Сызгычыңны сызып җибәр – көйләр агылсын әле
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы теләктәшлеге белән «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры оештыра торган әлеге чара өч скрипкачыны берләштерәчәк. Алар: Хьюго Тиччиати (Швеция), П...
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы теләктәшлеге белән «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры оештыра торган әлеге чара өч скрипкачыны берләштерәчәк. Алар: Хьюго Тиччиати (Швеция), Прия Митчелл (Бөекбритания) һәм Граф Муржа (Россия).
Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов әйтүенчә, мондый форматта фестиваль үткәрү идеясе моннан бер ел элек Казанда Хьюго Тиччиати чыгыш ясаганнан соң барлыкка килгән. «L’arte del arco»ның концепциясен Рөстәм әфәнде түбәндәгечә аңлата. Фестивальдә бер буын вәкиле булган өч халыкара дәрәҗәдәге скрипкачы (нәкъ ике ир-ат һәм бер хатын-кыз) катнаша. Өч программада да И.С. Бахның скрипка өчен концерты, В.А. Моцарт концертларының берсе, романтик пьеса, XX гасырда иҗат ителгән әсәр яңгыраячак. Катнашучыларның барысы өчен дә бер мәҗбүри әсәр дә билгеләнгән. Ул – М.Равельнең «Цыганка» рапсодиясе. Концертларда бер скрипкачы төп солист булачак, калганнары ике скрипка өчен әсәрләрдә аның партнеры сыйфатында чыгыш ясаячак. Һәр катнашучы өчен сольный концерттан тыш күчмә концерт Чаллыда үтәчәк. Моннан тыш, фестиваль кысаларында өч музыкант та осталык дәресләре үткәрәчәк. Хьюго Тиччиати үзенең мастер-классына Лондоннан Страдивари скрипкасын да алып килергә тиеш.
Сезнең игътибарыгызга фестивальнең афишасын тәкъдим итәбез
19 февраль, 15:00
Хьюго Тиччиати мастер-классы
Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбе
20 февраль, 12:00
Прия Митчелл мастер-классы
Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбе
20 февраль, 18:30
Концерт. Солист – Хьюго Тиччиати
ТР С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залы
21 февраль, 18:30
Концерт
Чаллы, Орган залы
22 февраль, 12:00
Граф Муржа мастер-классы
Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбе
22 февраль, 18:30
Концерт. Солист – Прия Митчелл
ТР С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залы
23 февраль, 17:00
Концерт. Солист – Граф Муржа
ТР С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк