– Тормышыгызның кайсы мизгелендә сез үзегезнең композитор булуыгызны аңлап алдыгыз?
– Мин моны иң баштан ук аңлап алган идем дисәк тә була. Белем алуымның беренче өч елында мин бары тик фортепианода уйнарга өйрәнергә теләгән идем. Ләкин белем алу белән параллель рәвештә мин көйләр дә иҗат иттем. 14 яшемдә Ульяновск өлкәсендә үткәрелгән зур музыкаль конкурста җиңү яуладым, Гран-При алдым һәм гомеремне музыка иҗат итүгә багышларга теләвемне аңладым – шул булгандыр үземне композитор буларак тануым.