Сәнгать алиһәләрен берләштерүче фестиваль
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Тамашаның икенче исеме - «Объединяя музы», ягъни фестивальдә сәнгатьнең төрле өлкәләренә игътибар бирелеп, полистилистик концертлар тәкъдим ителәчәк. 12,16,21 декабрь концертлары ТР С.Сәйдәшев...
Тамашаның икенче исеме - «Объединяя музы», ягъни фестивальдә сәнгатьнең төрле өлкәләренә игътибар бирелеп, полистилистик концертлар тәкъдим ителәчәк. 12,16,21 декабрь концертлары ТР С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, ә 14 декабрьдә концерт ТР Милли музеенда узачак. Тамашачы хореография номерларын (Казан хореография училищесы), комнан рәсем ясау сәнгатен күзәтә алачак (Е.Ермолина), ЗКЗ фойесында Казан рәссамы Татьяна Лярсон күргәзмәсе оештырылачак, музейда үтәчәк концертта исә аерым экспонатларга багышланган композицияләрне ишетергә булачак. Фестивальдә аерым бер сәнгать өлкәсенең төрле жанрлары берләшүе дә күз уңында тотыла. Беренче концертта аккордион, банденеон һәм татар гармуны яңгырашларын чагыштырып булачак. Классик музыка джаз, рок, этно форматларында тәкъдим ителәчәк, хәтта «Битлз» музыкасын борокко стиле яңгырашында ишетеп булачак, дигән вәгъдәләр фестиваль алды интригасын көчәйтә.
Фестивальдә катнашучылар арасында Петербург (А.Метенев), Мәскәү (О.Сакмаров, «Зерна» төркеме), Әлмәт (В.Еремеев), Казан (Р.Вәлиев, «Irish Whisky» ансамбле), АКШ (М.Пятигорский, К.Уобич, Д.Боллер) һәм башка шәһәрләрнең танылган музыкантлары. Фестивальнең төп сәнгати берәмлеге - Казанның «La Primavera» оркестры һәм маэстро Рөстәм Абязов.
12.12.12 - 21.12.12 сихри саннары арасында үтәчәк фестиваль 25 декабрьдә Татар дәүләт филармониясендә Яңа елга багышланган бал белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк