Җырчы Салават Миңнеханов инстаграм язылучылары белән күңелсез хәбәр белән уртаклашты. Җырчыга операция ясаганнар. «Барыгызга да борчылуыгыз өчен рәхмәт. Кулга операция ясадылар. Мин исән-сау, бар да яхшы», дип язды ул. язылучылары аңа тизрәк терелүен телиләр, нәрсә булганын җырчы әйтми. Мунча төзегәндә егылып төшкәндер дигән фикерләр дә бар.