Логотип
Архив Материалов

«Нәүрүз» форумы яңалыклары

Кичә ачылган секцияләрдә семинарлар дәвам итә. Театр тәнкыйте секциясе эшен башлап җибәрде. Әлеге юнәлештә белемнәрен арттырырга теләүчеләр театр тәнкыйтьчесе Игъламов Н.Р. җитәкләгән семинарда к...

Кичә ачылган секцияләрдә семинарлар дәвам итә. Театр тәнкыйте секциясе эшен башлап җибәрде. Әлеге юнәлештә белемнәрен арттырырга теләүчеләр театр тәнкыйтьчесе Игъламов Н.Р. җитәкләгән семинарда катнашачак. Семинарда кичә Камал театры сәхнәсендә уйналган «Мено Фортас» Литва театрының «Идиот» (Ф.Достоевский) спектакле турында фикер алышу була.

Шулай ук форумның икенче көне Якутиядән килгән актриса С.И. Борисованың мастер-классы белән истә калачак. Мастер-класс якутларның тойук дип  аталган традицион җырга багышлана.

Форумның икенче көне «Идиот» спектакле белән тәмамланачак. Спектакльнең режиссеры – Эймунтас Някрошюс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк