Оренбург - Камалга, Камал - Кытайга
Кытай башкаласы Пекин шәһәрендә үтәчәк фестиваль Камал театрының спектакле белән ачылып китәчәк. Г.Камал театры Кытайда фестивальдә булуга карамастан, 14 октябрьдә Академия театрының зу...
Кытай башкаласы Пекин шәһәрендә үтәчәк фестиваль Камал театрының спектакле белән ачылып китәчәк.
Г.Камал театры Кытайда фестивальдә булуга карамастан, 14 октябрьдә Академия театрының зур сәхнәсендә Геор Хугаев әсәре буенча «Кара чикмән» спектакле уйналачак. Әмма В.В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры куелышында. Кавказ кунакларының гастроль программасына Г.Хугаевның тагын бер әсәре кертелде. 15 октябрьдә «Богатый дом» трагедиясе уйналачак.
16 – 21 октябрьдә шулай ук Камал театры сәхнәсендә М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театры чыгыш ясый. Гастрольнең башыннан ахырынача көндез балалар өчен «Волшебная лампа» (М.Непряхин) спектакле уйнала. Шулай ук программада түбәндәге спектакльләр бар: 16, 19 октябрь – «Вестсайдская история» (Л.Бернстайн, А.Лоренц) мюзиклы, 17, 20 октябрь – «Пришел мужчина к женщине» (С.Злотников) лирик комедиясе, 18, 21 октябрь – «Примадонны» (К.Людвиг) комедиясе. Сүз уңаеннан, «Примадонны» – Оренбург театрының бу сезондагы беренче премьерасы.
М.Горький театры Казанда соңгы тапкыр 2005 елда ук булган. Театрның сәнгать җитәкчесе Рифкать Исрафилов белән директоры Павел Церемпилов Казан тамашачысына театрның яңа репертуары, артистлары ошар, дип өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк