Логотип
Архив Материалов

Нибарысы...

  «Монда театр булачак!..» Театр – тереклек. Табигатьтәге һәр «җан иясе» кебек ул туа, үсә һәм… яши. Аның гомер озынлыгын билгеләүче шартлар бик күп, шуларның «иң-иң» дигәннәрен санасак,...

 

«Монда театр булачак!..»

Театр – тереклек. Табигатьтәге һәр «җан иясе» кебек ул туа, үсә һәм… яши. Аның гомер озынлыгын билгеләүче шартлар бик күп, шуларның «иң-иң» дигәннәрен санасак, алар – тугры тамашачы, булдыклы режиссер, көчле драма әсәре һәм талантлы актерлар уены… Сәхнә дөньясының арбасын шушы дүрт тәгәрмәч тартып бара. Әгәр бу «арба» юлларның төрлесеннән – шомасыннан, сикәлтәлесеннән 25 ел буе тәгәри икән, аңа киләчәктә бәхетле язмышлар гына юрыйсы килә. Язмабыз – Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры турында. Хәтерлисездер, Татар илендә башка бер генә шәһәрләргә дә охшамаган каланың исеме ешрак телгә алына башлады. Яшерен-батырын түгел, әлеге шәһәр үзенең оешмалары белән дан казанса да, безнең өчен ул милли рухтагы төбәк булуы белән якын иде. Казан – мәдәният-сәнгать үзәге дип саналса да, монда татарлык әллә ни күзгә ташланмый иде, ә менә Түбән Камада милләт чын мәгънәсендә уянып, «без бар, без исән!» дигән шигарь күтәргән иде. Театр әнә шул милли дулкыннар тирбәлешендә туды. Әгәр ул буш җирдә барлыкка килсә, әллә кайчан тамашачысын чәчеп-сибеп, онытылып бетәр иде. Зарурилык халык күңелендә бөреләнеп чәчәкатмаса, берни хәл итә алмыйсың. 1990 елларда яшьлек каласында иҗат уты кабынган чор… «Җидегән чишмә» кебек әдәби кичәләр гөрләп эшли. Мондый мәҗлесләрдә кунак итеп чакырылулар зур мәртәбә санала. «Кая барасың? – «Җидегән чишмә»гә». Син инде Мәскәүнең үзенә – Кремльгә дә болай ашкынмыйсың, чөнки татар халкының затлы шәхесләре генә кичәнең түрендә утырырга лаек. Шәһәр зурайганнан зурая, яшьләрдә милли горурлык арткан саен арта, инде татар җаны аерым бүлмәләрдәге аерым кичә-түгәрәкләргә генә сыймый, иреккә сусаган егет-кызларыбыз «безгә театр кирәк» дигән фикерне ешрак кабатлый. Мондый теләк-тәкъдимнәр җиңел генә тормышка ашкандыр дип уйламыйм. Баш-муен Мәскәү тарафларына әледән-әле каерылып: «Сез ки ни боерасыз?» – дип торганда, мә, сезгә театр димәгәннәр, әлбәттә. Бездә көрәшсез генә берни дә бирелми, бу татарның маңгаена ук язылган. Түрәләрнең эче пошкандыр. «Җә, ни җитми боларга?» – дигәннәрдер. Әйе, ник татар канәгать түгел? 1989 елда «Нефтехим» берләшмәсенең театр студиясен оештырдылар. Шулай студия килеш яшәп ятсыннар! Монда бер мәзәк искә төшә. Ресторанда дүрт ир-егет кыздырган тозлы кыслаларга заказ бирә. Менә өеме белән заказны китерәләр. Клиентлар шакката: кыслалар үлмәгән, кыслалар селкенә! «Гаҗәпләнмәгез, әфәнделәр, без тәлинкә төбенә бер тере кысла куеп калдырдык, шул барысын да селкетә», – ди официант. Түбән Камада театр төзик дигән гаярь шәхесләребезне, кыслалар белән чагыштырмыйм, ләкин алар өстәгеләрне «ничава гына селкетте».

Кемнәр театрга нигез салды дигәндә без аларның исемен хәтеребездә сакларга тиеш. Ул – «Нефтехим» берләшмәсенең генераль директоры Гаяз Җәмикъ улы Сәхапов, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баш режиссер Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев, Халык иҗаты йорты директоры, Татарстанның атказанган артисты Анатолий Степан улы Богатырев. Рөстәм Галлиев истәлекләрендә болай дигән: «1989-1990нчы еллар. Түбән Кама шәһәренә килеп театр ачу теләге белән янып йөргән чак. Бер төркем җитәкчеләр белән бина эзләп, Кайманов урамындагы 9 нчы йортта торак-коммуналь идарәсеннән калган бүлмәләрне карап йөрибез. Җитәкчеләрнең кайсылары: «Монда театр булла алмый инде. Шулай да, вакытлыча башлап торырга мөмкиндер», – дип, икеләнеп калдылар. Әллә язмыш, әллә ялгыш мин: «Монда театр булачак!» – дип ычкындырдым. Әллә бу сүзләр күктән иңде микән? Барысы да, сәерсенеп, миңа борылып карадылар. Мин уңайсызландым. Кызардым. Еллар үтте. Менә шушы урында Түбән Кама Татар дәүләт драма театры торгызылды, ныклы адымнар белән атлап китте. Зур, көчле, профессиональ коллектив барлыкка килде».

Беренчеләр… Яңа тәпи баскан театрны җитәкләп халык күңеленә илтүче иҗат көчләре – режиссер Рөстәм Әнвәр улы Фатыйхов, директор – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Кыяметдин улы Чабатов, әдәби бүлек мөдире Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова, Татарстанның халык артисткасы Ания Гарифулла кызы Фәттахова, Татарстанның атказанган артисты Мәүҗит Фәттахов, рәссамнар Әхәт Закиров, Ленар Гыйльметдинов, Михаил Греньков, артистлар – Гөлгенә Зәйнуллина, Гөлназ Фәхразиева, Гөлнур Галиева, Олег Фазылҗанов, Айдар Кәримов, Дилә Карпова, Альберт Ибраһимов, Наил Сәйфетдинов, Илшат Мостафин, Илдар Закиров, Фарил Вафиев, Рәис Галиев, Мингали Мөхәммәтшин, Разил Сибгатуллин – алар яз килүен хәбәр иткән беренче карлыгачларга тиң.

Ә үр арты үрләр ничек яулана соң? Беренче сезон «Ак тәүбә, кара тәүбә» (Туфан Миңнуллин) музыкаль комедиясе белән ачыла һәм тамашачыда матур тәэсир калдыра. «Бездә театр бар!» – ди шәһәр халкы. «Бар!» Ә аның рампа утлары тагын да яктырак янсын, ул гел югарыга омтылсын өчен ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә ярыймы? Юк, әлбәттә. Яңа туган балага«кечкенәм, сабыем», – диләр, ул үсә төшкәч «энекәшем яки сеңлем», – диләр, ә егет булгач, олылап исеме белән эндәшәләр. Түбән Кама театры да «сабыем яки энем» дигән исемнәрдән әкрен генә арынырга тотына: 1994 елда шәһәр мәдәният идарәсе карамагына күчә һәм татар яшьләре театры итеп үзгәртелә. 1997 елда ул татар драма театры, ә 2007 елда дәүләт театры статусы ала. Күрәсезме, «сабый» хәзер күзгә күренеп җитлекте. Ул 25 яшьлек «егет» Иншаллаһ, анны 100 яшьлек аксакал кыяфәтендә дә күрергә язсын. Киләчәк буынга, безнең онык-оныкчаларга!

Театрның беренче көннәрендә үк татар драматурглары белән тыгыз элемтә урнаштыруы мактауга лаек. Түбән камалыларның эчкерсез дустына әверелгән, аларны кайгырткан, уңышларына ихлас сөенгән кеше Туфан абый Миңнуллин иде. Әгәр ерак сәфәргә чыкканда берәрсе очраса без аны: «Аягың җиңел булсын!» – дип әйтәбез. Юлыбыз уңмаса: «Их, тегенең аягы авыр икән», – дип уфтанабыз. «Ак тәүбә, кара тәүбә»се белән Туфан абый театрның учагын тергезеп җибәрде. Аның биредә дистәгә якын пьесасы уйналды. Репертуардан төшмичә, еллар сынавын узган әсәрләре театрга аерым бер дан китерде дисәм, һич ялгышмам. Ул артистларны яратты, ул Рөстәмне яратты. Чыгышларында Түбән Кама театрын искә алмыйча калмас, алар турында горурланып сөйләр иде. Вафатыннан соң мәрхүмнең исемен кайсы театрга бирергә кирәк дигән сорау тугач, әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать даирәсендәге кешеләр бертавыштан: «Рөстәм Галиев театрына», – диде. 2012 ел – әнә шул вакыйгасы белән театр тарихына теркәлер, мөгаен. Туфан абыйның рухы шаттыр.

Театрның икенче якын дусты танылган шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев дисәм, шәт бүтәннәр үпкәләмәс. Ул Түбән Камада туып үскән, шунда мәктәп тәмамлаган. Шагыйрь: «Рөстәмне без дустыбыз, тиңдәшебез, фикердәшебез дип саныйбыз! Рөстәмгә шулай ук рәхмәт әйтәсем килә. Моннан дистә ел чамасы элек Туфан ага Миңнуллин Түбән Кама шәһәренә килгәч, шушы зур залда бөтен халык алдында, җитәкчеләр алдында: «Театрсыз шәһәр – шәһәр була алмый, театрсыз шәһәр – населенный пункт кына», – дигән иде. Аның сүзләренә халык та, җитәкчеләр дә, президент та колак салды. Һәм, ниһаять, Рөстәм әфәнденең тырышлыгы белән Түбән Камада дәүләт театры барлыкка килде», – дигән икән, бу бит Рөстәмгә генә түгел, тулы бер театрга мәдхия! Д.Салихов, Г.Каюмов, Р.Корбанов, Ш.Фәхретдинов һ.б. кебек драматурглар да дуслар исемлеген тулыландырыр иде.

«Миңнуллинчылар» дип әйтик әле…

«Башкала театры» яисә «периферия театры» дигән бүленешләрне мин яратмыйм. Театр кайда да – театр, тамашачы кайда да – тамашачы, талант кайда да – талант инде ул. «Миңнуллинчылар» (шулай дип олылап әйтим әле) поэтик формаларга игътибарны арттырып, үз йөзен тапты. Алар гел эзләнүдә, гел хәрәкәттә. Тырышлыкның нәтиҗәсеме бу, әллә Аллаһы Тәгалә бүген аларның эшләрен уң итәме, егерме биш ел эчендә театрның даны Татарстан белән Рәсәйнең чикләреннән ташып чыкты. Шушы көннәрдә генә татар театр сәнгатен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән икән, җырларда җырланганча: «Юкка түгел, юкка түгелдер…». Дүрт ел элек театр Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә үз кандидатурасын күрсәтте, һәм, җәмәгатьчелек моңа каршы ризасызлык күрсәтмәде. Ник дигәндә, «Миңнуллинчылар» үз бәясен белмәсә, бүләккә лаек икәнлекләренә инанмаса, әлеге адымны ясамаслар иде. Шайтан гына өметсез ди, киләчәктә безгә коллективны мондый дәрәҗәле исемнәр белән дә котларга насыйп әйләсен!

Бүген төрле-төрле ярыш-фестивальләрне Түбән Кама театрыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Чынлап та, алар өчен чикләр юк. Кая гына барсалар да, буш кул белән кайтмыйлар үзләре! 1991 елда «Кызлар кызык итәләр» (Туфан Миңнуллин) спектакле белән Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальдә диплом белән бүләкләнгәннәр иде, шуннан бирле «уңыш яңгыры» өсләренә явып кына тора! 2000 елда Түбән Новгородта узган фестивальдә исә («Йөзек һәм хәнҗәр», Юныс Сафиуллин) актер Илшат Мәрдәнов «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңде. 2001 ел. Янә Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальдә катнашу һәм актриса Алсу Вәлиеваның «Әти диясем килә» (А.Хәсәнов) әсәрендә уйнап «Иң яхшы хатын-кыз роле»нә лаек булуы.

Төрки халыкларның халыкара «Нәүрүз» фестивале – сәнгать дөньясының иң якты йолдызы. Ул театрларны үз казанында гына кайнап ятудан коткара, үзара дуслаштыра, үзара рухи алыш-бирешләрне яңарта. Күршеңдә генә ниләр бар – күрәсең һәм ишетәсең. Сокланасың һәм матур көнләшү белән көнләшәсең. Иҗат әһелләре өчен аралашу һава кебек кирәк. Шөкер, Түбән Кама театры «Нәүрүз»дән читкә тайпылмады. 2002 елда ук «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим) спектакле өчен диплом алды. Кама аръягы театрлары фестивалендә Һади Такташның «Җир улары трагедиясе» белән катнаштылар. Анда номинацияләрне ничек җыеп бетергәннәрдер. Татар классикасының заманча чишелеше өчен – баш режиссер; иң яхшы рәссам эше өчен – рәссам; төп ир-ат ролен башкарган өчен – актер тантананың күрке иде.

«Бүре каны» (Н.Гыйматдинова) исемле әсәр буенча куелган спектакль «Нәүрүз» фестивалендә (2009 ел) хәтта ки Мәскәү театр тәнкыйтьчеләрен дә таң калдырды. Бу, һичшиксез, баш режиссер белән актерларның уңышы иде. Әлеге спектакль илгизәргә әйләнде. Улан-Удэда (Бурятия республикасы) тамашачыны бер әсир итсә, Төркиянең Конья шәһәрендә оештырылган «Мең сулыш – бер тавыш» театр фестивалендә театр белгечләренең югары бәясен алды. «Миңнуллинчылар»ның мондый уңышларын санасаң – саннар җитмәс. Алай да тагын бер җиңүне билгеләп үтәр идем: 2013 елда «Хәерле юл» (И.Зәйниев), «Ярсыз ярлар» (Н.Угарин) «Һөнәр+» V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивалендә, режиссерлар А.Гаффаров, Ю.Павловлар диплом белән бүләкләнде. Күкләргә чөясез димәгез, бары тик бу театр өчен сөенү-шатлану дип аңлагыз. Бүгенгесе көндә Дамир Сираҗиев исемендәге мәртәбәле премия лауреатлары өчәү. Алар – баш режиссер Рөстәм Галиев, актер Рәис Галиев, баш рәссам Булат Нәсыйховлар. Ә мактаулы исемнәр алган артистлар һәм хезмәткәрләр дистәләр белән исәпләнә. Бер әңгәмәсендә (2009 ел) Рөстәм әфәнде Галиев: «Периферия театрында артистларның еш алышынып торуы борчый. Фәлән әсәрне куям дип планлаштырып йөрисең дә – күздә тоткан артистың китә дә бара. Кызганыч ки, яшьләр үзәктән читтәге театрга килергә атлыгып тормый, башкалада калырга тырыша», – дигән иде.

Әй Рөстәм, синең Рәис Галиев, Гөлгенә Зәйнуллина, Фарил Вафиев, Дилә Карпова, Гөлназ Фәхразиева кебек сәләтле актерларың һәрберсе унар артистны алмаштыра ләбаса! Ә яшьләр, яшьләр! Физалия Гыйниятуллина, Рафиль Зәйнуллин, Юрий Павлов, Гүзәл Шәмәрданова, Раушан Асатов, Эльвира Ульданова, Алмаз Хөсәенов, Дамир Харисов, Нурсанә Сәләховалар кемнән ким?! К.Станиславский тикмәгә генә: «Сәхнәнең бердәнбер патшасы һәм хакиме – талантлы артист», – димәгәндер.

Түбән Кама театрының бинасы иске, билгеле (алар кайчан үзләренә лаек йортка тиенер икән?), шуңа карамастан, анда иҗади мохит бар, анда яктылык, җылылык, матурлык бар. Һичшиксез, коллективның бердәмлеге-татулыгы җитәкчелеккә бәйле. Рөстәм Галиевкә бәя биргәндә театр белгече Нияз Игъламовның сүзләрен бик урынлы саныйм: «Режиссер хезмәте – катлаулы һөнәр, авыр кәсеп, газаплы иҗат… Аеруча милли театрда. Рөстәм Галиевнең иҗаты һәм аның ниндирәк кеше икәнен аңларга теләсәң, башка килгән беренче фикер: төпле егет».

Хак, бу төплелек коллективны бер йодрыкка туплауда да, чын сәнгать әсәрләре сайлап, тамашачы күңеленә илтеп җиткерә белүдә дә ачык күренә. Зур-зур ачык акционерлык җәмгыятьләрендә топ-менеджер дигән термин кертелсә, Рөстәмгә карата андый сүз кулланмас идем. Театр гаҗәеп дөнья, монда коры саннар, кәгазьләрдәге исәп-хисаплар белән генә «сәхнә әйләнми», тамашачы кебек нәзберек халык каршында, беренче чиратта, күңел белән имтихан тотарга кирәк. «Миңнуллинчылар» 25 ел буе имтиханны иң югары билгеләргә тапшыра, бу – куанычлы фал.

Сәхнә… Пәрдә ачылгач та, иң әүвәл карашлар шунда төбәлә. Сәхнә бизәлеше спектакльнең ярты уңышы, чөнки тамашачы алдында җәйрәп яткан күренеш йә үзенә тартып китерә, йә гайрәтне чигерә. Түбән Кама театрында күп еллар фидакарьләрчә хезмәт иткән баш рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Нәсыйхов Аллаһ бүләге ул. Ә костюмнар буенча рәссам Фәридә Мөхәммәтшина могҗиза иясе. Фәридә ханым чорлар төбенә төшеп эзләнә, гүя ул спектакльдә барган вакыйгаларга ялгап төрле-төрле дәверләргә кайтып килә. Ул заманнарда халык ничек киенгән – шуларны бик оста күзаллый. Күрәсезме, театр һәр яктан бербөтен!

 

Тамашачым, кадерлем…

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының бер урында таптанмавына дәлилләр кирәк икән, 1989–2014 еллардагы репертуарны өйрәнергә тәкъдим итәр идек. Җәмгысе җиде дистәгә якын спектакль яшәү статусы алган, аларга гомер бирелгән. Бәлки, кайсы берсенең гомере кыскарак булгандыр. Сәнгатьнең һәр өлкәсендә андый нәрсәләр күзәтелә: тумас борын әсәрләр егылып үлә. Табигый сайланмыш дигәнең, әлбәттә, сәнгать дөньясына да хас. Без, язманың башында дүрт шартны мөһимнәр рәтенә керткән идек, шуларның берсе – тугры тамашачы дип билгеләдек. Менә шушы «тамашачым, кадерлем» спектакльләрнең гомерен йә кыскарта, йә озынайта түгелмени? Бәлки, килешмәссез, бәлки килешерсез, укучым. Шыгрым тулы залбелән буш заллар – күк белән җир аермасы. Һәр актер, уен башланыр алдыннан яшеренеп кенә пәрдә читеннән залга карамый дисезме?! Карый, билгеле! Әгәр анда алма төшәргә дә урын юк икән, аның башы күккә тия! Ул уйнаганда да күтәренке кәеф белән уйный, чөнки йөзәрләгән-йөзәрләгән тамашачының кайнар сулышын тоя, җылы күз карашын тоя. Мин монда егерме биш еллык репертуарны тәшкил иткән спектакльләрне берәмтекләп санап тормыйм, бары тик, тамашачы буларак, үземә ошаган берничәсен генә әйтеп үтәм. «Алпамыш алпавыты» (Т.Миңнуллин) гармунлы, җыр-биюле, татар авылының бөтен тормышын үзенә сыйдырган комедия. «Җир уллары» (Һ.Такташ) катлаулы һәм илаһи рухтагы трагедия. «Җилкәнсезләр» (Таҗи Гыйззәт) – символик спектакль. Батып бара торган кораб… Оркыя ертык җилкән тегеп утыра… Җилкәнне тегүен тегәләр, ләкин аны күтәрер кеше юк… («Җилкәнсезләр» К.Тинчурин театрында куелды). «Яра» (Мансур Гыйләҗев) драмасы. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар… Тән җәрәхәтеннән дә көчлерәк күңел ярасы… Сугышта балаларын югалткан әти-әниләрнең, тол калган хатыннарның, егетләре әйләнеп кайтмаган кызларның ачы язмышы… «Кадер кичәсе» (Р.Галиев). Авыл таркалган, авыл беткән. Өч йөз яшьлек Карга белән Хәсрәт кенә калган… Татар авылының үкенечле һәм фаҗигале көннәре… Иманым камил, башкалар бу исемлекне тагын-тагын дәвам итәр иде. Һәркемнең үз зәвыгы дигәндәй. «Миңнуллинчылар»га гашыйк тамашачы менә ниләр яза: «Якташыбыз Туфан ага Миңнуллин әсәре буенча куелган «Нәзер» спектаклен тамаша кылу насыйп булды. Актерлар уены, декорацияләр, музыкаль бизәлеш – барысы да бик ошады. Барыгызга да зур рәхмәтемне ирештерәм. Киләсе очрашулар көтеп, хөрмәт белән, Кама Тамагы районыннан – Руслан».

«Бүген «Гөргөри кызын бирә» спектаклен карадым. Бик ошады. Актерларның уены аеруча югары дәрәҗәдә. Тәрҗемә дә сыйфатлы һәм кызыклы. Бик күп уңай хисләр, әллә ничә көнгә җитәрлек энергия алдык. Шундый кызыклы спектакльләрне тагын карыйсы килә. Театрыгызга зур уңышлар телим. Зур рәхмәт! Светлана».

«Безгә, кечкенә генә бер шәһәрдә яшәүчеләргә, шатлык бүләк иткән актерларга һәм режиссерга бик зур рәхмәт. «Тиле яшьлек» спектакле бик ошады. өч сәгать буена геройлар белән бергә төрле кичерешләр кичереп утырдык. Гүзәл».

«Ижминводы» шифаханәсендә «Нәзер» спектаклен карадык. Бик ошады! Соклангыч театр, искиткеч шәп актерлар! Сезнең һөнәри осталыгыгыз бик югары дәрәҗәдә. Сезнең Түбән Камадан килгәнегезне белмәсәм, Г.Камал театры артистлары уйный дип уйлаган булыр идем. Зур рәхмәт! Түбән Камада булган чакта сезнең бүтән спектакльләрне дә карарга тырышачакмын. Ирина».

«Не первый раз мы смотрим ваши представления, Я с переводом слушаю, но все ж Все это не снижает о вас мнение: Ваш коллектив разнообразен и хорош! На сцене страсти, словно в жизни: Любовь и ненависть – здесь все переплелось – Село, деревня, глубина отчизны И быт народа передать вам удалось! Спасибо за душевные мотивы, За суть спектаклей, что нам донесли. Ведь вы нас делаете чуточку счастливей, Чуть ближе к свету, что у нас в дали… Желаем мы вам творческих успехов,

Здоровье каждого да пусть поддержит вас, Так пусть и далее ваши спектакли Идут по миру через весь атлас! Анатолий Мруц».

«Бүре каны» спектакле шулкадәр ошады, сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Рәхмәт артистларга, рәхмәт Рөстәм әфәндегә! Үз юлыгыздан тайпылмыйча, исән-сау эшләгез, халыкны сөендерегез. Кунак».

«Бүген дүртенче тапкыр «СССРда ясалган…нар» спектаклендә булдым. Артистларга, режиссерга һәм бөтен коллективка 3 сәгать буена көлдергәннәре, үзебез турында уйларга мәҗбүр иткәннәре өчен зур рәхмәт. Шәһәребездә шундый театр булганга горурланам! Светлана».

«Исәнмесез, Буа якларыннан Сезгә кайнар сәламнәребезне җибәрәбез. Мин Сезнең театр белән таныш. Беренче тапкыр Казанда М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» исемле трагедиясен караган идем. Аннан соң Сез безнең Буада драма театры сәхнәсендә Н.Гыйматдинованың «Бүре каны» повесте буенча эшләнгән спектаклен күрсәттегез. Һәр ике әсәр дә тарихка кереп калырдай югары режиссура осталыгы белән куелган иде. Рәхмәт Рөстәм Галиевка, рәхмәт артистларга! Тамаша залыннан искиткеч тәэсирләр белән чыктык. Ильегет».

Егерме биш яшь… Еллар бу санга өстәлсен дә өстәлсен иде! Гасыр булып түгәрәкләнер өчен тагын 75 ел гына кирәк. Нибарысы… Озын гомерле бул, Түбән Кама театры!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк