Логотип
Архив Материалов

«ТАНТАНА – 2013». Җиңүчеләр билгеле!

Татар театрының киләчәге – яшь актёрларны барлаучы «Дебют» номинациясендә өч егет көч сынашты. Мәртәбәле жюри К.Тинчурин исемендәге театр актёры Зөлфәт Закиров («Йосыф-Зөләйха» спектаклендә Йәһүд...

Татар театрының киләчәге – яшь актёрларны барлаучы «Дебют» номинациясендә өч егет көч сынашты. Мәртәбәле жюри К.Тинчурин исемендәге театр актёры Зөлфәт Закиров («Йосыф-Зөләйха» спектаклендә Йәһүд роле өчен), Г.Тукай исемендәге Әтнә театры актёры Нияз Заһидуллин («Язын бозлар акканда» спектаклендә Ваяз роле өчен) һәм Әлмәт театры актёры Илсур Хәертдинов («Туй» спектаклендә Кияү роле өчен) арасыннан иң лаеклысы дип соңгысын сайлап алды.

Яшьләр өчен үрнәк – бөтен гомерләрен театрга багышлаган актёрлар өчен «Намус һәм тугрылык» номинациясе җиңүчесе – Чаллы Татар драма театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова.

Татарстандагы ике дәүләт курчак театры актёрларының «үз» номинациясе – «Иң яхшы курчак театры актёры» исеменә «Әкият»тән Юрий Чуктиев («Кәҗә белән Сарык» спектаклендә Бай роле өчен) белән Чаллыдан Галина Кузнецова («Дюймовочка» спектаклендә Кристиана роле өчен) дәгъва кылды. Быел җиңү Юрий Чуктиевка бирелде.

«Иң яхшы музыкаль театр актёры» номинациясендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры актёрларының көндәшләре һаман да юк. Бер театрда хезмәт куйган Давид Залеев («Лебединое озеро»да Па-де-труа өчен) белән Максим Поцелуйко («Лебединое озеро»да Ротбарт партиясе өчен) арасында «көрәш»тә Давид Залеев җиңде.

«Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңүчене быел жюри билгеләмәскә булды. Аның каравы, «Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңүче икәү – Г.Камал театры актеры Илдус Габдрахманов («Мулла» спектаклендә Бәдретдин роле өчен) белән К.Тинчурин театры актёры Зөфәр Харисов («Йосыф-Зөләйха» спектаклендә Якуб роле өчен). Әлмәт театрының яшь актёры Динар Хөснетдинов («Туй» спектаклендә Кияүнең дусты роле өчен) өлкәнрәк коллегаларына быелга «юл бирде».

«Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясе җиңүчесе – Г.Кариев исемендәге театр актрисасы Энҗе Камалиева («Нигез ташлары» спектаклендә Гөлҗиһан роле өчен). Бу номинациягә дәгъва кылучылар арасында шулай ук К.Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова («Төш» спектаклендә Елена роле өчен) һәм Казан яшь тамашачы театры актрисасы Елена Ненашева («Женитьба Бальзаминова» спектаклендә Красавина роле өчен) булды.

«Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә Әлмәт театры актрисасы Наилә Нәҗипова («Туй» спектаклендә Хатын роле өчен) белән Г.Камал исемендәге театр актрисасы Ләйсән Рәхимова («Хан кызы Турандык» спектаклендә Зәлимә роле өчен) арасыннан өстенлек Камал театры вәкиленә бирелде.

Кечкенә рольләр булмавын дәлилләүче «Эпизодик рольне иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңүче быел беренче тапкыр билгеләнергә тиеш иде, әмма жюри бу номинацияне дә җиңүчесез калдырырга карар кылды.

«Иң яхшы ансамбль» номинациясендә дүрт театр коллективы тәкъдим ителде. Җиңүчеләр икәү – К.Тинчурин исемендәге театрның «Язмышым юллары» спектаклендә катнашкан актерлар (Лия Вильданова, Гөлназ Нәүмәтова, Резеда Сәләхова, Илфак Хафизов, Артём Пискунов, Булат Зиннәтуллин, Тимур Баһаветдинов, Зөлфәт Закиров, Айгөл Галиуллина) һәм Әлмәт театрының «Туй» спектаклендә катнашкан актерлар (Илсур Хәертдинов, Рамил һәм Сәкинә Минхановлар, Рафик Таһиров, Динар Хөснетдинов, Нәфис Габдрахманов, Эльмира Яһудина, Мәдинә Гайнуллина, Наилә Нәҗипова, Раушан Мөхәммәтҗанов). Номинантлар арасында шулай ук «Әкият» курчак театрының «Кәҗә белән Сарык» спектаклендә катнашкан актёрлары (Рәмзия Фәйзуллина, Фәнзилә Сабирова, Ришат Гыйздәтуллин, Гөлнур Габдрахманова, Юрий Чуктиев) һәм С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының «Ташкын» спектаклендә катнашкан актёрлары (Әлфидә Теряева, Хамматуллин, Ленар һәм Илсинә Миңнемуллиннар, Ильяс Закиров, Гүзәл Хамматуллина, Гөлшаһидә Сәләхова, Эльмира Гәрәева, Венера Нигъмәтуллина, Рифат Хафизов, Илдус Хәлиуллин һәм Чаллы театрыннан махсус чакырылган Инсаф Фәхретдинов) булды.

«Ел вакыйгасы» номинациясендә тәкъдим ителгән өч спектакль дә – Камал театрының «Җәйнең бер көнендә» спектакле дә, Әлмәт театрының «Туе» белән Минзәлә театрының «Ташкын»ы да – вакыйга, әмма «Тантана»га лаек булучы берәү генә. Ул – Г.Камал исемендәге академия театры.

Традиция буенча, жюри махсус бүләкләр дә билгеләде. «Өмет» номинациясендә Искәндәр Низамиев (Г.Кариев театры; «Нигез ташлары» спектаклендә Флорид роле өчен) белән Элина Нурдәүләтова (Буа театры; «Кодалар-кодачалар» спектаклендә Яучы Сара роле өчен) бүләкләнде. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының «Ташкын» спектакле «Театр әһелләре берлеге проектын уңышлы итеп тормышка ашырган өчен» махсус приз белән билгеләнде. «Драматургиядә яңа исемнәр эзләү өчен» махсус номинациясендә диплом М.Апраксина пьесасы буенча куелган «Одуванчик» спектакле өчен А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә театрына тапшырылды. Чаллы курчак театрының матур башлангычы – мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйләрдә спектакльләр уйнау проекты – «Иң яхшы социаль проект» буларак билгеләнде.

Илдар Хановның иҗади сәләтләр фондының махсус премиясенә «Җәйнең бер көнендә» спектаклендә Хатын һәм Хатынның яшь чагы образларын тудырганнары өчен Г.Камал театры актрисалары Люция Хәмитова һәм Ләйсән Фәйзуллина лаек булды.

«Салават» җыр театры Шамил Закиров истәлегенә ел саен биреләчәк махсус премия булдырды. Беренче булып әлеге премияне Г.Камал театрының диктор-тәрҗемәчесе Эльвира Шәрәфиева алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк