Логотип
Театр

Башкортлар ат өстендә килеп керде...

Быел башкортлар Казанга Б.Бикбай һәм Х.Иргалин әсәре буенча куелган «Кахым түрә», Айгиз Баймөхәммәтов әсәре, Ангиза Ишбулдина һәм Илсур Казакбаев инсценировкасы буенча сәхнәләштерелгән «Хыялга каршы...

Быел башкортлар Казанга Б.Бикбай һәм Х.Иргалин әсәре буенча куелган «Кахым түрә», Айгиз Баймөхәммәтов әсәре, Ангиза Ишбулдина һәм Илсур Казакбаев инсценировкасы буенча сәхнәләштерелгән «Хыялга каршы» повестен, Жан Ануй буенча куелган «Антигона» драмасын, А.Әхмәтгалиева әсәре нигезендә иҗат ителгән « Ул бит кичә иде» лирик комедиясен, С.Белов буенча куелган «Мин синең каенанаң булам» комедиясен һәм Кол Гали әсәре, Ю.Сафиуллин инсценировкасы буенча иҗат ителгән «Йосыф һәм Зөләйха» музыкаль риваятен, шуңа өстәп ике балалар спектаклен алып килде.

 

Башкортлар Казанга атка атланып, баш өсләрендә кылыч уйнатып, каһарманнарча килеп керде. Төгәлрәк әйткәндә, М.Гафури исемендәге театрның тамашачыларыбызга беренче күрсәткән спектакле 1812 ел сугышы герое Кахым Мурзашевка багышланган иде. Спектакль тормышта булган хәлләргә нигезләнеп иҗат ителгән. 1812 елда Наполеонга каршы сугышта, кайбер мәгълүматларга караганда, алты меңнән артык татар катнашкан. Башкортларның «Кахымтүрә» спектакльләре милли горурлык хисе уята. Хикмәт баш рольне башкарган Азамат Гафаровның сәхнә сөйкемлелегендә, актерлык осталыгында гына түгел. Сәхнәдә тарих белән горурлану, милли мәдәниятне сөю ярылып ята. Күренешләр курай моңыннан башлана һәм курай моңы белән тәмамлана. Башкорт сугышчылары әсир төшкән французларны да курайга биетмәкче була. Башкорт сугышчысының француз әсире белән сөйләшүе үзе бер мәзәк. Француз башкортның кем икәнен каян белсен?! Башкорт сугышчысы үзенең кем, нинди милләт кешесе икәнен озын көй сузып та, дәртле егетләр биюен башкарып та, ук атып, һәнҗәр уйнатып, Урал тауларын тасвирлап күрсәтә. Чынлыкта, бу хәлнең уйдырма икәнен залда утыручы бөтен тамашачы да аңлагандыр булса кирәк. Сугышта дошман белән тел кашырга вакыт булмаган, әлбәттә. Әмма никадәр горурлык бу күренештә!

Режиссер Олег Ханов спектакль тукымасына милли горурлык уята торган әнә шундый күренешләрне табигый өстәп җибәрә белгән. Тамаша геройны данлаудан гына тормый, анда патша армиясе башлыкларының башкорт сугышчыларына мөнәсәбәте дә ачык күренә. Семеновның сүзләреннән аңлашылганча, акыллары, сугыш алып бару осталыклары булмаса, алар бу «кыргый кавем» белән кече йомышларын үтәргә дә янәшә утырмас иде. Бу сүзләрдә ачы хакыйкать ярылып ята – «кыргый кавемнәр» дип йөртелгән каһарманнар, шул исәптән без татарлар да Россиягә ничә сугышта җиңү яулап бирдек! Милли геройларыбызны зур сәхнәләребезгә күтәреп яшь буынны милли рухта тәрбия кылуны үзебез башкарсак кына киләчәгебез бар. Режиссер Олег Ханов «Кахым түрә» драмасын заманча алымнар белән куеп, хәзерге заман тамашачысына, бигрәк тә яшьләргә кызыклы итәргә тырышкан. Сәхнәдә кулланылган видеопроекция дә, шартлы сәхнә бизәлешләре дә шуңа ишарәли. Сценография, костюмнар нигездә соры төстә. Әйтерсең, аларны чыннан да сугыш корымы каплаган.

Тагын бер кызыклы спектакль – «Хыялга каршы». Балалар йортлары темасын төрле яклап ачкан бу тамаша коточкыч авыр тәэсир калдыра. Балаларның кансызлыгы, тәрбиячеләрнең битарафлыгы, кешелексезлеге җитди уйларга этәрә. Сәхнәдән шаккаткыч саннар яңгырый. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген илебездә 120 мең ятим исәпләнә. Аларны тәрбияләргә аена 8 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең 10 проценты үз-үзләренә кул сала, 40 проценты төрмәгә эләгә, тагын 40 проценты йә эчкече, йә наркоман булып китә. Һәм бары тик 10 проценты гына кешечә тормыш итә башлый. «Хыялга каршы» спектаклендә режиссер Илсур Казакбаев җитәкчелегендә җиде яшь артист, әле кыз, әле малай, әле директор, тәрбияче, әле тикшерүче булып уйнап, бу коры статистиканың ничек барлыкка килгәнен күрсәтте. Бу илдә ятим бала берәүгә дә кирәк түгел. Шуңа күрә балалар йортында бөтен нәрсә – хыялга каршы. Директор (Айзар Шәмсетдинов) үзе дә яшь чакта ятимнәрне бәхетле итү хыялы белән янган була. Әмма система аны да сындыра, туң йөрәкле бер адәм актыгына әйләндерә. «Хыялга каршы» спектакле караңгы тормыш картинасын сурәтли. Ул хәзерге заманда модага кергән вербатим рухында сәхнәләштерелгән. Ачы хакыйкатьне ничек бар шулай тамашачыга җиткерә.«Хыялга каршы» спектакле, һичшиксез, югары кимәлдә иҗат ителгән сәнгать әсәре.

Сәхнәдә минимализм хөкем сөрә. Рәссам Альберт Нестеров уенчык кубиклардан балалар йорты мохитен тудырган. Вакыйгалар үзгәргән саен, кубиклар да төрлечә төзелә. Ә ахырдан сәхнә түрендә шул ук кубиклардан салынган тигезле-тигезсез, ишелергә торган дивар күрәбез. Бу – балалар йортының михнәтләрен үз башыннан кичергән бала күңеле. Аны аударыр, сындырыр өчен аз гына да җитә. Сәхнәдә кубиклар балалар йортының, тышкы диварларын түгел, эчен генә билгели. Балалар йорты ачык дигән тәэсир кала. Моның үз хикмәте бар. Ялгыз аналар саны һаман саен арта бара. Балалар бакчасы өчен бер айлык түләү республикабыздагы минималь хезмәт хакының яртысын тәшкил итә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр котырып үсә. Ялгыз аналарның балаларын тәрбияләп үстерергә мөмкинлекләре кысыла бара. Эшсез, фатирсыз калсаң, балаңны «кәҗунный» йортка алып китүләрен көт тә тор. Сәхнәдәге балалар йортының залдагылар өчен ачык калуы әнә шундый уйларга этәрә.

Башкортлар Казаныбызга горур килеп кергән кебек, дәрәҗәләрен саклап, алтын-көмеш ялтыратып китә дә белде. Төгәлрәк әйтсәк, гастрольләренең соңгы кичендә күрсәтелгән «Йосыф һәм Зөләйха» спектакльләре белән үзләрен бөек, киң колачлы әсәрләрне дә заманча, оста башкарырлык көчле труппа икәнен раслады.

Миләүшә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк