Логотип
Хәбәрләр

Казанда София Гобәйдуллинага багышланган күргәзмә ачыла

23 октябрь 15:00 сәгатьтә Казан Ратушасының күргәзмәләр залында заманның күренекле композиторы, дөньяда иң танылган композиторларның берсе София Гобәйдулинаның 95 еллыгына багышланган «Рәссамнар — София Гобәйдуллинага» юбилей экспозициясен ачу була.

Күргәзмәне Казан шәһәре мэриясе, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге оештыра.
Тәкъдим ителә торган күргәзмә дөньяның төрле почмакларыннан иҗатчыларны берләштергән «Заманча сәнгать һәм музыка» масштаблы арт-проектының күпьеллык эшенең кульминациясе булачак. Гобәйдуллина тудырган әсәрләргә музыкаль образларны күзаллауларын Россия һәм чит ил осталары тәкъдим итә. Рәсем сәнгате һәм графика, академизм һәм авангард — күргәзмәдә шушы юнәлешләрдә истәләгән эш тәкъдим ителә.
Экспозиция вакытында залларда София Гобәйдуллина әсәрләре яңгыраячак, лекция-экскурсияләр үткәреләчәк, шулай ук композитор турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021