Логотип
Хәбәрләр

Мирас сагында

2026 елның 4 ноябреннән, Халыклар бердәмлеге көнендә, Казанда Россиянең төрле халыкларының мәдәниятен яктыртачак проект эшли башлый. Дүрт тукталыш – театр, әдәбият, фән һәм «халык аптекасы» – бердәм туристик маршрутка берләштереләчәк. Проект «Үз телем» грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Проектның ике максаты бар. Беренчесе – мәдәни-агарту: милли мәдәниятнең ерак бабаларыбызның гореф-гадәтләре генә түгел, ә безнең бүгенге көнебез дә булуын күрсәтү. Икенчесе – практик: бизәлеш тукталышларны вандализмнан һәм спам-рекламадан саклаячак.

Проектның командасы: проектның җитәкчесе һәм кураторы – Женя Сергеев, концепция авторы – Резеда Гарипова, график дизайнер – Гүзәл Сәфәргалиева, верстка – Снежана Дюгаева.

«Бу проект Казан мирасына яңача карарга тәкъдим итә: төрле милләтләрнең бер-берсен баетып, янәшә яшәү сәләтен күрсәтә. Төрле халык шагыйрьләренең шигырь юллары, йолдыз атамалары, телләр һәм музыка – бу шәһәрне барлыкка китергән кешеләрнең бүген дә юкка чыкмаган эзләре. Халыклар бердәмлеге мең ел дәверендә Казанны дөньяга ачык һәм шәһәрлеләр өчен үзенчәлекле итә», – дип ассызыклый проект авторлары.

Авторларның уйлавынча, тукталыш көндәлек тормышта үткән заманның бүгенге белән очраша торган урыны булырга тиеш. Бу матур идея генә түгел: бизәлгән һәр тукталыш «мәдәни объект»ка әйләнәчәк, димәк, кагыйдә бозучылар спам ябыштырыр алдыннан уйланырга мәҗбүр булачак. 

Әлеге проект түбәндәге тукталышларга кагылачак:

Иске Татар бистәсе тукталышы (Татарстан ур., 14) – «Театр» темасы: тукталыш пәрдәле һәм афишалы чын сәхнәгә әвереләчәк. Монда «театр» сүзенең төрле телләргә тәрҗемәсен, заманчалаштырылган милли киемле геройлар галереясен күрергә мөмкин булачак. Бу тукталышның уникаль өлеше булып Хуҗа Насретдин торачак, дистәләгән халык аны үз мәдәниятенең бер өлеше дип саный.

Париж Коммунасы урамы тукталышы – «Әдәбият» темасы: бу тукталышта автобус көткәндә яки автобуста барганда уку өчен Россия халыкларының китапларына QR-кодлар таба аласыз. Кодларны биредә урнаштыру Россия дәүләт китапханәсенең «Свет» кушымтасы ярдәме белән тормышка ашырылды. Моннан тыш, бу тукталышта сез уен да уйный алачаксыз: эчтән бер сорау бирегез, аннан сан уйлагыз һәм шул сан буенча соравыгызга халык шагыйрьләренең җавабын эзләгез. Янда башка телдә бер сүз белән генә аңлатып булмый торган «тәрҗемәсез сүзләр» блогы урнашачак. 

«Колхоз базары» тукталышы – «Фән» темасы: бу – белемнәрнең берләштерүен исбатлаучы фәнни-агарту павильоны. Монда сез төрле халыкларның «Җидегән йолдызны» ничек атавын белә һәм төрле телләрдә саный алачаксыз. Аерым блок – Казандагы 18 фәнни музей картасы, күпчелегенә тукталыштан җәяү барып җитәргә мөмкин.

«Спорт сарае» тукталышы (Мәскәү ур., 1) – «Халык аптекасы» темасы: бу иң җылы һәм иронияле тукталыш. Монда стресс, борчылу, ару һәм башка күп нәрсәләрдән Россиянең төрле халыклары кулланган чаралар белән таныша аласыз.

Әлеге тукталышлар бер маршрутка Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты ярдәме белән тупланды. Аны Казан экскурсоводы Лилия Нәбиуллина төзеде. Бу маршрут буенча барганда, һәр казанлы һәм шәһәрнең һәрбер кунагы Казаныбызны үзенчәлекле итүче "бердәмлек" турында белә алачак!

Проект Казан Мэриясы, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятләре ярдәме белән тормышка ашырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021