Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының Универсаль залында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәеваны искә алу кичәсе узды

Кичәнең Наилә апа Гәрәева тарафыннан уйналган соңгы спектакль – Барзу Абдураззаков әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган “Исәнме, улым!”нан башлануы очраклы түгел иде. Шушы спектакльне уйнагач күп вакыт узмады, 2023 нче елның ноябрь ахырында Наилә апа арабыздан китеп барды.

2026 нчы елның 22 гыйнварында күренекле актрисаны Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, La Primavera оркестрының дирижёры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов, Әтнә театры, Наилә апаның Казан театр училищесында укыткан беренче һәм Казан дәүләт мәдәният институтындагы соңгы шәкертләре, Әтнә районының Бәрәскә авылыннан якташлары һәм, әлбәттә, хезмәттәшләре искә алды, аның белән бәйле кадерле истәлекләрне бүлеште, җылы хатирәләрне яңартты.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Наилә Гәрәеваның тормыш миссиясе, төп роле ана булуда икәнне басым ясап әйтте. Хәтер яшәгәндә, бөекләребез, алар турында истәлек тә, халкыбыз да яшәячәк, дип ассызыклады ул. Дирижёр Рөстәм Абязов Наилә апа белән бер йортта яшәүләрен искә алды. Ә Бәрәскә авылындагы күршесе, сердәше, физика укытучысы Фәридә Гайнетдинова Наилә апаның аңа, яратып һәм якын итеп “Фәридәкәй” дип дәшүен, гайбәт сөйләмичә, тормыштагы башка кызык хәлләр, гастрольләрдән истәлекләр һәм тагын бик күп күңелле әйберләр турында сөйләшеп капка төбендә утыруларын, аның искиткеч дәрәҗәдә юмарт булуын искә төшерде. Әтнә театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев Наилә Гәрәеваны “Әни килде” спектаклендә баш рольне уйнарга чакыру һәм шуңа әзерлек турында да сөйләде. Баксаң, шушы спектакльгә әзерләнгәндә Рамил абый Наилә апаны Казаннан Әтнәгә үзе йөрткән икән. Наилә апа аның машинасына дога, тәсбих элгән һәм бу матур истәлекле бүләкләр әле һаман да Рамил абый машинасында йөри.

Минем өчен искә алу кичәсенең иң ихлас, матур мизгеле Наилә апаның хезмәттәшләренең бер-бер артлы, урыны белән хәтта бер-берсен бүлдереп истәлекләр белән уртаклашу булды.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина:

“Бүген монда, Универсаль залга килгәндә Наилә апа янәшәмдә барган кебек тоелды. Ул шулай мыр-мыр-мыр килергә ярата иде. “Нәрсә инде бу? Нәрсә инде бу? Барып җитәбезме инде бу Универсаль залыгызга?” дигән төсле. Бик сагынабыз... Наилә апа башта Фәриткә, аннан оныгына бөтен тормышын багышлады. Фәритне берүзе диярлек тәрбияләп үстереп, аңа гыйлем, белем бирде. Театрга, үз халкына, татар халкына карата мәхәббәт тәрбияләп, аны Мәскәүдә укытып, аңа татарча журналлар җибәрә иде. Актрисаның шундый вакыты була: яшь вакытта күп уйный, урта яшьләрдә югалыбрак тора. Наилә апа да сабыр гына көтте үзенә киләсе рольләрен. Менә шул арада ул бөтен тормышын Йосыфны тәрбияләүгә багышлады. Иң мөһиме, Наилә апаның олы яшьләре кадер-хөрмәттә узды. Гади актриса, ана буларак Фәриткә, килене Люциягә, оныгы Йосыфка рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки алар аны кадер-хөрмәттә яшәттеләр һәм соңгы сулышына кадәр янында булып, җан биргән вакытында оныгы Йосыф ясин укып Дәү әнисен Аллаһы Тәгалә хозурына озатты. Шуннан соң, мин ишетеп шаккаттым, Люция кайнанасын соңгы юлга тәһарәтләндереп, юып, ак киемгә киендереп, кәфенләп озатты. Нинди зур савап! Мең рәхмәт аларга!”

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов:

“Менә монда “Исәнме, улым”нан декорация корылган, гел телефон шалтырап тора. Наилә апа, берәр нәрсә булса, “Хисмәт, телевизордан карыйсыңмы? Сине күрсәтәләр. Син яшь чакта бигрәк матур булгансың икән” ди иде. Аннан соң, өлкәнәйгәч берзаман театрга телевизор пультын тотып килгән. “Хисмәт, нишләп бу шалтырамый? Нәрсә булган? Нишләп эшләми бу?” ди”

Сүзне Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша дәвам итеп:

“Бу инде аквариумның җылыта торган приборы ватылганнан соң, Фәрит абыйның күңелен төшермәс өчен балыкларны җылытам дип, кипятильник тыгып куйган төсле. Фәрит абый мәктәптән кайтышка балыклар кайнап өскә күтәрелгәннәр”

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина:

“Театрга килеп керсәң, Наилә апа сиңа карата бик ихлас һәм игътибарлы иде. Килеп керәсең, ул сине аягыңнан алып башыңа кадәр карап менәчәк. Шуннан соң курку керә инде: йә абынып егыласың, йә берәр нәрсә ватыла, йә җимерелә”.

Шәкерте Алсу Нуртдинова:

“Яңа гына авылдан килгән, берни күрмәгән авыл балаларын, каз бәбкәләрен кебек ияртеп, институттан җәяү зоопаркка килдек. Кассага җиткәч Наилә апа “Студентның аның гел акчасы юк инде. Билетларны үзем алам”, - ди. Озак йөргәннән соң, маймыллар торган җиргә килеп җиттек. “Маймыллар янына килгәч үртәсәң, алар, җавап иттереп, сезне үртиячәк. Менә карап торыгыз”, - дип, Наилә апа маймылларны үртәргә тотынды. Кычкыра, сикерә, телләрен чыгара, колакларын күрсәтә. Безнең өчен бу шок, чөнки ул вакытта Наилә апага инде 70 яшь тулып килә иде. Каршыдагы маймыллар, безнең кебек, шаккатып карап торалар. Шуннан бер маймыл килде, акаебрак карады да, кулын йодрыклап алып башына сукты. Шул вакытта сез Наилә апаның ничек кычкырып көлгәнен күрсәгез! «Әйттем бит! Әйттем бит үртиячәк дип! Күрдегезме?”, - дип тагын маймыл үртәргә кереште”

Шундый күңелле хатирәләрне барлап, аның кыңгырау сыман көлүен сагынып, Наилә апаны актриса һәм әни буларак искә алдылар.

Ахырда экранда Наилә апаның фотосы, ә колонкалардан Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз” спектаклендә аның героинясы Миләүшә җырлаган җыр гына яңгырап калды. Бу мизгелдә йөрәге таш булмаган һәркемнең күңеле тулгандыр. Әйе, җырлавыннан һәм җырның сүзләреннән ирексездән күңел тулды. 

Китәм инде, китәм инде.

Китсәм кайталмам инде.

Сынды сабыр канатларым

Сабыр итәлмәм инде.
 

Китәм инде, китәм инде.

Китсәм кала шәлләрем.

Бер ходаем гына белә

Җаннарымның хәлләрен
 

Китәм инде, китәм инде.

Кайтмаска китәм инде.

Сызылып янган шәмнәр кебек

Яныплар бетәм инде.

Сәхнәгә труппа һәм театрның баш режиссёры, Наилә апаның кадерле улы Фәрит Бикчәнтәев чыкты. Ул бу кичтә аз сүзле иде:

“Әгәр дә мин бүген менә монда басып торам икән, әгәр дә мин тормышта, иҗатымда нәрсәгә булса да ирешкәнмен икән, бу барысы да әни аркасында. Монда аның дуслары, якташлары, коллегалары... Барыгызга да зур рәхмәт!”

Мин дә күңелемдә Наилә апа белән бәйле хатирәләрне яңартам.

Театрда эшләгән елларымда еш кына Наилә апа белән театр хезмәткәрләренең буфетында утырып сөйләшергә ярата идек. Ул чаклар шулай кадрлап искә килеп төшә. Менә Наилә апа килеп керә. Аның килүен аяк адымнарыннан ук танып була, чөнки ул еш кына (ә дөресен әйткәндә, һәрвакытта да диярлек) күтәртелгән үкчәле аяк киеменнән йөри иде. Көндәлек тормышта да! Ул беркайчан да үзенең актриса статусы турында онытмады. Һәрчак күз уңында, үрнәк булуын белеп, аңлап яшәде. Менә Наилә апаның “Таңсылу, кәефең юкмы әллә? Утыр әле яныма. Әйдә бергә чәй эчәбез” диюеннән җанга җылы булып китә. Аның белән чәй эчеп алгач бер кайгы яки борчу да калмаган төсле була.

Менә Наилә апа “Шундый матур җыр ишеттем, шуны тыңлап еладым. Кем җырлавын да, җырның исемен дә белмим. Кушымтасындагы сүзләр генә истә калды: Тормыш ул серле бер могҗиза. Табыйк әле шул җырны”, - ди.

Менә театрның Кече залында “капустник” башланырга тора (театр Татарстан 1 адресы буенча урнашкан чакта). Наилә апа “Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!” дип, көр тавыш белән исәнләшеп залга килеп керә, матур теләкләр тели. Бәйрәм вакытында тамашачы булып кына утырмый, үзе дә катнаша. 23 февраль “капустнигында” аның Рәсүл Гамзатовның “Журавли” җырын җырлавы, аңа кушылып китеп залның да моңлануы хәтердә калган

Мизгелнең кадере, кыйммәте, күреп аралашкан шәхесләрнең бөеклеге алар киткәч кенә аңлашыла, сизелә башлый. Ахыр чиктә моңсулык, сагыну хисләре һәм якты хатирәләр генә кала.

Фото – Таңсылу Мостафина

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021