Сугыш башлангач Шәфыйканың сеңлесе Нурия дә хәбәрсез югала. Ә сугыш беткәч бер көнне Нуриядән хәбәр килеп төшә. Немецларга әсирлеккә төшеп, Германия заводларында кара эшче булып эшләгән, бу коллыктан качып, үз иленә кайта алган сеңлесен Шәфыйка үз янына сыендыра.