Логотип
Архив Материалов

Студентлар кичәсе

Егерме дүртенче октябрь якшəмбе көн Үзəк татар эшчелəре клубында Мəскəү югары мəктəплəрендəге татар студентлары якташлыгы файдасына студентларның үз көчлəре белəн киң күлəмдə спектакль-концерт яс...

Егерме дүртенче октябрь якшəмбе көн Үзəк татар эшчелəре клубында Мəскəү югары мəктəплəрендəге татар студентлары якташлыгы файдасына студентларның үз көчлəре белəн киң күлəмдə спектакль-концерт ясалды. Кичə өчен сайланган «Телəнче кыз» (Г.Кутуй əсəре) Əсгать Мəҗитовның оста режиссёрлыгы аркасында уен һəм постановкасы көтелгəннəн яхшы чыкты. Уйнаучыларның күбесе профессиональ артистлар булмыйча, укучыларның үзлəре булуын искə алганда, уенның яхшы башкарылуын, бəлки бу кышкы сезонда Мəскəү публикасы өчен əле беренче күңелле, яхшы башкарылган кичə икəнен əйтеп үтми мөмкин түгел.

Концерт бүлегендə Сара, Разия Садыйковалар тарафыннан «Сания» операсы һəм «Бүз егет»тəн җырланган ариялəр, Кавказ биюлəре, клубның драма түгəрəге тарафыннан үтəлгəн җанлы гəзитə, күмəк декламациялəр, консерватория укучылары Шəрəфетдинов, Мозаффаровлар тарафыннан үтəлгəн скрипка, курай уеннары, М.Терегулов карамагында төзелгəн укучыларның кыллы оркестры, яшь язучылардан Ильясов, Исхаков иптəшлəрнең үз əсəрлəрен чыгып укулары кичəгə аерынкы матурлык бирделəр, җан керттелəр.

Кичəнең тəртибе булуы хакында да берничə сүз: монда инде башка спектакльлəрдəге кебек балалар җыламый, яшь балалы хатыннар, гомумəн балалар бөтенлəй кертелмəве, Мəскəүдəге барлык югары мəктəплəрдəн татар студентларының җыелуы, чыннан да кичəнең тəртипле, студентлар кичəсе икəнлеген күрсəтеп тора иде.

Кичəдəн таралганда килгəн халыкның «Менə ичмаса бу кичə булды, тагын да шундый студентлар кичəсе булгаласа иде,» – дип сөйлəнеп чыгулары, аларны чын мəгънəсе белəн канəгатьлəндерүенə дəлил булып торалар.

Клуб залы халык белəн шыгрым тулы иде, билетлар җитми калды.

 

Архив материаллары буенча Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

Редакциядəн: автор стилистикасы сакланган.

«Сәхнә», 2013, №8 (август)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк