнау манерасы искергән булмасмы? Аннары халык килерме, юкмы дип тә борчыласың. Халык спектакльне аңлармы, яратырмы? Һәрчак шушы сораулар белән эш башлыйсың. Театр сәнгатендә билгеле бер кануннар юк. Шуңа да режиссёр һәрчак яңалыкка омтылырга һәм уйланырга тиешле кеше ул.
– Премьера вакытын сез ничек кабул итәсез?
– Ул көн – минем өчен бик җаваплы көн була. Һәм мин премьера спектаклен башыннан ахырына кадәр карыйм. Ул бит инде балаңның йөреп китүен күргән кебек халәт. Мин тамашачының сулышын, спектакльне кабул итүен, артистлар уены белән тәңгәлләштереп күзәтәм.
– Пьеса сайлаганда нәрсәләргә игътибар бирәсез?
– Драматургия – ул театрның нигезе. Яхшы пьеса кулга эләгә икән ул бәйрәм инде. Күптән түгел генә грузин драматургы Авцентий Цагарелиның «Ханума» спектаклен сәхнәләштердек. Анда яхшы драматургия бар, автор диалогларны шәп корган. Аның темасы үз актуальлеген бервакытта да югалтмый. Ә менә урта кул драматургия булганда, автор идеясен тартып чыгару бик авырга туры килә.
– Спектакльдәге рольләрне артистлар арасында ничек билгелисез. Артистның эчке халәтен, темпераментын, мөмкинлекләрен күзаллап аңа билгеле бер рольне тәкъдим итәсезме?
– Артист гел бер яктан гына ачыла икән, бу хәл аның кабатлануына китерәчәк. Мин бу әйбердән куркам. Шуңа да артистларга төрле юнәлештәге рольләрне бирәм. Кайчакта шулай була, артистка гомумән туры килмәгән кебек роль тапшырасың, ә ул аңа яңача эшли башларга бер этәргеч була. Актёрның яңа сулышы ачылгандай була. Аның яшеренеп яткан потенциалы кабына. Мин артистларны җылы зонадан чыгарып, шок халәтенә куям. Бу очракта иҗади яшәеш үзгәрә.
Спектакльгә пьеса сайлаган вакытта артистларны күз алдында тотып укыйм, әлбәттә. Мәсәлән, Гамлетны уйнарга актёрың юк икән, бу очракта әлеге әсәргә тотынмавың яхшырак була инде.
– Театрга читтән артистлар чакыру да шуңа бәйлеме? Мәсәлән, «Сөннәтче бабай» спектаклендә сез Әзһәр Шакировны чакырдыгыз.
– Әйе, безнең артистларга реалистик уйнау мәктәбенең үрнәген күрсәтү нәүбәтеннән миңа читтән чакырылган артист кирәк иде. Безнең яшь аритсларыбыз өчен кирәкле мәктәп булды ул. Эш процессында үзләренә күпме белем тупладылар алар. Шулай тәҗрибә уртаклашу кирәк ул. Безнең үзебезнең өлкән актёрыбыз Нури абый Сафин да яшьләребез өчен үрнәк. Аның да үз мәктәбе бар. Һәм менә шулай тере уен аша әйтеп бетергесез зур тәҗрибә туплана да. Лабораторияләрдә нәрсәгәдер ирешергә тырышканчы, конкрет легендар артистлар эше аша, көчле авторның әсәрен сәхнәләштерү күпкә зуррак нәтиҗәләр бирә. «Микулай» әсәренә Олег Фазылҗановны чакырдым. Олег үзе дә керәшен егете. Һәм безнең урта буын артистларына да мономатериалда артистның сәхнәдә ничек яши алганын, аның эш стилен күрсәтү өчен дә кирәк иде бу. Минем үз эчке лабораториям менә шундый. Максатым – тавыш, шау-шу кубармыйча гына, лаборатория өчен лаборатория эшләтү.
– Сәхнәгә чыгачак спектакльдә сезнең дөньяга карашыгыз, эчке кичерешләргез чагылыш табамы?
– Бу очракта туры әйтәм, әгәр дә мин әсәрне сәхнәләштерергә алынам икән, авторның идеясен ахырга кадәр сакларга, тартып барырга тиешмен. Әгәр дә мин үз фикеремне әйтергә алынам икән, бу дөрес булмаячак. Ул очракта мин үзем әсәр язарга тиеш булам. Мин бервакытта да авторларның фикерен бозмадым.
– Сез куйган спектакльләрдә һәрвакытта да тирән фәлсәфә, эчке кичерешләр, психологик анализ ята. Үз алдыгызга максатчан рәвештә шулай куячакмын дип эш башлыйсызмы?
– Спектакль ул – кеше турында сөйләү. Кеше турында сөйләгәндә без реалистик мәктәпкә таянабыз. Артистларның хис-кичерешләре дә ихлас булырга тиеш. Спектакль тамашачыларны тетрәндерергә тиеш. Шушы тетрәндерүне артистлар белән эшли алмый икән, димәк режиссёр чын режиссёр түгел. Димәк, ул бары тик иллюстратор. Әгәр авторның идеясе артистлар уены аркылы тамашачы хөкеменә чыга алмый икән, димәк тетрәнү булмаячак. Персонажның үз тормышында үзгәреш кичерүен тамашачыга аңалата алсаң – тетрәнү, үзгәреш булачак.
– Әле күптән түгел, театр дөньясына шактый зур тәэсир ясаган «Ал җилкәннәр» спектакленең дә премьерасы булып узды. Әлеге эшегез турында төрле фикерләр ишетергә туры килде. Залдагы тамашачының сәхнәгә күтәрелүе аеруча зур кызыксыну тудырды. Тамашачы сәхнәдә артистлар арасында булды бит. Мондый форматтагы сәхнә эшенең әле татар сәхнәсендә булганы юк иде. Бу фикергә ничек килдегез һәм үз алдыгызга куйган максатларга ирештегезме?
– Әлеге спектакльгә карата төрле фикерләр булачагына алдан ук әзер идем. Әмма һәр кешенең үзенең ал җилкәне бар. Һәм бу хыялын тормышка ашыруны һәр кеше үзенчә күрә. Спектакльнең төп мәгънәсен ача алдым дип уйлыйм. Ә тамаша залын үзгәртү безнең театрның сәхнә мөмкинлекләре чикле булуга да бәйле. Миңа диңгез киңлеге кирәк иде. Ә менә артистлар өчен тамашачы залы ул һәрчак диңгез кебек күренә. Шушы киңлекне тамашачыга да күрсәтәсем килде. Мин физик халәтнең шушы магик мохиткә күчүен дә максат итеп куйдым. Тамашачы бу трансформацияне кабул итте. Хәзерге кешеләр, нигездә, кулланучылар. Ә менә тормышка ашыручылар, барлыкка китерүчеләр алар бик күп түгел. Ә Артур Грей – хыялны тормышка ашыручы. Спектакль барышында тамашачы да бу мохиткә кушылып, үзе дә барлыкка китерүчегә әйләнә.
– Илебезнең башка төбәкләренә һәм чит илләргә дә гастрольләр белән чыккач, сез спектакльләр хакында нинди фикерләр ишетәсез?
– Мәскәүгә гастрольләр белән баргач, «Йосыф» спектаклен карарга Мәскәүнең беренче мэры Юрий Лужков та килгән иде. Безне алдан ук, ул озак тоткарланмый, бераз карагач, китәчәк дип кисәтеп куйганнар иде. Әмма ул сәгать ярым буена безнең спектакльне карады һәм фуршетка да калды. Һәм шулвакытта ул: «Мин хәзер сез татарларның ни өчен шундый көчле булуыгызны аңладым, сез сабыр итә беләсез», – дип үз фикерен әйтте. Ә минем максатым да шушы иде. Сабыр Йосыф кое төбеннән чыгып, ил белән идарә итәрлек дәрәҗәгә күтәрелә һәм сабырлык күрсәтеп туганнарын да кичерә белә. Мин үз максатыма ирештем.
– Матур юбилеегыз көннәрендә сез нинди уй-ниятләр белән янып яшисез? Киләчәктә Габдулла Кариев исемендәге театр татар сәнгате дөньясын нинди яңалыклары белән сөендерәчәк?
– Татар театрының киләчәгенә ышанам. Тик бүгенге көндә безнең максатчан рәвештә кадрлар әзерләү эше туктатылды. Шуңа да кадрлар дефициты бик зур. Димәк, татар театрын үстерү өчен махсус курслар булдырып Мәскәү, Санкт-Петербург югары мәктәпләрендә укытырга кирәк. Мин бу эшләрнең дә тормышка ашуын көтәм. Иртәгесе көндә нәрсә буласын уйларга кирәк. Бүгенге көндә әлеге проблеманың хәл ителешен дә көтәбез.
Озакламый милли бәйрәмебезгә багышланган этномюзикл форматында «Тау башында Сабантуй» исемле спектаклебезне тәкъдим итәчәкбез.
Киләсе сезонга «Шан кызы» дастанын да сәхнәгә куярга ниятлим. Театрда балалар өчен спектакльләр санын арттырырга телим. Балаларны рухи яктан да тәрбияләп, аларда сәнгатькә карата кызыксыну, нигезле, эчке кичерешләрне дә күрсәтә алган кирәкле эшләр башкарырга ниятлим.
Айсылу Имамиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк