“Без - Тукай оныклары” төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Яңа Кырлайда татар мәдәниятын өйрәнү, татар телен үстерү буенча оештырылган “Без – Тукай оныклары” дигән лагерь эшли. Ял итүчеләр өчен иң кызыгы – алар биредә чатырлы “шәһәрчек”тә яши. Шунда ук тенни...
Яңа Кырлайда татар мәдәниятын өйрәнү, татар телен үстерү буенча оештырылган “Без – Тукай оныклары” дигән лагерь эшли.
Ял итүчеләр өчен иң кызыгы – алар биредә чатырлы “шәһәрчек”тә яши. Шунда ук теннис, спорт инвентарьлары белән уен мәйданчыгы, саф һавада юыну урыннары, осталык класслары өчен махсус урыннар бар.
Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайнын тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханә дәресләре уздыру, Кушлавыч авылы, Г.Тукай мемориаль, Казан-арты этнография, Әлифба музеена сәяхәт кылу күздә тотылган. Монда олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә җиңү яулаган балалар гына катнаша ала.
Бүген аланлылар “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов һәм “Сәхнә”, “Салават купере” редакциясе хезмәткәрләре белән очраштылар. Тере язучылар белән очрашу балаларда аерата кызыксыну тудырды, алар безне төрле сораулар белән күмделәр.
Бер төркем укучылар белән “Ничек журналист булырга?” дигән темага мастер-класс үткәрдек, бу өлкәдә үзләрен сынап карарга теләгән укучыларга киңәшләр бирдек. "Йөзек салыш" уены уйнарга да җитештек әле. Чара изге Тукай жирендə "Туган тел" жырын жырлап тəмамланды. Истəлеккə бергəлəп фотога да төштек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк