Батулла энем, минем турыда әллә ниләр сөйләрләр... Мин яңгыравык шәхес булдым, җитез хатын булдым. Ләкин мин сиңа әйтәм: минем ике горурлыгым бар. Мин гомеремдә аракы эчмәдем. Тәмәке тартмадым. Аннан соң теләсә кем белән йөрмәдем. Минем никахлы ирләрем өчәү булды. Беренче ирем — Фатих Бәкер, икенчесе — Фәтхи Борнаш, өченчесе — Фәйзи Гаскәрев иде... Гаскәревтән үзем аерылдым. Икесе миннән тормый торган сәбәпләр аркасында миннән китте...