Логотип
Архив Материалов

«Нәүрүз» көндәлеге

Фестиваль тәмам. Канәгать арыганлык, янәдән күрешүгә өметләнеп саубуллашулар, истәлеккә төшкән фотографияләр, нәтиҗәләр ясау һәм «Сәхнә» журналының традицион күзәтү материалы. Укучыларыбыз фестив...

Фестиваль тәмам. Канәгать арыганлык, янәдән күрешүгә өметләнеп саубуллашулар, истәлеккә төшкән фотографияләр, нәтиҗәләр ясау һәм «Сәхнә» журналының традицион күзәтү материалы. Укучыларыбыз фестиваль атмосферасын яхшырак тойсын өчен, «Нәүрүз» көндәлеген ике төрле «фестиваль стажы» булган журналист тутырды. Рания Юнысова беренче сезонын ачты. Фестивальне башка еллар белән чагыштыра алырлык тәҗрибәле «нәүрүзче» итеп Илмир Хәбибуллин сайланды.

 

Беренче көн. «Сәхнә» журналының июнь cаны тикшерелә. Урамда тупыл мамыгы оча, эccе, бөркү, кыcкаcы, июнь. «Нәүрүз» башланды.

 

Илмир: «Нәүрүз» фестиваленең унберенчесен ачып җибәрү вазыйфасы «Әкият» Татар дәүләт курчак театрына йөкләнде. «Нәүрүз»нең беренче спектакле нәкъ менә «Кәҗә белән Сарык» булуы берничә сәбәп аркасында символик мәгънәгә ия. Беренчедән, бу иҗаты бөтен төрки дөнья өчен кадерле Габдулла Тукай әсәре буенча куелган спектакль. Икенчедән, «Әкият» театрының күптән көтелгән татар телендәге спектакле. Өченчедән, «Нәүрүз» беренче тапкыр яңа курчак театры бинасына «керде». Моңа бәйле дүртенче сәбәп: быелгы фестивальнең балалар өчен программасы гаҗәеп бай булды. Гомумән, XI «Нәүрүз»не сентябрьдә Казанда узачак Курчак театрларының «Шомбай-fest» халыкара фестиваленә әзерләнүнең генераль репетициясе, дип тә атарга була. Әлегә бу спектакль уңаеннан бер генә курку бар: озак көтеп алынган татарча спектакльнең русча варианты куела. Русчасы татар әдәбиятының бер үрнәген рус телле тамашачыга да җиткерү чарасы буларак әзерләнгән спектакль (ахыр чиктә, синхрон тәрҗемә дә бар бит) татарчасының алмашы ук булмасмы?

Рания: Минем өчен фестиваль М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театрының Ж.-Б. Мольер буенча куелган «Хәйләкәр уеннары» спектакленнән башланды. Дөресен әйтергә кирәк, башлангыч өчен шактый сүрән булды ул. Спектакльнең «Әкият» театры сәхнәсендә куелуы, залның шарлар белән бизәлүе, геройларның чуар костюмнары – барысы да каршымда балалар театры чыгыш ясый дип ышандырды, ләкин программка башка мәгълүмат бирә иде. Костюмнар дигәннән, мине, тамашачы буларак, шактый уңайсызландырган моментлар булды. Мәсәлән, героиняларның чәчкәләрдән ясалган өч катлы торт сыман прическалары. Геацинта биегәндә мин, ирексездән, муенымны җыерып утырдым, шулай эшләмәсәм, катлаулы «торт» ишелеп төшәр кебек иде. Ә менә Скапен ролен башкарган Алмаз Мостафинга лаеклы мактауларны ирештерергә кирәк. Аның экспрессиясе, ялт-йолт килгән күз карашы ук героеның хәйләкәр холкын ачып бирә.

Илмир: Оренбург театрының бу спектакле үзләрендә төрле номинацияләрдә бүләкләр алган. Репертуарда да аңа һәрвакыт урын табыла, гастрольләргә дә еш алып чыга аны М.Фәйзи театры. «Хәйләкәр уеннары»ның фестиваль кысаларында сүлпәнрәк күренүен, «Мольерча ук» булмавын мин иң элек аның бик үк уңышлы сәхнәдә уйналмавы белән аңлатыр идем. Гомумән, Татарстаннан читтә эшләүче Оренбург Татар театры – бик зур эш башкара. 2011 елгы фестивальдә аларның катнашмавы күңелдә борчу уяткан иде. Үзебезнекеләр бит. Үткән фестивальдә шактый түбән дәрәҗәдәге спектакльләре белән чыгыш ясаган Гагауз театрына төрки фестивальдә урын табылмый икән, аларга кая барырга? Әлбәттә, спектакльләрнең гомуми дәрәҗәсе быел югарырак булды. Эшләрнең күбесе истә калырлык булмаса да, урта дәрәҗәдән төшмәде. Бик югары сыйфатлылары да булды, бу хакта театр тәнкыйтьчеләре күп тапкыр әйтте.

Рания: Ф.Бүләков әсәре буенча Туймазы Татар дәүләт драма театры куйган «Каһәрле мәхәббәт» спектаклен карарга дип, Тинчурин театрына юл тоттык. Спектакль башланды. Эчпошыргыч тавышлар, шыгырдаулар, күңелне бутый торган сары ут. Кемнеңдер җаны тыныч түгел иде сыман. Тиздән бу шикнең дөреслеге ачыла – тамашачы төп герой Марсның авыру икәнен аңлый. Ләкин сәхнәдә сурәтләнгән тормыш, мәгънәсез сөйләшүләр, барлык геройларның хастаханәдәге кебек бертөрлерәк аксыл киемнәрдән булуы акыл һәм җан авыруы Марсның гына түгел, башкаларның да тормыш рәвешенә әверелгәненә ишарә ясый.

Илмир: Туймазы театры – «Нәүрүз»ләрнең даими катнашучысы. Гомумән, театрның үз йөзе, үз кыйбласы бар. Әмма Фәйзи театрының спектакле «Әкият»нең зур сәхнәсенә туры килмәгән сыман, Туймазы театрының «Каһәрле мәхәббәт»е өчен Тинчурин сәхнәсе зуррак булды кебек. 2011 елгы фестивальдә Алтай театрының гаҗәеп зур декорация элементлары Тинчурин театрының сәхнәсенә сыймаган иде. Быел исә режиссёр Байрас Ибраһимов һәм рәссам Таң Еникеев тудырган дөнья шул ук сәхнәдә артык «җәелде». Шуңа күрә, Флорид Бүләковның шактый гади сюжетка корылган булса да, режиссёр һәм актёрлар тырышлыгы белән психологизм алымнары ярдәмендә үзенчәлекләргә ия спектакльне тулысынча аңлап, аны кабул итеп бетерү авыррак булды. Бу уңайдан оештыручыларны гаепләп булмый. Казанда театраль мәйданнар белән проблемалар бар. Яшь тамашачы театры үзе бинасыз хәлдә яши. Качалов театры, төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, фестивальне кече сәхнәдә каршы алырга мәҗбүр булды.

Читтәге өч татар театры мәсьәләсен әлегә төгәлләп, Уфа «Нур» театрының икенче фестиваль рәттән Казанга килмәве уңаеннан борчылу сүзләре белән йомгаклыйсы килә. Яңа спектакльләр куела, әмма «Нәүрүз» тамашачысы игътибарына алар һаман да тәкъдим ителми.

Рания: Фестивальнең беренче көне, ни генә дисәң дә, ачылу тантанасы белән истә калды. Чыннан да тантана иде бу. Танышу, күрешү, бердәмләшү тантанасы. Этномузыка – фестиваль ачылышының мөстәкыйль бер элементы булды. Бу музыка ерак далаларда хәтәр җилләр сызгыруын, дуамал айгырлар пошкыруын ишеттереп, кайчандыр кызып аккан каныбызны уйнатты. Залда утыручы һәрбер кешегә, беренче тапкыр ишетүләренә карамастан, таныш булгандыр бу көйләр. Тагын бер истә калганы – экран. Ни өчен экранмы? Ул гадәттәгечә турыпочмаклы түгел, ул түгәрәк. Мин аны символ буларак кабул иттем. Түгəрəк – ул берлəшү, ул мəйдан, ул гадəт-йолаларны искə алу, чыганагыбызга əйлəнеп кайту. Өстəвенə, түгəрəк – Кояш символы, ə Нəүрүз нəкъ менə яңа ел, яңа кояш бəйрəме бит.

Илмир: Фестивальне ачу тантанасында бары тик этно-чыгышлар булуы сөендерде. Əмма аны тамаша залы кысаларына кертү ниндидер артык рəсмилек тəэсире калдырды.

Рания: Иң кызыклы вакыйгалар һəрчак төнгə каршы була. Фестиваль ачылу тантанасыннан соң Й.Фоссе əсəре буенча Г.Камал исемендəге Татар дəүлəт академия театры сəхнəлəштергəн «Җəйнең бер көнендə» спектаклен карар өчен тынычлану җиңел түгел иде. Лəкин тиздəн залның бөркүлеге төньяк диңгезлəрнең салкынча һавасына алышынды. Диңгезнең янəшəдə булуы, дулкыннар шаулавы хəтта геройларның сөйлəшүендə ишетелə иде. Актёрларның сəхнə буенча йөрүлəре Хатынның уй-хатирəлəре белəн бер: алар əле тиз-тиз бүлмəдəн бүлмəгə оча, əле салмакланып синхрон рəвештə бер урында əйлəнə, əле туктап кала. Спектакльдəн соң шуны уйлыйм: Асле эзлəгəнен тапканмы икəн? Тынычланганмы икəн ул? Юктыр. Уйларда шул сорау, ə күңелдə – зур, төпсез күзлəр. Люция Хəмитова героинясының меңлəгəн сорау һəм чиксез ялгызлыгы яшеренгəн күзлəре күңел түрендə калды.

Илмир: «Җəйнең бер көнендə» – һичшиксез, фестивальнең бизəге. Тəнкыйтьчелəр коллегиясе рəисе, «Нəүрүз» дəвамында берничə тапкыр конкурсны кире кайтару турында əйткəн Ирина Мягкова, гран-при булса, аны Фəрит Бикчəнтəев спектакле алачагын белдерде. Бəхəслəшерлек түгел. Беренчедəн, бу хезмəт чыннан да, искиткеч дəрəҗəдə куелган, уйнала һəм əле тиешле дəрəҗəдə бəялəнер. Икенчедəн, быелгы «Нəүрүз»нең күпчелек спектакльлəре еллар узгач истə калырлык булмады. Матур, чиста куелган, актёрлар рольлəрен уңышлы башкарып чыккан, сəхнə бизəлеше, музыкасы үзенчəлекле спектакльлəр булды. Əмма спектакльлəрнең күбесе хəтта килəсе фестивальгə кадəр дə хəтердəн юылачак, дигəн хис күңелне тырмый.

Икенче көн. «Сәхнә» журналы басмага китте. Көн суытты – фестиваль кызды.

 

Илмир: Дөресен əйткəндə, Чаллы дəүлəт курчак театрының «Аулак өй» (Роза Сəхəбетдинова) спектакле бу фестивальнең «балалар өчен» программасында иң сөендергəне булды. Бу театрның яхшырак, тəэсирлерəк спектакльлəре дə бар. Бар гына түгел, алар бик күп. Монысы, иң элек, ничə ел дəвамында бер генə татарча спектакль уйнамаган театрның татар телендə спектакль алып килүе булды. Фестиваль өчен махсус куелса да, һаман да бина мəсьəлəсе хəл ителмəгəн бик яхшы театрның Казанга «Нəүрүз»гə килүе сөендерə. Татар халкының матур традициясе – аулак өйне күрсəткəн уен-спектакльдə (жанры бу хезмəтнең җисеменə тулысынча туры килə) җанлы планнар бик күп. Спектакль яртылаш диярлек интерактивка корылган. Аулак өйнең традицион уеннарында тамашачылар да катнаша. Йөзек салыш уенында мин дə катнашып, спектакльнең интерактивына «үз өлешемне керттем».

Рания: Б.Брехт пьесасы буенча Əлмəт Татар дəүлəт драма театры куйган «Туй» спектаклен «Сəхнə» редакциясеннəн бары мин генə карамаган идем əле. Хезмəттəшлəремнең ислəре китеп сөйлəгəн тəэсирлəре белəн рухланып Рус яшь тамашачы театрына йөгердем. Таң калдырырлык спектакль карау өмете акланды. Сəхнə түрендə утырып, актёрларның үзəгеңə үтəрлек күз карашын тою – аңлатып бетерелмəслек хис. Персонажлар гүя җирəнгеч бөҗəклəр – хəрəкəтлəнүлəре дə, телəклəре дə шул ише. Спектакльнең билгеле бер чишелеш юлы юк сыман, сюжет блоклап тəкъдим ителə. Төп героиня Мəрьямнең авырлы булуы – кульминация булырга тиеш иде, əмма бу момент көтелгəн югарылыкка менеп җитми. Лəкин абсурд театрыннан сюжетның анык чишелеш юлын көтү үзе үк абсурд түгелме? Бəлки кульминация иң башта – тамашачыларның сəхнəгə менеп утырулары ук булгандыр?

Илмир: Бу спектакль турында йə бик күпне əйтергə, йə бөтенлəй сүз кузгатып тормаска кирəк. Əлмəт театрының режиссёр Искəндəр Сакаев белəн икенче хезмəттəшлеге икенче бик яхшы спектакль тудыра. Мин бу спектакльне XI «Нəүрүз»нең үзем өчен топ-спектакльлəре исемлегенə кертəм.

Чуаш дəүлəт курчак театры спектакльлəре һəрвакыт фестивальнең бизəге булып тора. Быелгы эшлəре дə искəрмə булмады. Коллектив катлаулы һəм бик тə популяр əсəргə алынган. Эрик-Эммануэль Шмиттның «Оскар и Розовая Дама» əсəренең бөтен нечкəлеклəрен, бөтен үзенчəлеклəрен, гомеренең үлемгə таба баруын аңлаучы баланың хис-кичерешлəрен җиткерү өчен актёр һəм спектакльнең режиссёры Юрий Филипповка бик күп көч куярга туры килə. «Ходайга 14 хат» – балалар өчен түгел, үсмерлəр һəм олылар өчен спектакль. Сəхнə бизəлеше – хастаханə палатасының ак диварлары. Проектордан файдалану күренешлəргə үзенчə яңа төсмер, яңа укылыш өсти.

Рания: Фестиваль тəртибенең килəсе пункты – Тобиас Бианконе һəм Кристен Шмелор белəн матбугат конференциясе иде. Конференциянең төп темасы – актёрларга һəм актёрлык осталыгы укытучыларына белем бирү проектын төзү. Мондый проектның максаты – регионнарда транснациональ фикер йөртүче укытучылар һəм «үтə-күренмəле», ягъни төрле стереотиплардан арынган актёрлар булдыру. «Сəнгатьне бары тик ирекле кеше генə тудыра ала».

Кап-кара тып-тын залда – «Медея» моноспектакле. Х.Мюллер буенча яшь режиссёр Шамил Дыйканбаев сəхнəлəштергəн əсəрдə төп рольне – фестивальнең шəрəфле кунагы Степанида Борисова башкарды. Якут җыры тамактан гына түгел, күпкə төптəнрəк, кешенең эчке барлыгыннан агыла төсле. Ул тавыш бик еракларга, җир өсте буенча гына түгел, вакыт аша еракларга алып китəргə сəлəтле. Шуңа да якутча моңланган Медея беренчел образына аеруча якын тоелгандыр.

Илмир: Степанида Борисованы моңарчы бары тойук башкаручы буларак кына күрə алдык. Быел исə драма актрисасы буларак та белдек. Васильевның драма сəнгате мəктəбе спектакле һəм «Медея» оештыручыларның тамашачыларга бүлəге булды.

Рания: «Нəүрүз»нең икенче көне Т.Миңнуллин əсəренə куелган «Мулла» спектакле белəн тəмамланды. Минем камалларның «Мулла»сына өченче тапкыр килүем иде. Беренче тапкыр караганда тамашачы бу кыйссадан ни өчен шулхəтле көлгəненə ачуланып утырдым, соңгы караганымда исə, үзем дə рəхəтлəнеп көлдем. Спектакль драма буларак кабул ителми. Лəкин Туфан абыйның Үлем хəтле Үлемне көлкегə чыгарган геройларын, гомумəн татар театрын, табигый шуклык, наянлыктан арындырып булмыйдыр.

Илмир: Фестивальдə Туфан Миңнуллин əсəре буенча икенче спектакль – К.Тинчурин исемендəге Татар дəүлəт драма һəм комедия театрында куелган «Төш». Ике спектакль турында да «Сəхнə» битлəрендə саллы гына рецензиялəр басылды. Ике спектакль дə тамашачыда кызыксыну уятты. Икесенə дə халык бик яратып йөри. Быелгы «Нəүрүз»нең, мөгаен, иң күңелсез ягы шулдыр – Туфан абыйсыз һəм Шамил Закировсыз беренче фестиваль бу.

 

Өченче көн. Алтын урта.

 

Рания: 5 июнь иртəсе хəерле булды: «Алакай» Актүбə өлкə курчак театрының (Казахстан) С.Балыков əсəре буенча «Тезгенеңне бушат һəм оч» спектакле белəн башланып китте ул. Бала-чагага кызыклы һəм аңлаешлы формада тəкъдим ителгəн матур əкияттə кечкенəдəн тəрбиялəнергə тиешле ата-бабаларыңны хөрмəт итү, нəселеңə тап төшермəү темасы күтəрелə. Беренче планда – дус та, яклаучы да, коткаручы да булган ат образы. Дала киңлеклəрен күрсəтү өчен «Əкият» театрының татар спектакльлəре уйналучы сəхнəсе генə кысанрак иде.

А.Арслан исемендəге Төркмəн милли яшьлəр театры (Ашхабад) фестивальгə Г.Данатаров буенча «Парфян мəхəббəте» спектаклен алып килгəн. Əлеге спектакль караучыдан артык тыңлаучы тамашачы өчен куелган. Əсəрнең барлык мəгънəви акцентлары сүз өлкəсенə юнəлтелгəн. Тəрҗемə ярдəмендə генə сөйлəм һəм интонацион төсмерлəр тиешле дəрəҗəдə кабул ителмəде.

Илмир: Бу спектакльне, əллə ни үзенчəлеклəре булмаса да, мин фестивальнең иң яхшы хезмəтлəре арасына кертəм. Ромео һəм Джульеттаның фаҗигале мəхəббəте мотивларын хəтерлəткəн, җирле автор иҗат иткəн тарих. Декорациялəре борынгы империялəр мохитенə охшаш. Мөгаен, Парфян дəүлəте дə шундыйрак булгандыр, киемнəр дə чорга туры килəдер. Əмма спектакльнең иң истə калган үзенчəлеге ул түгел, ə актёрларның һəр сүзне тəмлəп бирүлəре, сүзлəрнең хəрəкəтлəргə туры килүе. Фестивальдə сүз кыйммəте тиешле дəрəҗəдə бəялəнгəн эшлəр булуы сөендерə. «Парфян мəхəббəте» – шундый хезмəт. Ə инде моның иң матур үрнəге, əлбəттə, Анатолий Васильевның «Школа драматического искусства» театры тəкъдим иткəн «Пушкин иртəсе» спектакле.

Рания: «Шанель ханым» – К.Иванов исемендəге Чуаш дəүлəт академия драма театрының (Чабаксар) Н.Коляда əсəре буенча куелган комедиясе. Кызыклы күренеш иде ул: сəхнəдə дə əбилəр, залда да əбилəр. Лəкин сөйкемле җырчы əбилəрнең ансамбль җитəкчесе Сергей Сергеевич белəн гəплəшүлəрен карау урынына зал буенча колакчаларын эшлəтə алмый интегеп йөгереп йөргəн тамашачыларны күзəтергə туры килде.

Илмир: Чуаш театрларының моңарчы «Нəүрүз»лəргə алып килгəн спектакльлəрен искə төшергəч, һəрвакыт бик яхшы спектакльлəр көтəсең. Ни кызганыч, «Шанель ханым» спектакле истə калырлык булмады. Милли үзенчəлеклəргə бай, җыр-биюле матур спектакль үзе. Лəкин, бала өстəлдə баллы əйбер булганда, төчесенə карап та тормый бит, ə быелгы «Нəүрүз»дə «баллы» спектакльлəр күп булды.

Башкорт дəүлəт курчак театры бер фестивальлек тəнəфестəн соң янəдəн «Нəүрүз»гə əйлəнеп кайтты. Тəкъдим иткəн спектакльлəре дə фестивальгə нəкъ туры килеп тора. Вакыйгалар борын-борын заманда барган «Əминбəк» əкияте (Рагидə Янбулатова) яшь тамашачы күңеленə хуш килгəндер.

Музыкаль театрлар һəрвакыт «Нəүрүз»нең бизəге булып тора. Быелгы фестивальдə бу «вазыйфа» шул исəптəн «Читиген» Хакас драма һəм этник музыка театрына (Абакан) йөклəнелде. «Күк ятьмəлəре утравы» – япон авторы Мондзаэмон Тикамацуның Япониянең Омэдзими утравында булган реаль фаҗигадəн соң берничə көн узгач язылган пьесасы буенча куелган поэтик драма. Шулай ук үзенчəлекле, фестивальнең гомуми дəрəҗəсенə туры килерлек эш.

Рания: Бик тə үзенчəлекле «Ромео һəм Джульетта»ны В.Кок-оол исемендəге Тыва дəүлəт музыкаль драма театры тəкъдим итте. Ромео белəн Джульеттадан бигрəк Меркуцио роле үзенчəлекле килеп чыккан. Актёрның экспрессиясе башкаларның талгын уен рəвешенə сыеша алмады, хəтта яралангач та хисчəн Меркуцио үлем агониясендə сəхнə буенча чабулап йөрде. Ə менə спектакльнең музыкасы бик килешле иде. Мəхəббəт темасы искиткеч көй аша бирелде. Гашыйкларның хис-кичерешлəрен əлеге көй сүзсез дə аңлата алды.

 

Дүртенче көн. Җил яңгырга күчте – фестиваль кульминациясенә.

 

Рания: Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход»ы яраткан əсəрлəремнəн булгангадырмы, Төньяк Казахстан өлкə курчак театрының (Петропавловск) «Исəнме, ак пароход, бу мин!» спектакленə зур өметлəр баглаган идем. Көтелгəнчə булмады. Спектакльдəн соң иң беренче туган уй – мондый катлаулы əсəр, гомумəн, балага аңлаешлымы? Балык булып йөзеп китəм дип суда батып үлгəн геройны бала ничек кабул итəр? Спектакльнең куелышы да кайбер аңлашылмаучанлыклар тудыра. Мəсəлəн, бер эпизодта Мамун курчагы зур, икенчесендə кечкенə, Малай курчагы исə гел бер төсле.

Илмир: Алтай Республикасы П.В. Кучияк исемендəге милли драма театрының «Күккə илтүче баскычлар» спектаклен, мөгаен, бу фестивальдə материал белəн эшлəүнең иң яхшы үрнəге дип атап буладыр. Шəүлə театры элементлары, ут белəн уйнау спектакльгə үзенчəлек өсти. Кобо Абэ əсəре Алтай театры куелышында хəтта үзенчəлекле яңгыраш алган. Чын мəгънəсендə фəлсəфи драма. Тамашачыга сорауларга җавап бирү генə түгел, хəтта шушы мизгелдə нəкъ аны борчыган сорауларны кую мөмкинлеге калдырылган.

Рания: Əйе, шактый сораулар уята спектакль. Чынлыкта без үзебез дə чокыр эчендə утырып, көн дə, көн дə бер үк эш – «ком себерү» – белəн шөгыльлəнəбез түгелме? Себермəсəң дə булмый, ə ахыр чиктə – ни мəгънə?

Илмир: «Сулпан» Сибай Башкорт дəүлəт балалар театры «Нəүрүз»лəрне калдырмый. Быел да яшь актёрлар башкорт эпосының иң борынгы поэтик əсəрлəренең берсе – «Урал батыр»ның яңа укылышын тəкъдим итте. Музыкаль əкиятнең авторы – башкорт драматургы Наил Гаетбай.

Рания: Шуша дəүлəт музыкаль драма театры (Баку, Азəрбайҗан) Казанга əзерлəнеп килгəн. М.Ф.Ахунзадə буенча сəхнəлəштерелгəн «Лəнкəран ханы вəзире» комедиялəрендə Казан, Татарстан, чəк-чəк образларына да урын табылган.

Илмир: Спектакльне бик тəмлəп уйнадылар. Иркенлəп. Шуңа да фестивальне кабул итүчелəргə «сəламнəр» дель арте комедиялəре, урам театрларындагы сыман бик урынлы, бик актуаль яңгырады. Декорациялəре милли стильдə эшлəнелгəн. Киемнəре шул ук стильдə, бик зəвыклы, бик кыйммəтле. Тамаша кылып утыру рəхəт. Тарих əллə ни кызыклы һəм үзенчəлекле булмаса да, һаман да бер сөендергəн күренеш – чит-ят темалар һəм материаллар түгел, ə үз авторлары үз җирлеклəре турында язган əсəр. Алай гына да түгел, Азəрбайҗаннарның үз «Бичара кыз»ы һəм «Беренче театры» бу.

Узган фестивальдə татар театрларының күбесе рус əсəрлəрен алып килүе күңелдə ниндидер төер калдырган иде. Быелгы фестивальдə татар драматургиясен дə күрсəтə алдык. Г.Кариев исемендəге Татар дəүлəт яшь тамашачы театрының «Җиде кыз» спектаклен карагач иң беренче фикер «Нəүрүз» өчен бик шəп спектакль бит бу!» иде. Чыннан да шулай булды. «Җиде кыз» – фестивальнең башлангыч идея-традициялəрен дəвам иттерүче, төрки мəдəниятне үстерүче, тамашачыга җиткерүче зур һəм кирəкле хезмəт.

Рания: Н.Исəнбəт əсəренə нигезлəнгəн «Җиде кыз» – Кариев театрының иң күркəм спектакльлəреннəн. Җыр, музыка, шамакайлар уены спектальнең халык иҗаты белəн бəйлəнешен ассызыклый.

«Учур» Кыргызстан дəүлəт яшьлəр театрының (Бишкəк) Ч.Айтматовның «Верблюжий глаз» хикəясе буенча «Анархай...» спектакле җыр белəн башланып китте. Гаҗəп җыр булды ул, чөнки көенең беренче ноталары бик тə үзебезнең «Ак калфак»ка охшаган иде. Кыргызлар милли əдəбиятларына нигезлəнеп иҗат иткəнгəдерме, бу камера спектакле аеруча күңелгə ятышлы булды. Геройлар үзлəре турында өченче заттан сөйли, хикəялəүгə диалоглар үрелеп бара. Бер артык деталь дə юк, бары тик мотор тавышы һəм авырлыктан, арыганлыктан сыгылып төшсəлəр дə, эшлəүдəн туктамаган кешелəр.

Илмир: XI «Нəүрүз»дə катнашкан музыкаль театрларның берсе – Н.Бекежанов исемендəге Кызылорда өлкə музыкаль драма театры (Казахстан). Быел алар сəхнəлəштерү өчен шактый катлаулы һəм кызыклы материал буенча иҗат ителгəн спектакль белəн килде. «Сыңар күз» – төрек драматургы Тургай Нар əсəре. Автор пьесаны Бисат батыр турындагы риваятькə таянып иҗат итə. Спектакль ут куелышы, музыка, төрле тавышлар, актёрларның ритуаль биюлəре, сəхнəдəге əле кискен, əле талгын хəрəкəтлəре белəн көчле тəэсир итə.

Рания: «Школа драматического искусства» театры чыгышы, һичшиксез, «Нəүрүз»нең кульминацион ноктасы иде. Фестивальнең шəрəфле кунагы булган театр Анатолий Васильев дәреслəре дип билгелəнгəн «Пушкин иртəсе» спектаклен тəкъдим итте. Тамаша даһи шагыйрьнең туган көненə туры килде. «Пушкин иртəсе» – шигырь дəресе ул. Бер лирик герой исеменнəн сөйлəнгəн шигырьне дə полилог формасында тəкъдим итеп була икəн. Сүзнең əйтелешенə, интонациягə гаять зур игътибар бирелде. Кайчак шигырьнең укылу рəвешенə таң калып, хəтта мəгънə җебен дə югалтасың. Ə паузалар шулхəтле төгəл, секундлап саналган, киеренкелек шул хəтле көчле, гүя син, тамашачы, үзең дə бу уенда катнашасың, менə синең репликаң яңгырарга тиеш, барысы да шуны көтəдер сыман, ə син... сүзлəреңне оныттың. Шул минутта килəсе шигырь юллары яңгырый, тамаша дəвам итə, ə синең чиялəнеп төенлəнгəн нерв җепселлəрең чишелə, сулышың иркенəя, син тынычланасың. Спектакльдəн соң Камал театры коридорларында бер үк сорау ишетелде: татар шигырен болай укып булмыймыни?

Илмир: Татар шигырен болай укып була. Моның үрнəклəре дə булды. Рəшит Заһидуллин үзенең студентлары – бүген инде театрның əйдəп баручы актёрлары белəн мондый спектакльлəр куя. Тукай шигырьлəрен ишеттек. Үткəн сезонда гына тинчуриннар Мөхəммəт Мəһдиевнең «Без – 41нче ел балалары»н шундый ук əдəби формада тамашачыга җиткерде. Камал театрының кече сəхнəсендə яшь шагыйрьлəр «Яңа дулкын» композициясен тəкъдим итте, «Derdmend» спектаклен уйнады. Игорь Яцко матбугат конференциясендə хəтта бер тамашачы өчен дə уйнарга əзер булуларын əйтте. Бездə сүз тəмен бəялəүче тамашачы тəрбиялəнеп кенə килə. «Нəүрүз»гə Някрошюс спектакльлəрен, Додинның «Европа театры»н һəм шул ук ШДИны чакыру – тамашачы тəрбиялəүнең бер ысулы. ШДИ уйнаган чакта да Васильев фамилиясенə алданып, шаукымга ияреп килүчелəр, спектакль уртасында чыгып китүчелəр булды. Бу спектакльне аңлау түгел, карау өчен генə дə əзерлек кирəк. «Нəүрүз» – зəвыклы тамашачы тəрбиялəү чарасы да. Моның нəтиҗəлəре бар. Ə ШДИ спектакле, һичшиксез, шул «тəрбиялəнгəн» тамашачыларга зур бүлəк.

Рания: Истанбул дəүлəт драма театры (Төркия) Кабан күле ярындагы амфитеатрда Н.Хикмəт буенча «Үзен үзе үтерүче» спектаклен уйнаганда инде күк йөзе караңгыланып кичке салкын төшкəн иде. Шуңа да карамастан мəйданда шактый халык җыелган. Актёрларның яңгыравык тавышлары, бертуктамый агылган музыка, тамашачыларның гаугалы сөйлəшү-көлешүе – барысы бергə зур бер тамашага əверелде. Фестивальнең дүртенче көне Кабан күле буен дəррəү китергəн алкышлар белəн тəмамланды.

 

Бишен көн. Саубуллашабыз. Ә күктә янәдән кояш балкый. «Нәүрүз» кояшы.

 

Илмир: 2013 елгы «Нəүрүз»нең ачышлары арасында мин С.Өметбаев исемендəге Минзəлə Татар дəүлəт драма театрының «Ташкын» (Түнҗəр Җүҗəноглу) спектаклен атар идем. Тəнкыйтьчелəр игътибарын җəлеп иткəн, фестивальнең бизəге булырлык спектакльлəр тудырган яшь режиссёрлар Шамил Дыйканбаев, Сюзанна Ооржак арасында үзебезнең Дамир Сəмерхановның да булуы сөендерə. Спектакль «Сөннəтче бабай», «Мөһаҗирлəр» сыман театр тарихында мөһим роль алачагын һəм аның фестиваль тормышы бай буласына ышанасы килə.

Рания: М.Гафури исемендəге Башкорт дəүлəт академия драма театрының «Ай тотылган төндə» (Мостай Кəрим) спектакле турында алдан сүз күп булды. Имеш, сəхнəгə чын ат менгезəчəклəр. Менгезделəр дə. Теге дөнья кунагын алып кайткан ялтырап торган яллы кап-кара ат чынан да тамашачыны таң калдырды. Лəкин бу – спектакльнең бердəнбер отышлы алымы түгел иде. Спектакльнең аерым детальлəре, метафоралары бик истə калды. Беренче карашка əллə ни күзгə ташланмый торган шул элементлардан əсəр җыела да инде, шушы элементларда аның көче беленə. Мəсəлəн, Тəңкəбикə улының кабер туфрагын кулына алган өлешне искə төшерик. Ана туфрак салынган бəлəкəй генə янчыкны җирдəн күтəрə. Шул ук вакытта арткы планда авыр ташларны күтəреп урыннарыннан кузгаталар. Үлем хəбəренең авырлыгын мең кабат көчəйтə бу. Тəңкəбикə образы гаять үтемле килеп чыккан. Бу көчле хатын-кызда эшкуар ханымнарның үткенлеге дə юк түгел. Режиссёр хəтта сəхнəне дə «киңəйтə» алган. Берничə катлы арткы фон һəм тамаша залын да алгы план итеп билгелəү ярдəмендə ерак офыкларны да, даланың икенче башына ук сузылган юлны да күреп була.

 

 

Кайбер коллективларның, лаеклы эшлəре булса да, финанс яисə башка техник сəбəплəр аркасында фестивальгə килə алмавы турында тəнкыйтьчелəр коллегиясе дə əйтте. Хəтта шундый кыенлыклары булган театрлар өчен махсус фонд булдыру тəкъдиме дə булды. Бу мəсьəлə килəчəктə бəлки ничек тə булса хəл ителер.

«Нəүрүз» кысаларындагы барлык спектакльлəрне дə карап чыгу шактый кыен иде. Шулай да без фестивальнең бер генə мизгелен дə күз уңаеннан ычкындырмаска тырыштык. «Нəүрүз» үзенең «куелыгы», тизлеге белəн кадерле дə инде. Шушы биш көндə фестивальнең һəр катнашучысы үз истəлеген, үз тəэсирен алгандыр. Ə «Сəхнə» журналы өчен XI «Нəүрүз» əнə шундый булып тарихта калачак.

 

«Сәхнә», 2013, №5 (май)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк