Логотип
Сәнгать

Ихласлыгы белән ямьләндерде

«Сестрёнка» фильмына рецензия.

Автор: Айзилә Сабирова

Апрель аенда «Россия 1» каналында Гүзәл Яхина авторлыгындагы бестселлер нигезендә төшерелгән «Зөйләйха күзләрен ача» сериалы татар дөньясында бик күп бәхәсләр, каршылыклар тудырды. Татар милләтен кимсеткән, халыктан акча суырыр өчен ясалган, олы җансыз һәм нәфрәт уятучы дигән гаепләр интернет челтәрендә киң таралыш алды. Яңа серияләр чыга, давыл тагы да кузгала барды. Нәтиҗәдә, 2019 нчы елда зәңгәр экраннарда дөнья күргән «Сестрёнка» фильмы телгә алынды, күпләрне дулкынландырган сериал белән чагыштырылды. Сәбәбе нидә икән? Сорауга җавап табу максатыннан, әлеге кино әсәргә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Башкорт шагыйре һәм язучы Мостай Кәримовның «Безнең өйнең яме» повестен экранлаштыру соңгы елларда Россия кинематографының иң уңышлы тормышка ашырылган проекты дисәм бер дә хата булмас. «Сестрёнка» фильмы олы мәхәббәт, күңел назлыгы, яктылык һәм яхшылыкның иң матур чагылышларын үз эченә тулаем сыйдырган. Сугыш турындагы фильмнарда киң таралыш алган критерияләр, стереотиплар арткы планда калган, сюжет караңгылыкка юнәлдерелмәгән, ә, киресенчә, яктылыкка таба үрелгән сыман. Картина Бөек Ватан сугышы елларында бара. Фильм башкорт милләтле солдат фашистлар тар-мар иткән, бар хуҗалыкны көлгә әйләндергән йортта бер ятим калган украин кызын табу белән башланып китә. Кыз солдатның туган ягына, башкорт авылына кайтарыла, гаиләсе йортында сыенырга мәҗбүр була. Оксана һәм үзен аның абыйсы дип атаган алты яшьлек Җәмил тел, гореф-гадәтләр аерымлыгы аркасында барлыкка килгән авырлыкларны, сугыш кыенлыкларын бергә, кулга-кула тотынышып җиңеп чыгалар. Бу – патриотик кино. Анда иң мөһиме – илебез фильмнарында кытлык кичергән җанлылык, ихласлык бар. Гади кешенең авыр вакытлардагы риясызылыгы, самими һәм үз яшьләренә караганда акыллырак балалар, сабырлык, миһербанлык һәм батырлык, башкаларга карата кешелеклек, ярдәм кулы суза белү. Болар барысы да «Сестрёнка» фильмында чагыла.

Фильмны Белорет районының Яңа Хәсән авылында Русиянең танылган актёры һәм режиссёры Александр Галибин төшергән. Тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен оригиналь әсәргә кайбер өстәмә эпизодлар да өстәлгән, сценарий авторы – Айдар Акманов. «Сестрёнка» – башкорт телендә киң прокатта барган иң беренче Россия фильмы. Шуңа күрә, әлеге кинокартинага игътибар бик зур күләмдә җиткерелгән, детальләргә зур әһәмият бирелгән. Балаларның шук маҗаралары, үз-үзен тотышлары, сүзләре көлдертә, драматик вакытлар күзләрне яшьләндерә, фильмның соңгы минутлары үксетеп елата. Хикәяләү шуның кадәр гадәти һәм тыныч итеп тамашачыга сөйләнә, артык кискенлек юк. Дөреслегенә ышанмау мөмкин түгел. Сюжет сикереп йөрми,  вакыйгалар эзлеклелеге энҗеләр сыман бер-берсенә ялганып, тулыланып баралар. Нәтиҗәдә – тормыштагы кебек салмак кына барган, ардыртмый һәм туйдырмый торган, кадр саен үзенә җәлеп иткән үзенчәлекле иҗат җимеше.

«Сестрёнка» фильмының иң кыйммәтле хәзинәсе – аның актёрлык составы. Җәмил һәм Оксана ролләрен башкарган 7 яшьлек Арслан Крымчуринга һәм Марта Тимофеевага беренче мизгелләрдән үк ышанасың. Хәзерге кинокартиналарда балалар ролләрен китек, берникадәр фальш белән уйныйлар, үзләрен берникадәр чиклиләр. Бу мондый очрак түгел. Арслан белән Марта фильмдагы кечкенә башкорт авылында күптәннән яшәгән, шул вакытларда уйнап, көлеп йөргән, яшәгән сабый сыман тоела. Икенчел рольләрне уйнаган актёрлар да үз эшләрен профессиональ рәвештә башкарган. Актёрлар шуның кадәр матур, ул вакытка тулаем туры киләләр, диалоглар – ихлас, күңелгә үтеп керерлек.

Фильмда сугыш елларының атмосферасын караучыга җиткерергә, Башкортстанның олы табигатенең бар нечкәлекләрен күрсәтергә тырышканнар. Моңа ирешер өчен фильмны куючы рәссам Вячеслав Виданов җитәкчелегендәге проект өчен декораторлар 1940 нчы еллардагы йортларның төгәл күчермәләрен төзегән. Костюм ягыннан декораторлар да үз хезмәтен профессиональ башкарган. Башкортның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, йортында булган кораллары, бизәк әйберләре – фильм ясаучылар барысын да зур игътибар һәм хөрмәт белән чынга ашырганнар. Табигать күренешләре таң калдыра. Фильм операторы танылган Михаил Агранович Башкортстанның олуг тауларының, ямь-яшел болыннарының, киң Инҗәр елгасының барлык гүзәллеген, бөеклеген экраннар аша тамашачыга җиткерергә сәләтле булып чыкты. «Сестрёнка» да Илья Духовный авторлыгында башкорт җырларына туры китереп, охшатып язылган көйләр дә зур роль уйнап торалар. Шуны әйтергә кирәк: әлеге фильмда бар өлешләр бер-берсен тулыландырып, яңартып, яхшы якка үстереп кенә бара. Нәтиҗәдә – аерыла алмаслык, оста итеп чынга ашырылган иҗат җимеше.

«Сестрёнка» фильмын гаилә белән карарга кирәк. Үтереш, газап, мыскыллау юк бу кино әсәрдә. Сугыш турында фильм дисәләр, барыбызның да күз алдына канлы фронт, адым саен үлем килеп төшә. Юк, шундый ихлас, матур, тупас булмаган кинофильм да сугыш вакытын, андагы кешеләр язмышын гади, күңелгә якын итеп тасвирлый ала икән бит. Милләт язмышы турында фильм дип кычкырсалар, каршыбызга кимсетелгән, кыерсытылган, мескен халык күз алдына килә. Юк, «Сестрёнка» кебек аерым милләт вәкилләрен олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре белән, барлык гореф-гадәтләрен олылап күрсәткән фильмнар да була икән. Кечкенә малай күзлегеннән сөйләнгән әлеге матур, берникадәр самимилек йөрткән фильм карауга тагы да рәхәт өсти сыман. Шуңа күрә, яхшы мәгънәле һәм патриотик кино карыйсыгыз килсә, тизрәк зәңгәр экраннарыгызга «Сестрёнка»ны куегыз.

 

 

Фото: сайт Фонда имени Мустая Карима

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк