Логотип
Архив Материалов

Туфан абый

Туфан абый мөхәррир булгач, бу эш аның үзенә генә калды һәм ул сәхифәне «Исемнәре исемдә» дип атап алып барды, театр дөньясында үзе белгән атаклы шәхесләр турында хатирәләргә багышлады. Язмыш дид...

Туфан абый мөхәррир булгач, бу эш аның үзенә генә калды һәм ул сәхифәне «Исемнәре исемдә» дип атап алып барды, театр дөньясында үзе белгән атаклы шәхесләр турында хатирәләргә багышлады. Язмыш дидем: бүген без, «Исемнәре исемдә» дигән сәхифәне дәвам иттереп, инде Туфан аганың үзе хакында яратып һәм сагынып искә алабыз...

Ул бик күп кешеләр белән аралашты һәм бик актив булды. Бүген аның хакындагы якты хатирәләре белән йөзләгән кеше уртаклаша ала торгандыр... Ни хәл итәсең – бу инде хәзер Туфан абыйның үзенә түгел, безгә кирәк, ул әле һаман безнең остазыбыз: милләт кайгысын кайгырту гамәлендә булсынмы, әдәбиятка мөнәсәбәттәме, йә булмаса, иҗат өлкәсендәме... Ул остаз, якты маяк. Ә безгә исә маяк бик тә кирәк!

Өлгермәде, һәй, өлгермәде Туфан абыебыз июльнең канлы вакыйгаларына карата үз сүзен әйтергә! Югыйсә, изге Ислам динебезне хурлау максатыннан гына кылынган хәл-хәят галәмәте генә түгел, сәбәбе һәм асылы тагын да тирәндәрәк яткан гамәлләргә карата үзенең кискен сүзен әйткән булыр иде ул! Карагруһ җанлы Үзәк Туфан абыйның киткәнен көтеп торган диярсең... Һәрхәлдә, мин үзем бу хәлне шулай дип кабул иттем... Күтәрелеп килгән Татарстан, баш калкытып килгән көчле кавемнең янә башына сугып алу өчен эшләнгән җинаять бит бу, дияр иде ул!

Минем күбрәк Туфан абыйның сәяси һәм җәмәгать эшчәнлеген телгә аласым килә. Туфан абый безнең җитәкчеләргә дә милләт язмышын хәл иткәндә кыюрак булырга кирәклеген искәртеп торды, халык депутаты буларак ул һәрвакыт алдан юл ярып барды, аның сүзе һәркемне канатландырды, кыю итте! Югары даирәләрдә дә аңа таяндылар, аны тыңладылар. Туфан абый юк инде. Әйдәгез, әдәбиятка-сәнгатькә, театрга, эстрада әһелләренә карата шәфкатьле булыйк, егетләр! Сәнгатьне хәерчелек баткаклыгыннан тартып чыгарыйк!.. Туфан абый кебекләрне алыштырыр әдипләребез, сәясәт мөнбәрендә андый шәхесләребез калдымы соң? – дип, зар елаудан туктыйк. Туфан абый рухы бар, ул яши! Шул рухны сеңдереп калган егет-кызларыбызга мәрхәмәтле булыйк. Татар һәм Татарстан данын саклау һәм яклау өчен көчле, үз сүзен  әйтә белгән, талантлы шәхесләр бик кирәк! Туфан абый моны үз мисалында, үз тормышы һәм төгәл гамәлләре белән исбатлап яшәде һәм калганнарга да шуны васыять итеп калдырды.

Васыять үтәлергә тиеш...

 

«Сәхнә», 2012, №10 (октябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк