«Үзара каргашып йөрү бер дә дөрес түгел»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татар эстрадасында барган каршылыклы «көрәш» берникадәр туктап торган иде. Соңгы матбугат конференциясендә Ландыш Нигъмәтҗанова ике атнадан ялган детекторына утырам, дип вәгъдә итте. Ниһаять, бу көн килеп җитте. Бүген татар эстрадасы артистлары янәдән бергә җыелып, әлеге проблемадан чыгу юлларын эзләде.
Татар эстрадасында барган каршылыклы «көрәш» берникадәр туктап торган иде. Соңгы матбугат конференциясендә Ландыш Нигъмәтҗанова ике атнадан ялган детекторына утырам, дип вәгъдә итте. Ниһаять, бу көн килеп җитте. Бүген татар эстрадасы артистлары янәдән бергә җыелып, әлеге проблемадан чыгу юлларын эзләде.
«Ситуациянең нәрсәдә икәнен белмичә торып, үзара каргашып йөрү бер дә дөрес түгел», – дип искәртә Әлфинә Әзгамова. «Барс Медиа» медиакомпаниясе белән контракт нигезендә эшләмәсә дә, бүгенге көндә җырчы компаниягә бик рәхмәтле. Хәтта үзенең җырчы буларак танылуын да «Барс Медиа» медиакомпаниясенең казанышы, дип ачыклады ул.
Руслан Кираметдинов: «Монда ишетелгән сүзләр барысы да хак. Хәтта бу егетне сәхнәгә чыгармаска, дигән сүзләр дә ишетелде миңа».
Эльмира Нәгыймова да үзенең Казанга килеп, «Барс Медиа»га кастинг аша кереп, әле яшь җырчы буларак җырлый башлаган вакытларын искә ала: «Бер концертта телефоным югалды. Ул вакытта яңа телефон алырга акча да юк бит. Шактый эзләгәннән соң минем телефонымны Иркә алып килеп бирде. Ә икенче юлы Иркәнең телефоны югалгач, полиция хезмәткәрләре килеп артистларның сумкаларын тикшерде. Төшеп калган телефонны бер тамашачы концерт барышында кайтарды».
Иркәнең өстенә ауган шушы пычрак сүзләрдән соң бу мәсьәлә көтелмәгән борылыш алмасмы, дигән сорау туды. Иркәне бердән-бер яклап чыккан җырчы Радик Юльякшинның «Не дай Аллах стать людям, которые устроили эту травлю, виновными в последствии по ст. 110 УКРФ» (<...доведение лица до самоубийства или до покушения на самоубийство путём угроз, жестокого обращения или систематического унижения человеческого достоинства...> – А.Г.), дигән сүзенә җавап итеп, Ландыш нокта куйды. «Монда ялган юк. Әгәр дә минем хакта ялган сүз сөйләсәләр – мин икенче көнне үк полициягә гариза язар идем.Ә Иркә бернинди дә комментарий бирми...».
Димәк, чыннан да Иркә гаепле булып чыгамы? Ни өчен соң артистлар бу мәсьәләне үзара гына хәл итмиләр? Артистлар фикеренчә, уртага салып сөйләшергә омтылыш булган, әмма икенче як (ягъни Иркә) бу тәкъдимне кабул итмәгән.
Бу чуалышларның төп максаты, аңлавыбызча, артистларның үзара тигез булуын теләүдән килеп чыккан. «Бер гаилә икенче гаилә эченә кермәсен иде», – дигән теләктә кала җырчы Азат Фазлыев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарийлар
4
0
0
Нихатле гайбат сойласагез да Ирка Ирка булып кала.Анын чаклы жырларга кирак Але.Анын жырлары колакта.Матур Кой чыгаручылар житмаучелек сиздера.Зофар,Фирзар ,Илгиз,Оскарларнын чоры утеп,боларны алыштырырдайлар Бер Фирдус Кена курена Але.Балки мин белмимдер,радио телевидение Тынлаган юк.Айбат жыр ул урамда ,базарда,дискотека да да ишетела ул.Белерга иде Коне тоне радио телевидениядан Койсез жыр чыгаручыларнын авторларын,Шуна радио телевидения не тынлый алмыйм
0
0
0
0
Ландыш житэклэгэн 5 кешелек гайбэт группасыннан туйдык,гарык булды халык.Конференция дип зурдан кубып аталган гайбэт жыелышында берэр танылган,зыялы,зэвыклы чын артистны курдегезме? ЮК.Алар эшлилэр,дэрэжэлэрен тошереп пычранып йормилэр.Ландыш эйтмешле,монда кутлэренэ типкэн,не востребованный бэндэлэр жэнжал,ток шоу ясап утыралар.Аларга атказанган гайбэтче дигэн мактаулы исем бирергэ кирэк.
0
0
0
0
Дорес,туры эйтелгэн комментарийларны ни очен бетерэсез?
0
0
0
0
Узегезгэ ошамаган комментарийларны чыгармыйсыз,.
0
0