Логотип
Тарих

Карт буйдакның өйләнү кыйссасы

Өченче хатыны белән ул никахлы да, загслы да, шуңа күрә, Батулла: «Синең ничә хатының булды?» – дип сораганнарга: «Бер һәм соңгысы», – дип җаваплана һәм ул ялганламый. Тулы канлы гаилә нәкъ шулай б...

Өченче хатыны белән ул никахлы да, загслы да, шуңа күрә, Батулла: «Синең ничә хатының булды?» – дип сораганнарга: «Бер һәм соңгысы», – дип җаваплана һәм ул ялганламый.

Тулы канлы гаилә нәкъ шулай булырга тиеш.

Мирасы: бөтен әсәрләре – 30ар табаклы 45 китап, шул хисаптан 20 том әсәрләр, әкиятләр, романнар, мәкальләр, сәяхәтнамәләр, мәшһүр шәхесләребез турында документаль-тарихи язмалар, 800 телевизион «Кичке әкиятләр», 150 телевизион «Батулла дәресләре», Коръәннең татарчасы (бу китапның алтынчы басмасы чыкты). Дистәләгән радиотапшырулар, режиссёр буларак профессиональ сәхнәдә куелган 25 спектакль; театр училищесы һәм сәнгать академиясендә остаз булып дистәләгән шәкертләр.

Бүгенге хәле: 2 нче дәрәҗә гарип, йөрәк авыруы аркасында, вакытыннан элек, 1996 елдан лаеклы ялда. Тырышып эшли, 2 угыл үстерә.

Һәвәслеге (хөббиясе): утын яра, печән чаба, болын әнисе (тәмләткеч) җыя, җылкы итеннән казы эшли, эремчектән, катыктан корт ясый.

Зәвыгы: ачык төсләр ярата, бигрәк тә бирәзә (зәңгәрсу) төс аны куандыра. Киҗеле, кызыл тастымаллардан, ашъяулыклардан башка, кызыл, куе кызыл җирлектәге күлмәкләрне сөйми. Бигрәк тә хатын-кыз өстендә. Хатын-кызның чалбар киеп театрга йөрүен өнәми. Чалбар кигән олы яшьтәге хатыннар сәхнәгә чыгып басса, башын аска иеп утыра. Чалбарны хатын-кыз урманга (җиләккә, гөмбәгә) барганда, юлда йөргәндә, бакчада эшләгәндә генә кияргә тиеш дип саный.

Гадәтләре: тәмәке тартмый, ләкин аракы эчкәли, иту кешенекен. Кеше өлешенә күз атмый. Тәмле тамак. Аның яратмаган бер генә ризыгы да юк, серкә салып тозланган яшелчәдән башка. Ләкин шулпасыз пилмәнне серкә белән ашарга бик ярата.

Хыялы: татар халкының фаҗигале язмышы турында тарихи-нәфис фильм төшерү. Төпчек углы Байбулат: «Әти фильм төшерергә өлгермәсә, ул фильмны мин төшерәчәкмен», дип кино институтына (ВГИК) керергә әзерләнә. Рабит әфәнде исә, әҗәлемә чаклы соңгы биш том әсәрләремне китап итеп бастырып чыгара алсам иде, дип өметләнә...

– Рабит әфәнде, сүзне мәхәббәттән, бу изге хискә шәхсән Сезнең караштан башлыйк әле.

– «Яратам, сөям, гашыйк булдым, чын мәхәббәт» диләр. Шагыйрь Ра зил Вәли әйтмешли, «яратам» сүзен артык кычкырып әйтүчеләрнең юлын тау башыннан ишелеп төшкән кар каплый.

Сүз – ул хисләр галәмәте түгел; «сөям» дип – сөймәсәң дә әйтеп була, өзелеп сөеп тә «мин сине яратмыйм» дип әйтүчеләр бар; гомумән, мәхәббәт билгесе сүз түгел – күз, хис-тойгы, кылган гамәл генә сөйгәнне, сөймәгәнне аңлата ала; шуңа күрә мин мәхәббәт турында укучылар алдында гыйльми-фәнни конференция уздырырга алынмыйм, мин гаиләсе алдындагы вазифаларын аталарча, ирләрчә башкарырга тырышучы адәм генә. Хатыным да «сөям-яратам» кебек сүзләр белән төчеләнми, мин аның балаларга, олыларга, ата-анасына, миңа булган мөнәсәбәтен күзеннән, кылынмышыннан төгәл сизәм. Бәс, мәхәббәт, гыйшык-мыйшык турында акыл чалшайтмыйк. Кеше ата-анасы, хатыны (ире), балаларын ихлас кайгырта икән, шул була инде ул чын мәхәббәт. Иң олы мәхәббәт – Аллаһны, ата-ананы, хатыныңны, балаңны ярату.

– Зыялыларыбызның иҗат кичәләренә, концерт-театрларга, бик күпләрне сокландырып дигәндәй, сез гел парлап йөрисез. Алай гына да түгел, яныгызда йә тезегездә улларыгыз булыр. Сезне күргән саен: «Ничек табыштыгыз сез?» – дип сорыйсы килә...

– Хатыным белән мин гади генә таныштым. Әниемә яхшы килен эзли идем, ләкин минем әле үз зәүкым бар, мин юан хатын-кызларга битараф, Рузия нәзек, какча кыз, мин йөри торган саклык кассасында исәп-хисап эшләрен башкаручы булып эшли иде. Аның да кешесе юк икән, мин дә яңа гына тол калган ялгыз бәндә. Таныштык. Озак кына йөрдек. Ни күзәтүчән булсам да, мин аның холкында иң мөһимен күрмәгәнмен. Без аерылыштык, әмма янә очраштык, күңел нидер әйтә, ялгышымны төзәтергә тели иде шикелле. Мин ул вакытта ярдәмчесез калган Кәрим Тинчуринның тол карчыгы Заһидә ханым янына, Тинчурин турында хатирәләр язарга еш барып йөри идем. Янә күрешкәч, Рузияне дә шул очрашуларның берсенә алып бардым. Заһидә ханым Рузияне бер күрүдә ошатты, мин күрмәгәнне ул күрде. Бер-ике тапкыр очрашкач, Рузия өй җыештырып йөргән арада

Заһидә апа миңа:

Карт буйдак булып күп йөрдең, менә Батулланың көйсез көен көйләп тора алучы хатын – Рузияң булыр! – диде.

– Димәк, кавышуыгызга тәүге фатиханы да Заһидә апа Тинчурина бирде?

– Әйе, Заһидә апа миңа Рузияне димләде, без өйләнештек. Туксанга җитеп килүче Заһидә апаны вафатына чаклы карады, тәрбияләде хатыным белән балдызым. Заһидә апа яхшы кайнана кебек иде Рузиягә. Рузия исә аңа әйбәт килен була белде. Ул безнең беренче балабыз тууын зарыгып көтте. Нурбәгебезгә өч ай тулгач, бәбине Заһидә апага күрсәттек; Заһидә апа сокланып, шатланып, сабыйны сөйде:

Дәвамы бар

Рәйсә Йосыпова

«Сәхнә» журналы 2014 ел, июль, август

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк