«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
Татарстан үз геройларын шәхси тарихлары аша искә ала. Коръән һәм фронт истәлекләре Казандагы чорларны ничек берләштерә?
19 март көнне Халыкара күргәзмә үзәге «Казан Экспо» да Татарстан Республикасы Милли музее ел саен үткәрелә торган федераль ифтар кысаларында «Батырлык гасырларда калачак...» күргәзмәсен оештыра.
Экспозициядә легендар якташларыбызның мемориаль коллекцияләре: Советлар Союзы Геройлары – очучылар Мәгубә Сыртланова, Николай Столяров һәм Михаил Девятаев, генерал-лейтенант Гани Сафиуллин, Брест крепостенең соңгы сакчысы Петр Гаврилов һәм башкаларның шәхси әйберләре, документлары һәм фотосурәтләре күрсәтеләчәк.
Аерым бүлек татар язучылары һәм шагыйрьләре – Фатыйх Кәрим, Муса Җәлил, Рәхим Саттар һәм Абдулла Алиш батырлыгына багышланачак. Үзәк экспонат булып 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелү алдыннан Җәлилнең антифашист каршылык күрсәтү буенча көрәштәшләре тормышлары белән хушлашкан Коръән булачак.
Чара Россиядә һәм республикада игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Фотолар ТР Милли музее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк