Логотип
Хәбәрләр

Рәшидә Җиһаншина истәлегенә мемориаль такта ачылды

Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йорты диварында РСФСР һәм ТАССР халык артисты, драматург Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) истәлегенә мемориаль такта ачылды.

17 гыйнвар – Россиядә беренче тапкыр билгеләп үтелүче бәйрәм - Артистлар көнендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йорты диварында нәкъ менә Рәшидә Җиһаншинаның мемориаль тактасын ачу очраклы түгел, чөнки ул 17 ел дәвамында (1971-1988) Бөтенроссия театр җәмгыятенең татар бүлеген җитәкли. 

Мемориаль такта ачу тантанасында төрле театр әһерлләре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Рәшидә Җиһаншинаның улы Рафаэль, оныклары бар иде. 

Фото Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021