«Шомбай-fest» дәвам итә
Көннең беренче яртысында гастрольләре, «Нәүрүз»дә катнашулары аша Казан тамашачысына таныш Башкорт дәүләт курчак театры чыгыш ясады. Күрше республика кунаклары фестивальдә алман авторы Вильгельм...
Көннең беренче яртысында гастрольләре, «Нәүрүз»дә катнашулары аша Казан тамашачысына таныш Башкорт дәүләт курчак театры чыгыш ясады. Күрше республика кунаклары фестивальдә алман авторы Вильгельм Гауфның «Холодное сердце» спектакле белән катнашты. «Башкалар тормышыннан көнләшмә», «масаеп йөрү берәүгә дә килешми» кебек идеяләрне җиткерүче әкиятнең режиссёры – Александр Резниченко. Рәссамнар – Наталья Бирюкова белән Андрей Волков. Композитор – Сергей Миролюбов.
Техник сәбәпләр аркасында Төркиянең «Tempo» курчак театры спектакле 27 сентябрьгә күчерелде. Бүген, 24 сентябрьдә тамашачыларны серб режиссёры Амела Вученович куелышында ике спектакль көтә. Беренчесе – Самара дәүләт курчак театры башкаруында зурлар өчен «Ах, Самара» спектакле. Икенчесен – «Красивая как солнце» дип исемләнгән шәүлә спектаклен – Ингуш дәүләт яшь тамашачы театры тәкъдим итәчәк.
Фото: Рәмис Нәҗмиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк