Югалту
Илебезнең күренекле композиторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Шамил Харис улы Тимербулатов 62 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булды. Шамил...
Илебезнең күренекле композиторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Шамил Харис улы Тимербулатов 62 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булды.
Шамил Тимербулатов – композитор, пианист һәм педагог, Казан консерваториясе профессоры Анатолий Лупповның укучысы. Утыз елдан артык иҗади гомере эчендә Шамил Тимербулатов төрле жанрдагы бик күп әсәрләр язган. Алар арасында хор һәм симфоник оркестр өчен М.Җәлил сүзләренә язылган «Мать» кантатасы, баян һәм халык музыка кораллары оркесты өчен Концерт, фортепиано һәм тавыш өчен «Судьба писем» һәм «На природе» цикллары, күптөрле камера әсәрләре һәм җырлар.
2013 елны Шамил Тимербулатов «Женский лик победы» бишенче симфониясе өчен ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булды. Әлеге әсәрен композитор әнисе истәлегенә һәм Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта көрәшкән һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларга багышлаган.
Мәрхүмне озату – 1 июньдә, 09:30 сәгатьтә, Татарстан урамы, 7 йортта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк