Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Гайнуллина Мәдинә Фәрит кызы
“Жорж Данден, яки хур ителгән ир”дә (Ж-Б.Мольер) – Де Сотанвиль ханым, “Ак калфаг”та М.Фәйзинең – Хәмдия, “Туй күлмәге”ндә (М.Гыйләҗев) – Фатыйма, “Кыз урлау”да (М.Кәрим) – Җәмилә Мәдинәнең Әлмәт т...
“Жорж Данден, яки хур ителгән ир”дә (Ж-Б.Мольер) – Де Сотанвиль ханым, “Ак калфаг”та М.Фәйзинең – Хәмдия, “Туй күлмәге”ндә (М.Гыйләҗев) – Фатыйма, “Кыз урлау”да (М.Кәрим) – Җәмилә Мәдинәнең Әлмәт театрындагы беренче рольләре.
Мәдинәбез тойгыларга бай артистка һәм ул һәр образына зур җаваплылык белән карый. Аның сәхнә энергетикасы көчле һәм ул ачык төсләрдә чагыла.
һәр эшендә ул үзен яңалыкка, үзгәрүгә, төрле күчешләргә әзер икәнен, шул ук вакытта татар сәхнәсенең традицияләрен дәвам иттерергә сәләтле артистка итеп раслый. Җырчы, оста биюче Мәдинә Гайнуллина сөйкемлелеге, эчке темпераменты, киң диапазоны, эчкерсез гадилеге, таланты белән Әлмәт театры репертуарында ныклы урынны алып торучы артистка.
Б.Брехтның “Бистә фәрештәсе”ндә Ми Цзю, Н. Исәнбәтнең «Качаклары»ында Сәрби образлары өчен Мәдинә Гайнуллина 2016 елда “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз образы” номинациясендә “Тантана” һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгының «Ел актеры» премияләренә лаек булды.
{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/almet/kiz{/jlex}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк