Логотип
Архив Материалов

Салават концертларында әйттеләр

  Г.Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган программадан. 2006 ел Нəкъ Рəсəй түрендə тора бер кала – Казан, дилəр, Яше инде меңне узган, җырлары – азан, дилəр. Зурмы дисəң – хə...

 

Г.Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган программадан. 2006 ел

Нəкъ Рəсəй түрендə тора бер кала – Казан, дилəр,

Яше инде меңне узган, җырлары – азан, дилəр.

Зурмы дисəң – хəтəр зурдыр, эчкəн суы – киң Идел.

Колачлап үлчəсəң əгəр – бер миллион колач килер.

Монда метро, парклар, танцевальня, цирк та бар.

Бик зирəк Бабай, Кремль, театрлар, …концерт та бар.

 

«Туган тел» шигыренең юбилеена багышланган программадан. 2009 ел

Робот: Мин кабатланмас, югары интеллектлы робот. Яхшы сыйфатларым санап бетергесез.

Ядкəр: Алай ук түгел. Бер бик зур кимчелегең бар.

Робот: Син минем сукыр эчəгем юклыгын кайдан белдең?

Ядкəр: Синең татар алфавитың юк, безнең телне белмисең. Димəк, безнең белəн сөйлəшə алмыйсың. Ничек син татар алфавитың булмаган килеш Татарстанга килдең, ə?

Робот: Мин килмəдем, мине алып килделəр. Мине алып килүче татарның татар алфавиты минекеннəн дə югырак...

 

2009 елда Мəскəүдə узган программадан

Ядкəр: Заманны ничек кенə авыр димик, без барыбер бəхетле кешелəр. Безнең əле, шөкер, миллəтебез исəн. Җырлыйк дисəк – җырыбыз бар. Телебезне саклау да үзебездəн тора.

Таһир: Һəр заман тарихка аерым вакыйгалары белəн кергəн. Кызык, без яшəгəн чор ничегрəк язылыр икəн тарих китабына?

Ядкəр: Онытылган шəхеслəрне, Гаяз Исхакыйларны кайтарган чор булыр бу. Моңарчы тиңе булмаган татар патшасы Минтимер Шəймиев, җыр патшасы Илһам Шакиров заманасы булып язылыр. Заманалар үзгəрер – хəтер, тарих калыр. Һəм җыр калыр, гасырлардан-гасырларга күчəрдəй җыр – мəңгелек.

 

Укытучы елына багышланган программадан. 2010 ел

Укытучы: Без сезнең белəн бергəлəп Шаҗəрə Бəйрəмен яңартачакбыз. Безнең авылда элек 500 хуҗалык булган, мəктəпкə бер йорттан 3-4 бала чыгып киткəн. Җыябыз шуларны. Уйлансыннар. Авыллары, нигезлəре бөтенлəй бетсə, кайтып баш куяр җирлəре дə калмаслыгын аңласыннар.

Авыл малае: Абый, кайтмыйлар алар, əле ит вакыты түгел бит.

Укытучы: Кайтырлар, бəйрəмдə җырчы Салават та була дип хəбəр итəрбез. Җаннары булса кайтырлар.

Авыл малае: Җаннары, дигəннəн, абый, беркөнне телевизордан җан исəбен алабыз, дип сөйлəделəр. Ул ни дигəн сүз?

Укытучы: Башка халыкларны башлап, татарларны җанлап исəплəячəклəр, дигəн сүз ул, Гайнуллин.

 

Салаватның 50 яшьлек юбилеена багышланган программадан. 2011 ел

Ядкəр: Кем нəрсə өчен туа бит. Кемдер тəхет, кемдер җыр, кемдер башка нəрсə өчен. Менə син Салаватның юбилей кичəсен алып барырга дип килгəнсең. Килгəнче досье сын укыдыңмы? Нинди ул, нəрсə ярата, нəрсə яратмый, күңеленə тынычлыкны нидə таба, ə?

Рифат: Мин сезгə шуны гына əйтə алам, бу холкы белəн тынычлыкны вапши таба алмаячак ул.

 

Салават Низаметдинов һəм Салават Фəтхетдиновка багышланган «Ике Салават – бер сəхнə» программасыннан. 2011 ел

Салават Фəтхетдиновка акыл теше əле һаман чыкмаган, дип сөйлилəр. Ул «Нигə миңа акыл теше чыкмый икəн?» – дип, докторга да барган инде. Доктор биргəн язуда: «Это нормально для артистов. Пациент Фатхутдинов не является исключением из правил», дип язылган дилəр язуны күргəн кешелəр. Нормаль, əлбəттə, Əлфия апа Афзалованың акыл теше чыгу түгел сөт тешлəре дə төшмəгəн əле.

 

«Салават + Резеда = Альфред» программасыннан. 2012 ел, гыйнвар

Рифат: Ядкəр абый, сезгə мəктəптə математика кердеме ул?

Ядкəр: А как же.

Рифат: Кем белгəн, вдруг əби патша заманында фəннəр икенче булгандыр. Керсə, əйтеп кара əле «+» белəн «+» тартыламы əле бер-берсенə, əллə «–» белəн «–» мы?

Ядкəр: И, бəби патша заманының надан элементы, ибн Рифат, бу бит физика законы, «+»кə «–» тартыла.

Рифат: Нəрсəдер дөрес түгел бу концертта. Салават абый бөтен җирдə Əлфия апаны яратам дип сөйлəп йөрде-йөрде дə, и вдруг, мə, сиңа! Резеда, имеш!

Ядкəр: Мин сиңа əйтəм бит инде, Салаватның, Резеда Шəрəфиеваның, Альфред Якшимбетовның туган көннəре бер көнне булганга ул, дим.

Рифат: Əйтсəң соң, может миңа башка җавап кирəктер. Может мин гайбəт яратамдыр. Мин менə Алла Пугачева белəн бер көнне тусам, аның белəн «+» буламмы?

Ядкəр: Может...

Рифат: Нəрсə может?

Ядкəр: Алла барын да может. Тик сиңа Галкинның картайганын көтеп торасы була инде. Алай да синең бер «+»ең бар – Пугачеваның татарга чыгып караганы юк əле. Син беренче буласың.

Рифат: Əни генə ачуланыр инде.

Ядкəр: Нəрсəгə?

Рифат: Марҗага өйлəнгəнгə...

 

25 еллык юбилей концертыннан. 2013 ел

Ядкəр: Һəр җан иясе, юлында кемнəр генə очрап, нинди генə хəллəр кылса да, барыбер гомере буе үз күңелендəге фəрештəсе белəн шайтанын көрəштереп яши.

Таһир: Ə Салаватның күңелендə фəрештəлек күбрəкме икəн, əллə шайтанмы?

Ядкəр: Салаватның күңелендə җыр күп аның, Гайнуллин. 

 

«Сәхнә», 2013, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк